Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнары сайланды: Башкарма комитет рәисе – янә Ринат Закиров

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә барган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае пленар утырышында конгресс Башкарма комитетының ике корылтай арасындагы эшчәнлеге...

БӘЙЛЕ
2012 Дек 10
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә барган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае пленар утырышында конгресс Башкарма комитетының ике корылтай арасындагы эшчәнлеге уңай дип бәяләнде, аннары БТКның җитәкче органнары сайланды. Башкарма комитетка әгъзалар итеп, делегатлар тәкъдимнәре нигезендә, 77 кеше кертелде – аларның һәркайсы шәхсән игълан ителде.

"Конгрессның V корылтаенда төпле һәм конструктив чыгышлар ясалды, милләт өчен кызыклы мәсьәләләр күтәрелде, җитди идеяләр яңгырады. Зур эшләребезне барладык, киләсе бишьеллыкта алда торган бурычларны билгеләдек”, - дип искәртте Татарстан Парламенты Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин.

Татарстан һәм татар халкы файдасына хезмәт итүдә аерылып торганнарга пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хатлары, ТР Мәдәният министрлыгы күкрәк билгеләре, Бөтендөнья татар конгрессы медальләре тапшырылды.

Соңыннан Ф.Мөхәммәтшин шушы корылтай эшендә катнашучы делегатларга һәм шәрәфле кунакларга олы рәхмәт белдереп, сәламәтлек, алга таба да уңышлы эшчәнлек теләде.


Яңа Башкарма комитет оештыру эшләре буенча беренче утырышын үткәреп, рәис сайлады. Нәтиҗәдә, алдагы 5 елда да, 3 нче срок рәттән, иҗтимагый берләшмәләрнең "Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара берлеге Башкарма комитетына Ринат Закиров рәислек итәчәк. Аның беренче урынбасары булып янә Ренат Вәлиуллин сайланган, калган урынбасарлар бюро утырышларында сайлап куелачак. Башкарма комитет президиумына 28, бюросына 13 кеше сайланган.

Фәрит Мөхәммәтшин, Ринат Закировка тырышып эшләргә насыйп булсын, дип теләде. Р.Закиров исә, үз чиратында, зур ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, кайда гына яшәсәк тә, без – бер милләт балалары, ә безнең эшлисе эшләр күп, диде.

Искәртеп үтәбез: Ринат Закиров - "Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "ТНВ” депутат төркеме җитәкчесе һәм Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы, "Казан” милли мәдәният үзәге” муниципаль мәдәният учреждениесе директоры. Ул, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация составына да керә.
• 1948 елның 1 августында туган.
• Милләте – татар.
• Белеме – югары, Казан химия-технология институтын "Химия һәм югары молекулалы кушылмаларның технологиясе” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• Тарих фәннәре докторы.
• Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
• "Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнгән.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе