Бүген 97 яшен тутыручы Бөек Ватан сугышы ветераны Гали ага Гарифуллин: “Аллаһның биргәненә шөкер, бөтен нәрсәм бар”

97 яшькә җитүнең серен Гали абый болай дип аңлата. “Аллаһы Тәгалә миңа шундый гомер, тазалык-саулык бирде. Әле аякта әле, Аллага шөкер. Биш вакыт намазны укыйм әле, әлһәмдүлилләһ”, - дип шөкер итә Гали ага Гарифуллин.

БӘЙЛЕ
2017 Май 22. Фото:Данис Касыймов

Совет халкы быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Безгә җиңү алып килгән ветераннарның саны көннән-көн кими бара. Шулай да безне сөендереп яшәүче әби-бабайларыбыз бар әле.

Кукмара районының Аты авылында туып-үскән Гали ага Гарифуллинга бүген 97 яшь. Ул “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә гомер итә, намазга үз аяклары белән даими йөри. Бик бәхетле картлык кичерә, хәләл җефете янында, балалары, оныклары сөендерә. Колагы бераз ишетеп бетермәсә дә, хәтере яхшы. Сугыш башланган, ут эчендә йөргән вакытларны бик яхшы хәтерли.

“Сугыш башланганда, без Тамбов урманындагы лагерьда идек. Безнең полкны мобилизация ясап зурайттылар. Сугышка өлкән яшьтәге кешеләрне дә алдылар”, - дип искә төшерә ул. Сугышта татарлар гына түгел, башка милләт халыклары белән бертуганнар шикелле булалар. Урысмы, татармы – аерма юк.

Гали абый ул вакытта әле намаз укымый, әмма Аллаһы Тәгаләгә ышану бик көчле була. Сугышка кергәндә, белгән догаларын укып керә. Аның белән бергә сугышкан үзбәкләр бик дини була. Әти-әниләре белән ике арада хатлар йөреп тора. Әмма вакыт һәм кәгазь кытлыгы гына бераз чабудан тарта.

Сугышның җиңел вакыты булмаса да, Смоленск урманында чолганышта калгач, махсус органнар тикшерүе аша узарга туры килә Гали абыйга. “Чолганышта бик хәтәр булды инде. Часть командиры: “Кем ничек чыга ала, шулай чыксын”, - дип әйтте. Шуннан таралдык инде. Мин Мәскәү янындагы бур урында килеп чыктым. Аннан соң әле безне махсус бүлек тикшерде. Кайда, ничек булган дип, аптыратып бетерделәр. Шуннан соң сугышны дәвам иттек”, - дип сөйли ул.

Гали абый Украина, Белоруссиядә сугыша. Чехословакиягә кадәр барып җитә. Карпат халкы рус солдатын кочак җәеп каршыламый. Ә Чехословакиядә аларны бик яраталар, әйбәт каршы алалар.

“Үзегезнең сугыштан соң авылга кайтып төшкәнегезне хәтерлисезме?” дигән сорауга Гали ага Гарифуллин тыныч кына: “Авылга кайттык инде. Әмма анда бик рәт булмады. Эш эзләп Ижевскига чыгып киттек. Авылда бер нәрсә дә юк. Ул бит ярлы чак”, - дип сөйләп бирде.

Хәлләр бераз җайга салынгач, авылга кире кайта Гали ага. Әле әнисе дә исән була. Мулланың Мәрьям исемле кызына өйләнеп җибәрә. “Әле дә исән, Аллага шөкер. Ләкин ята хәзер, бик авырта”, - ди ул хәләл җефете турында.

"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән.

Гали абый үзен бик бәхетле кеше дип саный. Иртәнге намаздан соң Коръән укый. “Аллага шөкер, намазларны калдырмыйбыз”, - ди хөрмәтле ветеран.

- Аллага шөкер! Бөтен нәрсәм бар, Аллаһның биргәненә шөкер. Гаиләм бар, бар да югары белемле. Бер улым – табиб, бер улым – архитектор. Кызым – укытучылар өчен җаваплы.

97 яшькә җитүнең серен Гали абый болай дип аңлата. “Аллаһы Тәгалә миңа шундый гомер, тазалык-саулык бирде. Әле аякта әле, Аллага шөкер. Биш вакыт намазны укыйм әле, әлһәмдүлилләһ”, - дип шөкер итә Гали ага Гарифуллин.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе