Бүген “Сөләйман” да - Мәүлид кичәсе

Бүген, ягъни 24 гыйнварда Казандагы “Сөләйман” мәчетендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган көне – Мәүлид зурлап билгеләп үтелде.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 24
Бүген, ягъни 24 гыйнварда Казандагы "Сөләйман” мәчетендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган көне – Мәүлид зурлап билгеләп үтелде.

Әлеге мәҗлестә Россиянең төрле төбәкләреннән Коръәни-Кәримне укырга өйрәнү нияте белән килгән күзләре күрмәүчеләр, мәхәллә халкы катнашты.

Мәчетнең фарыз залына җыелган халык алдында чыгыш ясаучылар күп булды. Мөселманнар һәм мөслимәләр күңеленә бигрәк тә Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәновның чыгышы хуш килде дисәм дә хата булмастыр. Ибраһим хәзрәт берничә гыйбрәтле кыйсса сөйләп узды.

...Бер кеше үзенең вафат булган малаен төшендә күрә. Улы аның бик матур җәннәт бакчасында утыра икән. Әтисе бик гаҗәпләнә бу хәлгә һәм улыннан: "Ничек эләктең мондый дәрәҗәле урынга?”-дип сорый. Малае аңа үзе белән булган хәлне сөйләп бирә. "Пәйгамбәребез үзенең гаскәре белән Аллаһ юлыннан кайткан чагында без, малайлар, аларны каршы ала идек. Беркөнне мин аның хәле, исәнлеге турында сораштым. Миңа аның хәле һәм исәнлегенең әйбәт булуы турында әйттеләр. Ә мин исә мондый яхшы хәбәргә бик сөендем. Шушы шатлану нәтиҗәсендә, Аллаһ миңа дәрәҗә бирде һәм барлык гөнаһларымны кичерде”,-дип сөйли әтисенә вафат булган улы. "Безгә дә куанырга, сөенергә кирәк Рабигуль-әүвәл аенда Пәйгамбәребезнең дөньяга килгәненә”,-дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

Аннары Ибраһим хәзрәт тагын бер кыйссаны искә алды. Аның бәян кылуынча, Пәйгамбәребез заманында башта мөнбәргә чыгып сөйләүләр булмаган. Пәйгамбәр үзе дә вәгазьләрне бер бүкәнгә утырып яисә басып сөйләгән. Мәхәлләнең бер кешесе аңа беркөнне, әгәр Пәйгамбәребез риза булса, 3 баскычлы мөнбәр ясап бирергә ниятләве хакында белдергән. "Әй Рәсүлуллаһ, шушы мөнбәргә басып сөйләсәгез, Сезне ерактагы кешеләр дә күрер, тавышыгызны да яхшырак ишетерләр иде”,-дигән теге сәхабә. Пәйгамбәребез мөнбәрне ясатырга риза булган. Ул кеше аңа мөнбәрне ясап биргән. Билгеле ки, Пәйгамбәребезгә теге бүкәннәң кирәге калмаган, ул аны үзеннән бераз читкәрәк этеп куйган. Пәйгамбәребез мөнбәргә менеп вәгазь сөйләргә керешкәч, бүкәннең бу хәлгә күңеле тулып, елаган аваз чыгарган. Пәйгамбәребез бу хакта ишетеп, аның янына килгән, бүкәнне юаткан, аны сыйпаган. Бүкән аннары елаудан туктаган. Ислам галимнәре әйтүенчә, әгәр Пәйгамбәребез аны тынычландырмаган булса, бу бүкән кыямәт көненә кадәр елаган булыр иде. "Күрәсезме, мөхтәрәм җәмәгать! Нинди могҗиза бу! Акылы да, йөрәге дә булмаган гади бер бүкән Пәйгамбәребезне ничек яраткан! Бер тапкыр Пәйгамбәребезгә салават әйткән кешегә 10 савап языла”,-дигән мәгълүматлар ирештерде Ибраһим хәзрәт.

Раил хәзрәт Әхмәтов исә мәчетнең фарыз залына җыелган мөселманнарга Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтләр әйтте. Мөгаллимә Ләйлә ханым Җиһаншина исә Казанга укырга килгән шәкертләргә Пәйгамбәребезнең тормышына кагылышлы күп санлы сораулар бирде. Ни гаҗәп, сорауларның күбесенә күзләре күрмәүче гүзәл затлар шактый ук төпле җаваплар бирделәр. Арадан Чечнядан килгән мөслимәләр аерылып торды. Аннары Пәйгамбәребезнең туган көне хөрмәтенә мәчеттә аш мәҗлесе үткәрелде.

Кичке якта, дөресрәге, икендедән алып, ахшам намазына кадәр исә "Сөләйман” мәчете өммәте халкы мөгаллим һәм журналист Әхмәт Халиковның Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышындагы аеруча мөһим вакыйгаларга багышланган чыгышын мөкиббән китеп, әсәрләнеп тыңлады.

Мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның сүзләренә караганда, "Сөләйман”да Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мондый кичәләр әле ай буена барачак. Дин белеме алырга килгән шәкертләргә Пәйгамбәребезнең тормышы турында вәгазьләр сөйләнәчәк, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтеләчәк, аш мәҗлесләре уздырылачак. Бүген исә шундый мәҗлесләрнең тәүгесе узды.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе