Бүгеннән башлап, “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” программасы күрсәтелә

10-30 апрель көннәрендә Татарстанда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иң яхшы фильмнар...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 10
10-30 апрель көннәрендә Татарстанда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иң яхшы фильмнар кабат күрсәтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында "Татаркино” оешмасы директоры Владимир Батраков хәбәр итте.

"Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” дип аталган программа республиканың 26 шәһәрендә – Казанда "Мир” кинотеатрында, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Лениногорскида, Минзәләдә, Алабугада, Зәйдә, Сарманда, Питрәчтә – гомумән алганда, республиканың бөтен районнарында күрсәтеләчәк. Районнарда күрсәтелә торган программа Казандагыга караганда байрак итеп төзелгән.

Аерым алганда, тамашачыларга В.Глаголеваның "Бер сугыш” (Россия), Б.Башның "Зефир” (Төркия), А.Чианчиның "Югары кат сул канат” (Франция, Люксембург), Р.Төхвәтулинның "Бөркетләр” (Россия, Татарстан), С.Р.Мир-Кәриминең "Бер шакмак шикәр” (Иран), Р.Җаванның "Адәм улы, Һава кызы” (Иран), "Сәлмә һәм алмалар” (Иран, "Капитан Әбү Раед” (Иордания), "Җаваплылык зонасыннан читтә” (Россия, Дагыстан) фильмнары тәкъдим ителәчәк. Программаны XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале лауреаты булган "Әбү, Адәм улы” (Һиндстан) тулы метражлы нәфис фильмы ачачак. В.Батраков сүзләренчә, әлеге фильмнар фестиваль вакытында тамашачыларның кайсы тасмаларга өстенлек бирүеннән чыгып сайлап алынган. Районнарда, моңа өстәп, "Эт”, "Югалту” кебек республикада төшерелгән фильмнар да күрсәтеләчәк. Кинотеатрларда тамашачылар каралган фильмнар турында үз фикерләрен дә калдыра алачак.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, соңгы елларда кино сәнгатендә актив эшләүче, Рудольф Нуриевка һәм Тукайга кагылышлы тасмалар авторы Рабит Батулла фикеренчә, тамашачыларга С.Р.Мир-Кәриминең "Бер шакмак шикәр” (Иран) тасмасы кызыклы булачак дип саный. "Бу искиткеч картина. Анда актерлар уйнамый, алар анда яши”, - дип белдерде Р.Батулла. VIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ябышында әлеге фильмда иранлыларның бөтен гореф-гадәтләре, мәдәнияты, тормышы турында тәфсилле мәгълүмат бирүе билгеләп үтелгән иде. Фестивальдә бу картинаның берничә бүләккә лаек булуы да шуның белән аңлатыладыр.

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә килгәндә, анда катнашырга теләүчеләр заявкаларын җибәрә башлаган инде. ТР Мәдәният министрлыгы белгече Альбина Нәфигова хәбәр иткәнчә, 19 илдән 100 заявка килгән.

В.Батраков билгеләп үткәнчә, халыкара мөселман фестиваленең Татарстан кино төшерүчеләрендә зур кызыксыну тудыра һәм, республиканы лаеклы тәкъдим итү өчен, сыйфатлы тасмалар эшләргә этәрә. "Без бүгенге чынбарлык кысаларында лаеклы чыгыш ясарга омтылабыз. Безгә мөмкин кадәр күбрәк фильмнар төшерергә һәм кадрлар әзерләргә тиеш”, - диде ул.

Рабит Батулла фикеренчә, кадрларны Санкт-Петербургта, Мәскәүдә студияләрдә әзерләү зарур.

Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тәфсилләп тукталып, В.Батраков, гомумән алганда, кинематография тармагына чыгымнарны арттыру зарурлыгын, шулай булганда Россиякүләм танылган режиссерларны чакырып, курслар оештыру мөмкин булуын әйтте. Аерым алганда, Александр Сокуров, Владимир Хотененко республикага килергә теләк белдергән.

"Кинематография – ул бик катлаулы әйбер.Ул мәдәният һәм сәнәгать чигендә тора. Талантлар табылган очракта да, әгәр заманча техника, мәйданчыклар, ярдәмчеләр һәм башкасы булмаса, нәтиҗәгә ирешеп булмый”, - дип, "Татаркино” җитәкчесе кадрларны Мәскәүдән килеп әзерләүнең һәм фильмнар төшерергә өйрәтүнең максатка ярашлы булуын белдерде.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе