2006 елда Александр үзе кебек үк күзе күрмәүче Хәлимә исемле мөселман кызына өйләнә. Шул вакытларда аның күңеленә әһле исламга карата җылылык иңә. Моннан бер ел элек Хак Тәгалә аңа тагын фаҗигале сынавын бирә: ул юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. "Әлеге фаҗига вакытында аягым сынды, ә бит һәлак булырга да бик мөмкин идем. Аллаһы Тәгалә мине саклады. Операциядән соң, тормыштагы кыйммәтләр турында уйланырга вакытым күп булды. Баксаң, минем яшәү рухым тулысынча исламга туры килә икән?! Әлбәттә, үзләренең киңәшләре белән ярдәм итүчеләр дә күп булды. Шуңа күрә моннан бер ел элек шаһәдәт әйтеп, рәсми рәвештә ислам динен кабул иттем”,-ди Абдулла. Шунысы сөендерә: әти-әнисе дә каршы килми аның исламны кабул итүенә. Ә хәләл җефете фәкать куана гына. Шатлык өстенә шатлык булып, аларның кыз баласы дөньяга килә. "Моңа кадәр мин тормышымның мәгънәсен аңламый идем. Хәзер исә тормышымда максат барлыкка килде. Казанның "Сөләйман” мәчетендә Коръәнне укырга өйрәнеп кайтып, минем кебек үк сукырларны изге китапның нигъмәтеннән авыз иттерүдән, ягъни аларны да Брайль системасы кулланып, Коръәнне укырга өйрәтүдән гыйбарәт хәзерге ниятем. Әлеге куанычка ирештергәннәре өчен казанлыларга, аерым алганда, "Сөләйман мәчете әһелләренә Раббыбызның рәхмәтләре булсын дип телим”,-диде Абдулла әфәнде.
Мин әле бу көнне Абдулла кардәшебез белән шактый озак сөйләшеп утырдым. Аның әйтүенчә, Бишкектә 1, 5 миллион кеше яши, анда 70 эре һәм уртача мәчет бар. Башкалада күзләре күрмәүчеләрнең саны 6 меңнән артып китә. Тик аларның Казанга килеп укырга мөмкинлекләре юк. Бу илдә хәнәфи мәзһәбе киң кулланылышта йөри. Ник дигәндә, кыргызларга изге йортларны төзергә төрек кардәшләребез булыша икән. Ә миңа исә Абдуллага изге ниятләреңне тормышка ашыру насыйп булсын, дип теләргә генә калды.