
Рабигуль-әүвәл мөселманнарга шуның өчен кадерле: анда мөхтәрәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) мөбарәк туган көне бар.
Исегезгә төшерәбез: Милади ел исәбе буенча 13 гыйнварда Рабигуль-әүвәл ае башланды. Ә Рабигуль-әүвәлнең уникенче көне, ягъни унбереннән уникесенә каршы төне Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туып, дөньяны нурландырган кичәседер. Бу көннән башлап, бар җиһанга ислам нуры җәелгән, күп могҗизалар пәйда булган. Пәйгамбәребез туган ай булганга күрә, Рабигуль-әүвәл Мәүлида ае дип йөртеләдер.
Шул ук вакытта Мәүлид кичәсе хак Пәйгамбәребезнең вафат булган көне дә булып исәпләнә.
"Мәүлид” - гарәп сүзе, туу дигән мәгънәне аңлата.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) вафат булганнан соң, аны яраткан, ислам диненә ихласлы падишаһ Әрбил дәүләте башлыгы Мөзәфәр Әбу Сәгыйд Күкбүри бине Гали Биктәкин үзенең ифрат дәрәҗәдә юмартлыгыннан, рәсүлебезнең шәфәгатен өмет итеп, зур аш мәҗлесләре оештырган, күп халыкны кунак итеп, хәер-сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Мәҗлестә ул күрсәткән юл белән баруны бик тырышып өйрәнгәннәр. Пәйгамбәребезне мактап шигырьләр, мөнәҗәтләр, касыйдәләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара барлык илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән.
Шул вакытлардан бирле Мәүлид кичәсе мөселманнар яшәгән бөтен илләрдә, шул исәптән Казан шәһәрендә һәм авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә зур хөрмәт илә бәйрәм ителде. Быел бу мөбарәк көн 24 гыйнварга туры килде.
Бу айда Мөхәммәдкә (с. г. в.) күп салаватлар әйтелде, Пәйгамбәребезнең тормышы һәм дини эшчәнлеге хакында вәгазьләр сөйләнде. Ә без исә башка айларда да Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнүне дәвамлы итеп, аңа салаватларыбызны әйтүдән туктамасак иде.
Шунысы куандыра: халкыбыз дини торгынлык чорыннан чыгып, уянып килә. Ихлас мөселманнарыбыз бу көннәрдә "Сөләйман” мәчетенә дә Мәүлид бәйрәме уңаеннан акчалата һәм әйберләтә сәдакалар китерделәр. Әйтик, әле бүген генә дә Казанда яшәүче Кыяметдин улы Илфар һәм аның хәләл җефете Әсхәт кызы Эльмира мәчетебезгә хәйрия сәдакасы китерделәр. Аларга һәм шундый ук күркәм гамәл кылган башка кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын.
"Сөләйман”ның икенче имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдановның әйтүенчә, безгә киләсе Мәүлид айларын да шул рәвешле бердәм үткәрүләр насыйп булса иде.
Хатыйп ГӘРӘЙ