Бүген - Татарстан Дәүләт Советы әһелләренең чираттан тыш утырышы

“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы ТР законына әзерләнгән үзгәрешләр имамнар һәм мөхтәсибләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салырга...

БӘЙЛЕ
2012 Авг 03
"Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы ТР законына әзерләнгән үзгәрешләр имамнар һәм мөхтәсибләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итәчәк. Шул хактагы канун проекты бүген парламентның чираттан тыш утырышында каралачак.

"Республиканың мөселман дине вәкилләренә булган һөҗүм - хокук саклау органнарына да, хакимияткә дә чакыру ташлау. Шул ук вакытта ул республикада тотрыклы вазгыятьне, этноконфессиональ өлкәдә ышаныч һәм килешүгә корылган мохитне какшатырга омтылучы көчләрнең булуы турындагы сигнал да”. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Анда әлеге вакыйгаларга бәйле рәвештә, 3 августта парламентның чираттан тыш утырышын уздыру хакында карарга киленде. "Тагын бер кат мөселман өммәтенең, республикадагы башка конфессияләнең хәлен, конфессияләр арасындагы татулыкны тагын да ныгыту чараларын карарга кирәк”. Парламент рәисе чираттан тыш утырышка җыелуның максатын шулай аңлатты.

Фәрит Мөхәммәтшин хокук саклау органнарының җинаятьчеләрне табу һәм җәзага тарту буенча ышанычлы чаралар күрүен, шул ук вакытта бу эштә гамәлдәге законнарны, гражданнарның процессуаль нормалар һәм хокукларын тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртте. "Безнең бурыч – хәлләрнең торышын игътибар белән анализлап, экстремизм, аның төрле чагылышларын кисәтү буенча тиешле хокукый актлар кабул итү. Татарстанда дини берләшмәләр һәм конфессиональ берләшмәләрнең саны шактый. Ләкин моңарчы беркайчан да эшнең көч куллануга барып җиткәне булмады. Безнең сәяси-иҗтимагый культура өчен бу әйберләр хас түгел. Шуңа күрә булган әлеге процессларга юридик-хокукый бәя бирү белән генә чикләнмичә, әхлакый, сәяси бәяләмә бирү дә кирәк”,- дигән фикердә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Аның белдерүенчә, ил төбәкләрендә 1980 еллар азагында милли, дини үзаңның көчле күтәрелеше гыйбадәт йортлары санының артуына китерде. Ләкин аларның гыйлемле кадрлар белән тәэмин ителеше, эчтәлек-методологик ягы аксый. "Республикадагы, башка төбәкләрдәге мөселман өммәтенә килгәндә, Россия мөселманнары өчен хас традицион Исламны алга сөргән, тиешле әзерлекле дин әһелләренең, имамнарның җитмәве күзәтелә. Бу хәлдән билгеле бер көчләр, шул исәптән чит илләрдәге көчләр дә файдалана. Безнең өчен чит булган принципларны алга сөргән дәгъватчылар барлыкка килде, аларның яшьләр арасында актив эш алып баруы аеруча куркыныч”, -дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның белдерүенчә, ТР Дәүләт Советының моңа мөнәсәбәтле рәсми позициясен эшләгәндә, конституцион строй нигезләрен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, аларның иминлеген саклау ихтыяҗыннан чыгып эш итәргә кирәк. "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты һәм Татарстанда дини экстремизмга каршы тору, профилактика чаралары турындагы ТР Дәүләт Советы карары проекты шуны күздә тотып әзерләнгән дә. 3 августта парламентның чираттан тыш утырышы көн тәртибенә чыгарылачак әлеге документлар республикада урнашкан толерантлык традицияләрен саклауга, конфессияләр эчендәге һәм конфессияара татулыкны ныгытуга хезмәт итәргә тиеш. Аларны әзерләүдә ТР Президенты Аппараты, Хөкүмәт, ТР Прокуратурасы белгечләре, республикадагы традицион конфессияләр вәкилләре катнашкан.

"Безнең бу күренешләргә реакция әлеге чаралар белән генә чикләнеп калмаячак. Бу юнәлештә зур күләмле, комплекслы һәм күп аспектлы характерда эш алып барылырга тиеш. Административ, көч ысулларын кулланып кына бу проблемаларны чишеп булмаячак. Федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәләрдә мәгълүмат, милли, мәгариф сәясәте алып барылырга тиеш", -дип ассызыклады парламент рәисе.

Президиум утырышы соңында Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән булган әңгәмәсендә "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы республика законына әзерләнгән кайбер үзгәрешләргә ачыклык кертеп узды.
Аның аңлатуынча, әлеге закон республикада дини оешмалар белән дәүләт хакимияте арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли. Үзгәрешләр ярдәмендә гамәлдәге канунның кайбер өлешләренә ачыклык кертеләчәк. Аерым алганда, үзгәрешләр имамнар һәм мөхтәсибләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен документлар ярдәмендә җайга салырга ярдәм итәчәк. "Аларны да социаль яктан якларга кирәк, эшкә урнашканда социаль гарантияләр булдырылырга тиеш. Бүген әле алар белән мәчетләр, мөхтәсибәтләр арасында документлар нигезендә расланган хезмәт мөнәсәбәтләре корылмаган”, - дип искәртте Ф.Мөхәммәтшин. Аның белдерүенчә, канундагы башка кайбер маддәләрнең аерым пунктларына кертелә торган үзгәрешләр Диния нәзарәтенә үз устав документлары һәм гамәлдәге социаль гарантияләр кысаларында кадрлар тупларга, аларны укытырга, алар белән дәгъват эшенә керешү турында килешүләр төзергә ярдәм итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, канунга әзерләнгән үзгәрешләр чит илләрдә дин гыйлемен үзләштереп кайткан дин әһелләренең хезмәт хокукларын чикләүне күздә тотмый. "Әгәр аларның чит илдә дини гыйлем алып кайтуы турындагы дипломы Россиядә сертификацияләнә икән, аларга эшчәнлек алып баруга тыю юк”, - диде ул.

"Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе