Башкортстан мөфтиятен Баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең улы мөфти Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдин җитәкли. 2003 елда формалашкан Башкорстан мөфтияте моңарчы теркәлмәгән булган. Корылтай делегатлары мөфтиятне рәсми теркәү карарына килде. Шуны да искә алыйк, Башкортстанда Нурмөхәммәд Нигъмәтуллин җитәкләгән мөфтият тә эшләп килә. Аларның да Русиядә теркәлү узмавы билгеле.
Мөфти Мөхәммәд Таҗетдин отчет докладында әйткәнчә, Төбәк диния нәзарәте тарафыннан байтак изге гамәлләр кылынган, атап әйткәндә, гаять күп мәчет сафка бастырылып, мәхәлләләр саны арткан. Республика дин әһелләренең чираттагы җыены Ислам дине мәгърифәтчесе, Төркестан миссионеры Хөсәенбәк Хөсәенбәкнең Башкортстанга килеп, дини эшчәнлеген башлауга 700 ел тулуга багышланды. Шуңа да съезд делегатлары башта Хөсәенбәк мавзолеенда булып, аның рухына дога кылды.
Съездның төп өлеше Чишмә Мәдәният сараенда үтте, аның эшендә республика төбәкләреннән 400дән артык имам-хатыйб һәм имам-мөхтәсиб, дини уку йортлары җитәкчеләре, шулай ук күрше өлкәләрнең мөфтиләре катнашты. Делегатларга тәбрикләү сүзе белән Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр советы рәисе Вячеслав Пятков чыгыш ясады. Аның билгеләвенчә, республикада барча дини конфессияләр арасында үзара аңлашу, татулык урнашкан, бу исә бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап биреп, халыклар дуслыгының ныгуына булышлык итә.
Төбәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның съездга мөрәҗәгатен укып ишеттерде, аннары соңгы елларда башкарылган эшкә йомгак ясады, дин әһелләре алдында торган көнүзәк бурычларга тукталды.
Пленар утырышта исә оештыру гамәлләре тормышка ашырылды, Төбәк диния нәзарәтенең вәкаләтле органнарына әгъзалар сайланды, устав кабул ителде, съездның йомгаклау документы расланды, дип яза “Кызыл таң”.
Корылтай шулай ук башкорт мәхәлләләре хәлен тикшерде. Моннан тыш, Уфада Ислам Академиясен ачу карары кабул ителде.
Тимер Сәгыйтов