Бүгенге иркенлек, дин тотуга юллар ачылуы – ак әбиләребез догалары бәрәкәте

Кукмара районының зур булмаган Өркеш авылы тагын гөрли. Тәбигать уянган, барча тараф яшеллеккә күмелгән 16 майда булдык без анда. “Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итү” дигән зур сөйләшүгә җыелдык.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 06. Фото:Вәсилә Рәхимова

Газиз җиркәебезнең матурлыгына, яшеллеккә төренгән урман-кырлар манзарасына, олы юл буендагы авылларның төзеклегенә куанып-хозурланып Өркештән Казанга кайтып килгәндә, кинәттән үз-үземә “Мөхлисә” дип әйтеп куйдым. Юлдашларым: “Нәрсә?” - диләр. Бүген без эшләрен, дин юлында ихластан тырышуына шаһит булган Фәния абыстаебызны нәкъ менә узган гасырның Мөхлисә Бубие белән чагыштырырга, Мөхлисә варисы дияргә була”, - дип әйтеп куйдым. Халкыбызны, балаларны, яшьләрне иман юлына тартудагы, әйдәүче эшчәнлегенә, максатчан, көчле ихтыярына, тәвәккәллегенә карасаң, килешерсез минем фикер белән дим. Әнә бит галимәбез Резедә Сафиуллина да ничек яза: “Дәүләти-дөньяви оешмалар белән тыгыз эшли белүче Фәния ханым Җәләлиеваны без фәнни-гамәли даирәбездә феномен дип саныйбыз”.

... Кукмара районының зур булмаган Өркеш авылы тагын гөрли. Тәбигать уянган, барча тараф яшеллеккә күмелгән 16 майда булдык без анда. “Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итү” дигән зур сөйләшүгә җыелдык. Районның мөгаллимә-абыстайлары, йөздән артык хатын-кыз җәмәгате һәм кырыклап ир-ат килгән. Кунак көтүләре ерактан ук күренеп тора: бар җир ялт иткән, “Фәниябикә” мәдрәсәсе, “Нур” мәчете тирәсе әйбәтләп җыештырылган. “Өмәләр уздырдык. Агачлар күпләп утырттык, шаулап үсүләрен күрергә насыйп булсын”,- ди Фәния ханым, мәчет-мәдрәсә комплексы белән таныштырып. “Юлдан килдегез, әйдәгез чәйгә”, - дип, мул өстәлгә чакыра. “Безнең Батма күле чишмәсе суы бик тәмле һәм шифалы”, - дип мактап алырга да онытмый.

Теркәлү узабыз. Һәрберебезгә күптәннән килгән матур гадәт буенча бүләк тараталар: истәлеккә стена, өстәл календарьлары, язу әсбаплары. Һәм Фәния Җәләлиеваның яңарак кына басылган “Күңелләр дәвасы” (мөхәррире журналист Вәсилә Рәхимова) китабы.

- Җыелуларыбыз мөбәрак булсын!- ди очрашуның хуҗабикәсе. -Казан кунаклары, галимәләребез дә килде, әлхәмдулиллаһ. Борынгы әби-бабаларыбызның игелекле эш тәҗрибәләре белән дә танышырбыз. Мәчетебездә, мәдрәсәдә ел буе уку-укыту, төрле бәйрәмнәр, истәлекле вакыйгаларга багышланган чаралар еш үтә. Хәзрәтләребезгә рәхмәт. Районның баш абыстае Гөлсинур ханым Әхсәновага чиксез рәхмәтләр яусын әлеге конференцияне оештыруда ярдәм иткәне өчен. Мәхәлләбездә ел буе укулар туктап тормый, 10 елдан артык инде олысы-кечесе рухи үсеш курсларына тартылган. Иманлы, әдәп-әхлаклы инсаннар тәрбияләү максатыннан уздырабыз мондый очрашуларны да. Август аенда Әбү Хәнифә укулары бара. Уразада Коръән–хафиз кайта, Коръән хәтем кылырга ниятлибез, Иншаллаһ! - ди, күпкырлы эшчәнлекләрен Фәния ханым, кыска-кыска җөмләләргә сыйдырып. Хәер, сәгатьләр буе сөйләмәсә, аңлатмаса да күреп торабыз ич никадәрле эшләр башкарылганын!

Районның яңа сайланган мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Кашапов та сүзен рәхмәттән башлады. Шушы кадәрле мәһабәт мәчетне салдырып, район җәмәгатьчелеген иманга чакыруны, киләчәк буынны әдәп-әхлаклы итү “академиясен” оештыручы Фәния абыстайга, аның гаиләсенә һәм дә 17 ел буе район мөхтәсибе булган, халыкны тәрбияләүдә олы эшләр башкарган Зиннур хәзрәт Сәмигуллинга карата ихлас соклануын уртаклашты. “Бер максатта булып, бер-беребез белән кулга-кул тотынып эшләү кирәк. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны аерып әйтә. Менә мондый җыелып аралашулар, хәерле фикерләр белән уртаклашулар бик мөһим. Фәния абыстайдан үрнәк алыгыз хатын-кызларыбыз. Аның яшәү рәвеше, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен фидакарь хезмәт итүе – барыбызга өлге”, - диде сүзгә оста, тапкыр телле Рәдиф хәзрәт.

Әйе! Үзе дә 2016 елга кадәр шушы районда мөхтәсиб булып торган, туган авылы Вахитта 20 ел имамлык итүче Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның да күз алдында яңарды Өркеш. Бик күп вакыйгаларга, шушы нәселнең авылдашларын мәчетле-мәдрәсәле итүдәге фидакарьлегенә шаһит ул. Конференциядә сүз алгач та, Зиннур хәзрәт кабаттан шуңа басым ясады.

- Олы темага багышланган очрашу-сөйләшүләребез мөбәрак булсын! Шушындагы кебек матур итеп Фирдәвес җәннәтләрендә дә бергә булсак иде. Пәйгамбәребез вәхи килгән саен хатыннары белән киңәш итте. Төп тәрбия – анадан тора. Балага әнинең тәэсире көчле. 1996 елны авылыбызда имам булып эшли башлагач, халык: Кайдан килде бу мулла?” - дип аптырый икән. Әбиемнән! Дин тоту бик тә кысылган чорларда әбием догаларын ишетеп үстем. Шул догалар гаиләбездә дингә мәхәббәтне сүндермәде. Бүгенге иркенлек, дин тотуга юллар ачылуы – ак әбиләребез догалары бәрәкәте. Аллаһы Тәгаләгә бүгенге бәрәкәтебез өчен шөкер итәбез. Фәния абыстайларга рәхмәт. Бөтен акчалары, тырышлыклары белән районда могҗиза ясадылар. Халыкка рухи тәрбия бирәләр, иман юлын ачтылар. Ире Рәшит хәзрәткә, сеңлесе Әлфиягә, энеләре Зөфәргә дә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын насыйп итсен. Ир-ат дин өчен күпме генә тырышса да, дин аның өенә бусагага кадәр генә кайта ди. Өйдә шушы динне, тәрбияне хатын-кыз дәвам иттерсә, ул гаиләгә керә, нәселдә дәвам итә. Өркеш мисалы – күз алдыбызда. Дин һәр йортка үтеп керде. Олысы-кечесе мәчеттә хәзер, мәдрәсәдә. Яңа сулыш белән яшәүче Өркешкә килгән саен киләсе килеп тора. Гореф-гадәтләрне, милләтне, телне саклауда да читтә калмый мәчет-мәхәллә.

Кукмара төбәгендә дин әһелләре белән әлеге очрашуга кайткан Казан кунакларының, галимәләрнең дә атап әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре байтак булып чыкты. Филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының “Язма мирас һәм археография” фәнни уку-укыту үзәге җитәкчесе Резедә Сафиуллина “Татарларда илаһият гыйлеме” дигән тема буенча килгән кунакларны ерак тарихыбызга, бик тә бай мирасыбыз белән таныштырырга алып кереп китте. Тын да алмый тыңладык галимәнең олы гамьнәр белән сугарылган һәм галимнәребезне берәмтекләп барлаган тирән эчтәлекле чыгышын.

Тагын шунысы җанга якын: Резедәбез кайларда гына, нинди трибуналар артында гына сүз алмасын, чыгышын “бисмилләһ” белән башлый. Тыңлаучыда кызыксыну уята белә, аудиторияне оста сиземли һәм ораторлык сәлатен эшкә җигеп, күңелләргә үткәреп сөйли.

-Халкымның уңай яклары күп. Ул эшчән, тырыш, булдыклы, матур... Тискәре ягы да бар. Шуның иң олысы – без үзебезнең кем икәнлегебезне белмибез. Тарихны, мирасны, безнең татар милләте булып формалашуыбызда чишмә башында кемнәр тотуын уйламыйбыз. Шушындый очрашуларда яратып бирә торган соравым бар: “Татарларда илаһият гыйлемен тараткан кемнәрне беләсез?” Шактый уйлагач, бер-ике даһиебызны әйтәләр. Алар бит күп. Кол Галиләр, Кол Шәрифләр, Барудилар гына түгел. Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗани, Курсави, Фәезханов, Гаспралы, Садри Максудилар һәм тагын күп мәшһүрләребезне атап була. Карл Фукс татарларның укымышлы халык икәнлегенә сокланып, “Необразованных среди татар нет, они презирают необразованных”, - дип язган. Һәр гаиләдә бик күп китап булган. Революциядән соң өеп-өеп яндырсалар да, яшереп-күмеп калдырылганнары әле һаман табыла тора. Кызганыч, язма мирасыбызны өйрәнү мөмкинчелегебез юк. Гарәп телен белүчеләр аз. Акыл белән эшләү мөһим. Дөньяга фәлсәфи караш, киң караш формалаштыру аксый. Әле шактый мәсъәләләрдә җаваплар әзер түгел. Шунысы хак, иң беренче Коръән Казанда басыла. Бөтендөньяга тарала ул. Үткән белән бүгенгене тоташтырып йөрүебез. Менә Өркештәге бу онытылмас очрашу барыбыз өчен дә ифрат файдалы. Милләтебездә, замандашларыбыз арасында Фәния абыстай кебек мөслимә булуы сокландыра, горурландыра. Аның халык белән эшли белүе, дин-исламга тарта белү ысуллары – үзе бер мәктәп. Кайсы аудитория каршысына гына чыкмасын, аның саллы, үтемле әйтер сүзе бар. Дәүләт структуралары белән дә аңлашып, ипле итеп эшли белүе дә күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек. Фәния ханым бервакытта да нәрсәгәдер зарланмый, кемгәдер зурдан кубып канәгатьсезлек күрсәтми. Болар барысы да аны башкалардан аерып торган бик кирәкле сыйфатлары, феномен.

Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәре, “Проблема человека в трудах татарских богословов”, “Антология татарской богословской мысли”, “Зыяэтдин Камали” китапларын чыгаруда зур эзләнүләр алып барган галимә Ләйлә Төхвәтуллина “Исламда ислах хәрәкәте һәм татар дини фикере” дигән чыгыш әзерләп кайткан иде. Һәркайсыбызны уйландырырлык фикерләр ишеттек.

Җәдитчелек хәрәкәте, мәгърифәт юлындагы татар мәгърифәтчеләренең башлап йөрүләре, башкорт, казах, азербайҗаннарның укуга бирелүләре хакында уртаклашып кына калмады, Ләйлә Төхвәтуллина дини мәдрәсәләрнең укыту системасына өстәл, урындык, кара тактасы кебек уку әсбапларының кулланышка керүе хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Өркеш мәчетенә әле яңарак кына имам-хатыйб булып билгеләнгән Райнур хәзрәт Газизов сүзен: “Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итик!”- дип башлады. Кардәшләребез Җәләлиевларның авыл халкын изге юлга бастырудагы тырышлыклары күз алдында. Бөек дәрәҗәгә ирешкән ир-ат артында хатын-кыз тора. Ир-атның кылган изге гамәлләре өчен хатын-кызга савап языла. Акыллы хатын ирен солтан итәр, акылсызы олтан итәр дигән мәкаль юктан гына чыкмаган. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янында Хәдичә анабыз, Йосыф янында Зөләйха, Әюб янында Рәхимә булган. Яшь хәзрәтнең “Авылдашыбыз Фәния остазбикә бүгенге көндә Мөхлисә Буби эшен дәвам итүче, дин юлында шуның фидакарь тырышлыгын кабатлаучы”, - дигән сүзләрендә хаклык бар. Хәзер җәйге чорда авыл балалары мәчет-мәдрәсәдән кайтып керми. Кемдер Фәния остазларын уратып алып, аңардан матур гамәлләр өйрәнә, сүрәләр ятлый, белгәнен тыңлатырга, төзәтергә килә. Мәдрәсәдә, мәчеттә узган бер генә чарада да катнашмый калмый кечкенә өркешлеләр. Ел да август аенда яшүсмер кызлар, туташлар өчен рухи үсеш курслары эшли. Булачак ир хатыннарын, булачак әниләрне тәрбияләүне, гаиләдәге татулыкны ничек булдыру кебек бик күп серләрне мөслимәләребез нәкъ менә биредә уртага салып өйрәнәләр.

Авыл халкы исеменнән сүз алган хөрмәтле Кәримә абыстай Галиева да чиксез канәгать бүгенге көнгә.

- Фәния абыстайлар кайтып, әби-бабалары нигезендә мәдрәсә салгач, узган ел мәчетебез дә төзелеп беткәч, авыл даны еракларга таралды. Хәзер Өркешкә килүчеләр күп: укырга, сабак алырга дип тә киләләр, динне ничек алып бару белән танышып, кызыксынып, үрнәк алырга да киләләр. Без болай ук булыр дип көтмәгән идек.

Әнием гыйлем иде. Гарәпчә укый иде. Миңа иман шартын өйрәтте. Әнинең, бабамның догалары белән, Тәнзилә абыстайда кача-поса укып, намазга бастым. Бик авыр заманнар иде бит. Хәзер 40-50 яшьлекләр намазга басты, -диде ул Фәния абыстайга мең-мең рәхмәтләрен җиткереп.

Түбән Арбаштан килгән мактаулы укытучы-пенсионер Каимә апа сөйләгәннәр дә истәлекле булды.

- Фәния абыстайлар күтәрде тирә-як авылларны, андагы халыкны. Оештыру, өнди белү сәлате көчле кеше ул, сүз дә юк. Балалар, яшьләр тартыла иманга. Фәния ханым оештырган җәйге лагерьларга, болынны гөрләтүче балалар Сабантуена кайтыгыз. Дин-исламыбыз рухы белән сугарылган гаҗәеп үзенчәлекле бәйрәм күреп сөенерсез. Без Рәйсә исемле көчле математика укытучысы белән бергә эшләдек. Ул Мөхлисә Буби тәрбиягә алып үстергән баланың оныгы иде. Кан тартмаса да, җан тарта диләрме? Әнә бит тәрбия һәм рухи пакълык хикмәтләре дәвамлы. Укучыларыбыз арасында бик билгеле, акыллы галимнәр чыгуына, дин-исламның ныклап кайтуына горурланабыз.

Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Тәнзилә Абдуллина, Тәүхидә Әхмәтҗанова, Фирдания Гаффарова үзенчәлекле бүләк китергәннәр иде. Алар язучы Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” дигән бер пәрдәлек комедиясен сәхнәләштергәннәр. Рәхәтләнеп уйнап күрсәттеләр, көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Вәсилә Әсхәдуллина исә “Манара” мөнәҗәтен һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкубка багышлап язган бәетен башкарып тәэсирләндерде. Ә Россия ислам университетын тәмамлаган Гөлфия ханым Фәттәхова гаиләләре белән шактый еллар инде мәчеттә дин сабагы укытуларын шөкер итеп сөйләде.

...Аллаһы Тәгалә адәм баласына амәнәт итеп иң зур байлык – сәламәтлек һәм акыл нигъмәте биргән. Әнә шул нигъмәтне саклау һәм әдәп-әхлаклы булу төп максат дип аңлата яшьләргә Фәния абыстай. Кем генә булсаң да, кайда эшләсәң, яшәсәң дә, калебеңдә Аллаһ булсын ди. Дини тәрбия алган, әдәп-әхлакка төшенгән балага укыту процессында нигезле белем бирергә була. Зур итеп, затлы итеп салынган “Нур” мәчетебез сукмагына балаларыбыз иншаллаһ, үлән үстермәсләр! Районның Югары Арбаш урта мәктәбе директоры Радик Исламов шундый фикердә.

Бүгенге Мөхлисәләр юлында чүп үләннәре үсмәс. Нык ихтыярлы, дөньяви һәм дини белемле, бөтен барлыгы белән Аллаһы Тәгалә ризалыгына омтылучы Фәния абыстайларыбыз булганда гыйлемле, иманлы милләтебез яшәр. Яшәр!

Мөслимә Шәфыйкъ,

Казан-Кукмара-Өркеш.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе