
Дини сабак бирүче мөгаллимнәр киңәшмәсен мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов ачты һәм мөгаллимнәрне мөфти исеменнән сәламләде. Аннары Габдулла хәзрәт татар халкының дини мирасы, хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре турында вәгазь сөйләде.
Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы рәисе, РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Батров үзенең чыгышында: "Мәчетләрдә эшләүче мөгаллимнәр исламда иң зур, кирәкле эш алып бара, алар аркылы кешеләр дин юлына баса. Имамнарның эше күп һәм хезмәте зур. Имамга намаз укырга әзер кешеләр килә. Ә мөгаллимнәр янына намаз укымаган, диндә берни белмәгәннәр килә. Мөгаллимнәр аларны өйрәтә, намазга бастыра. Менә шулай итеп, динебезне саклыйлар, рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерәләр”, - дип мөгаллимнәр хезмәтен югары бәяләде.
Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин исә авылларда сабак укыту үзенчәлекләрен Арча районы Урта Сәрдә авылында дини башлангыч белем бирүне башлап җибәргән әти-әнисе тәҗрибәсе аша сөйләп бирде. "Узган ел уздырылган киңәшмәнең җыентыгын карадым. Менә шунда Вәлиулла хәзрәтнең чыгышы урын алган. Һәм ул күтәргән мәсьәләләр бик тә әһәмиятле. Бүген безгә сабак алырга йөрүчеләрнең яшьләрен исәпкә алган программалар да булдыру мөһим”, - диде ул.
Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин республикада дини башлангыч белем бирү өчен бердәм укыту программалары барлыкка килүе хакында әйтте. Алга таба да аларны камилләштерү өчен мөгаллимнәрне бергәләп эшләргә чакырды. "Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрдә укытулар алып барылуга зур игътибар бирә. Чөнки менә шушы курсларда башлангыч дин нигезләре өйрәтелә. Мәчетләр каршында оештырылган дәресләрдә балалар да, өлкәннәр дә укый. Республика күләмендә мөгаллимнәрне быел без Казанга икенче тапкыр җыйдык. Бу чара укытучылар өчен аралашу һәм проблемалар хакында бергә җыелып сөйләшү, киңәшү, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Узган ел киңәшмәдә берьеллык курслар өчен программаларны тараткан идек. Быелгы очрашуга өчьеллык курслар өчен программаларны, шулай ук узган елгы киңәшмәнең җыентыгын әзерләдек, шулай ук Габдулла хәзрәт Әдһәмовның "Акыйда” китабын өләшәбез”, - диде.
Киңәшмәдә күп еллар дәвамында дини башлангыч белем бирүче мөгаллимнәр үзләре дә чыгышлар ясады, тәкъдимнәрен җиткерде.
Арча районы мөхтәсибәте мөгаллимәсе Фәтхуллина Рая Ахун кызына динибез кыйммәтләрен таратуга, рухи тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен нәзарәтнең "Рәхмәт хаты” тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру".