
Бу юлы беренчелекне Яшел Үзән районыннан кичә "Сөләйман” мәчетенә килгән Гөлзифа Хәйруллина алды. Бүген иртәнге якта инде әлеге гыйбадәтханәгә унга якын гүзәл зат җыелды. Калганнар да көн дәвамында килеп җитәр, дип көтелә. Биредә егермедән артык хатын-кыз бер ай вакыт эчендә Брайльчә Коръәнне укырга өйрәнәчәк. Алар шулай ук җирле шартларны исәпкә алып, йөрү күнекмәләре алачак, махсус программа нигезендә компьютерда эшләргә өйрәнәчәк.
Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: белем алудан тыш, күзләре күрмәүчеләргә мәдәни программа да каралган. Алар музейларга, театрларга барачак, Татарстанның танылган, атказанган затлары, шул исәнтән абыстайлар белән дә очрашачак.
Әлеге курсларны оештыручылар биредә яшәү, туклану, белем алу, мәчеткә килү һәм китү хакларын да үзләре күтәрәчәк. Курслар тәмамлангач, һәр шәкерткә "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды тарафыннан Брайль системасы буенча әзерләнгән Коръән, аудио китаплар тапшырылачак. Аларны шушы фондка караган "Нур” нәшрият үзәге (директоры – күзләре буенча беренче төркем инвалид Илгизәр хаҗи Хәмидуллин) нәшер кыла.
"Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баяхитов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәчеттә елына сигезгә якын курслар үткәрелә. Аларда 160лап кеше белем ала. Күзләре күрмәүче мөселманнар өчен быелгы ел үзенчәлекле булачак: җәйгә алар, Аллаһы боерса, Казандагы Коләхмәтев белән Серов урамнары кисешкән чатта төзелүче махсус бинага күчәчәк. Хәзер биредә эчке бизәү эшләре башланды.
"Сөләйман” мәчетендә белем алучыларга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, мондый изге эшне хәзер Яндекс аша да кылырга мөмкин. Аның реквизитлары мондый:
Помощь в реабилитации незрячих
руб.
Пожертвовать
Перевод проекту Акция "Помоги слепому жить!"