Болгар җыенына кадәр Тәлгат Таҗетдин Барс сынына каршылык белдерсә дә, Болгарда “Ак мәчет” ачылышында башкарак сүзләр ычкындырды. Җыелган халык һәм җитәкчеләр алдында Таҗетдингә Шәймиев Барсын якларга туры килде.
- Халык сигез имчәлекле Барс сыны турында шаулый. Мин сезгә Баш мөфти буларак әйтәм, янына тагын шундый ук “причиндаллар” белән ата барс сыны да куелса да, Миңтимер Шәймиевкә сүз әйтмибез. Мондый мәчет салдырган кеше тагын бер сын урнаштырса да, күз йомачакбыз. Без бит ул сынга табынмыйбыз. Моның өчен бераз теге дөньяда кыздырып алырлар, ләкин мәчет төзегән кеше җәннәткә эләгә ул-, диде Тәлгат Таҗетдин.
Мәчет ачылышы вакытында Таҗетдингә каршы әйтүче булмады. Бары Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов кына: “Тәлгат хәзрәтнең сүзләрен бәйрәм шаяруы буларак кабул итәм”, - дип төрттереп алды. Шулай да Болгардагы Кече манара янында мәрасим-вәгазь вакытында Тәлгат Таҗетдин Барсны тагын хуплап алды. Бу юлы халык арасыннан берәү: “Чамалап сөйлә”, - дип әйтеп куйды. Аңа шундук җавап кайтарылды: “Мин Баш мөфти буларак чамалап сөйлим”.
“Барс өчен битебезгә төкерерләр иде”
Игътибар итсәк, Болгар җыенына кадәр Тәлгат Таҗетдин Барс сынына кискен каршы торган иде. Ә инде Болгар җыены көнне Баш мөфтинең фикерләре тамырдан үзгәрде. Моның сәбәпләрен алга таба аңлатырбыз.
- Болгар бабаларыбыз бүген күтәрелеп караса, бу һәйкәлне күрсә, нәрсә дип әйтерләр иде икән? “1400 ел буе Аллаһының динен саклап килдек тә, хәзер шушы аждаһаны куйдыгызмы!” диярләр һәм битебезгә төкерерләр иде. Без моны аңларга тиеш. Имамнар да, мөфтиләр дә бу сүзне әйтмәсә, башка кем әйтсен? Эчкечелек, наркомания, явызлыкка каршы көрәш турында фикерләребезне әйтәбез бит. Ул вакытта беркем дә: “Муллалар, нәрсә сөйлисез?”- дип туктатмый ич! Чынында, аны ата-аналар сөйләргә тиеш. Белгән гыйлемен яшергән кешене Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Телсез шайтан”, ди. Һәйкәл кую мәсьәләсе акыл белән хәл ителер, күңелләребезгә дәрт биреп торган изге урында мәҗүсилек галәмәтләре булмас дигән өметтә калабыз, шуны телибез, үтенәбез, - дип белдергән иде Таҗетдин.
Шәймиев рәис булырмы?
“Ак мәчет” ачылышында Баш мөфти җыелган халыкны икенче фикере белән шаккатырды. Таҗетдин Минтимер Шәймиевкә ЦДУМ рәисе булырга тәкъдим итеп, уйларга өч ай вакыт бирде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә кылыч һәм ЦДУМ байрагын бүләк итте, папаха кидертте. Баш мөфти ЦДУМ белән Татарстанны бәйләүнең тагын бер юлын тапты – Спас районы башлыгы Камил Ногаевны ЦДУМ президиумына әгъза итеп алды.
Мәчет ачылышыннан соң, Таҗетдин Татарстан җитәкчеләренә Болгар мөфтияте төзергә, Болгарда мәдрәсә ачарга тәкъдим итте. Шуннан соң Баш мөфти Таҗетдин Кече манара янында вәгазь сөйләде. Ул анда Болгар мөфтиятен оештыруны да искә алды. Аның сүзләренчә, барлык мөфтиятләрне берләштергән дини идарә башында Шәйхелислам, ягъни Тәлгат Таҗетдин, Минтимер Шәймиев рәис булып торырга тиеш. Шулай ук Баш мөфти статусы каралган. Ә баш мөфти кем булыр? Кемнең башы бар, шул булыр, диде Таҗетдин. Шулай да ЦДУМ чалмасы алган Илдус Фәиз Таҗетдин вәгазендә катнашмады.
Шәймиевнең рәис булуын мөфтилек дип аңлаучылар да бар. Бу алай түгел, чөнки структурада Шәйхелислам һәм Баш мөфти вазыйфалары каралган. Шәймиев бары сәяси һәм хуҗалык проблемнарын хәл итәчәк. Бу урында Шәймиев рәис булырмы, Баш мөфти кем булыр, әле Таҗетдиннең үзен Болгарга кайтарырлармы дигән сорау туа. Миңа калса, Шәймиев рәис булудан баш тартмаячак һәм Болгарны төзекләндерү белән Болгар мөфтияте эшен бергә алып барачак.
Шулай да Болгарның Таҗетдингә бирелүенә Татарстан мөфтиятенең каршы торуы ихтимал. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белдергәнчә, Болгар Татарстан җирлегендә булгач, анда Татарстан мөфтие булырмы, Тәлгат Таҗетдин Болгар мөфтияте төзергә тәкъдим итеп, бөтен үзәкләшкән дини идарәләрдән әгъзаларны үз эченә алган ассоцияләшкән оешма булдыру турында уйлый. Әлегә фикер алышынганы юк. Болгардагы объектлар мөстәкыйльме, Татарстан мөфтиятенә карыячакмы, әллә 20 ел буе Болгар җыены үткәреп йөргән Тәлгат Таҗетдингә биреләчәкме – бу ачык калган мәсьәлә. Болгар мөфтиятенең дә кызыклы эчтәлеге бар.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Баш мөфти Таҗетдинне Болгарга кайтару Татарстан өчен бик отышлы юл. Чөнки бу вакытта Русиядәге ислам үзәге тулысынча Татарстанда булачак. Тәлгат хәзрәт үзе дә моның өчен тырышып йөри, Болгарга килү турында уйлый, шуңа шайтани Барсларны да якларга мәҗбүр.
Александр Долгов