Америка астронавтлары мөселман булса, Айда күргәннәренең аермасы булыр иде!

Космос белән турыдан-туры бәйле булган булган техника өлкәсендә эшләп, яшь инженер вазифаларын башкарган елларым узган гасырның 60 нчы еллары башында ук калса да, һәммәсе дә бүгенгедәй күз алдымда тора.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 30

«Әй кеше вә җен таифәсе! Әгәр көчегез җитсә, Җир вә күкләр читеннән үтеп китергә, ягъни космос бушлыгына чыгарга — үтегез. Юк, үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем, күп мал белән үтәрсез” (“Әр-Рахман” сүрәсе, 33 нче аять).

Космос белән турыдан-туры бәйле булган булган техника өлкәсендә эшләп, яшь инженер вазифаларын башкарган елларым узган гасырның 60 нчы еллары башында ук калса да, һәммәсе дә бүгенгедәй күз алдымда тора.

Яшьлек дәрте, яшьлек хыяллары канатында ару-талуны белмичә эшләгән еллар... Мин хезмәт кылган “Прогресс” заводы коллективында барлык кешеләр дә шундыйлардан кебек иде.

Космосны билгеле дәрәҗәдә үзләштерү өчен төзелә торган техниканың һәм анда кулланылган иң алдынгы технологияләрнең барлык этапларында бергәләп үтеп, иң якты, иң зур өметләр белән сугарылган хыялларның “җимеше” “Энергия-Буран” ракета комплексын, Казахстан далаларының гүзәл Сыр-Дарья елгасының зифа буйлы камышлары белән бизәлгән ярларына урнашкан Байконурга ук барып җитеп, шунда төзеп бетерү насыйп булды.

1988 елның 15 ноябрендә “Буран” космик корабле Байконурның иртәнге күгенә күтәрелеп, 206 минут эчендә Җир шарын ике тапкыр урап чыккач, дөньяда беренче тапкыр автоматик режимда искиткеч төгәллек белән космодромга төшеп утырды.

Космодромның “Буран” төшеп утырасы юлларын югары дәрәҗәдәге технология ысулларын кулланып төзүчеләрнең иң актив кулланучылары арасында ул чорда хәрби хезмәттә булган якташларым майор Рим Гаскәров, Иршат Гимазетдинов һәм Харис Сәгыйтовның да булганын искәртеп үтсәм, төп темадан читкә китү сыман кабул ителмәс, дип ышанам.

Бу - “Энергия-Буран” космик ракета комплексын 18 ел дәвамында төзү эшләрендә катнашкан барлык кешеләрнең зур җиңүе иде!

Бу – зур казаныш. Ул космик техника өлкәсендә эшләүче белгечләрне, галимнәрне, инженер-конструкторларыбызны, хәрбиләрне һәм зоводтагы барлык хезмәткәрләрне канатландырып җибәрсә дә, шатлыгыбыз озакка сузылмады кебек...

“ЦСКБ-Прогресс» генераль директоры А.Н.Кирилинның сүзләренә караганда, “Энергия-Буран” космик ракета комплексын төзегәндә 1 миллион 200 меңләп кеше катнашып, 12 миллиард сум акча тотылган икән. Җитмәсә, аңа илебездә килеп чыккан икътисад өлкәсендәге кыенлыклар да өстәлеп, мондый кыйммәтле космик корабльнең кирәклеге турында шикле сүзләр ишетелә башлады. Нәтиҗәсе шул: бу программаны финанслау кискен рәвештә кыскартылды. Алай гына да түгел, бу өлкәдәге эшләр әкренләп туктатылуга дучар ителде.
Менә шулай йомшак кына итеп, бернинди кискен дәлилләр өстәмичә һәм башка сәбәпләрен күрсәтергә омтылмыйча, үз фикерен безгә ирештерде генераль директор «Байконур» газетасының 2008 елдагы 14 ноябрь санында.

«Ләкин “Буран” үлмәде. Ул шушы космик корабль белән бәйле булган программаның иң җаваплы өлешен тормышка ашыруда катнашкан кешеләрнең хәтерендә мәңге калачак”, дигән романтик ноталарда тәмамлаган үзенең язмасын А.Н.Кирилин.

Мин шулай ук күп еллар дәвамында А.Н.Кирилинның романтик ноталарында тибрәнеп, белемле һәм олуг дәрәҗәдәге бу шәхеснең әйтеп бетермәгән фикерләренең барлыгына шикләнмичә яшәвемне дәвам иттем. Дөресрәге, шулай яшәү җиңелрәк тә, күңеллерәк тә иде...

Ләкин кулыма очраклы рәвештә килеп эләккән “Илаһи могҗизалар” китабының “Айдагы аваз” дигән бүлеген укып, икенче бөек дәүләт булган Американың да “Ай” программасын кинәт туктатып, аның нинди сәбәпләр аркасында эшләнгәненә хәбәрдар булгач, миңа барысы да аңлашыла башлады...

Космик корабльләр төзү, алар ярдәмендә космосны үзләштерү өлкәсендә башкарыла торган җирдә яшәүче кешеләрнең гамәлләре – ул һич кенә дә җиңел һәм гадәти эш түгел икән бит!

Бу өлкәдәге техниканың камиллеге дә, галимнәребезнең белем дәрәҗәсенең югарылыгы да барысын хәл итеп бетерә алмый икән шул!..

Хәзер Байконур вакыйгаларына вакытлыча нокта куеп, Америка астронавтларының Айдагы беренче адымнары турында бәян ителгән хәбәрләрне аңларга тырышып карыйк...

...“Аполлон-11” күккә күтәрелеп, 102 сәгать 47 минут вакыт үткәч, ягъни 1969 елның 20 июлендә үзенең экипажы: Нейл Армстронг, Эдвинг Олдринг, Мишель Коллинс белән Айга йомшак кына төшеп утыра һәм Н.Армстронг баскычтан Айга беренче адым ясау шәрәфенә ирешә.

Шушы вакыйгадан соң, 14 ел үткәч, 1983 елның февраль аенда Н.Армстронг беренче мәртәбә Мисырдагы ислам конференциясенә килгән иде. Конференция тәмамланып килгәндә, Армстронгның йөзе агарды, һуштан яза башлады. Тәрәзәдән эчкә үтеп кергән авазны Армстронг ишетеп алды. Кинәт ул сискәнеп, хисләргә бирелде. Аннары ул: “Бу музыка кайдан килә?”-дип кычкырды. Мисырлылар көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калдылар һәм бу авазның бернинди дә музыка түгеллеген, азан тавышы икәнлеген әйттеләр.
Шулвакыт Армстронг: “Әлеге аваз Айга беренче мәртәбә аяк басканымда ишетелеп, мине сискәндергән тавыш бу! Башта колакларым шаулый дип уйладым, ләкин бу авазны кабат ишетеп хозурландым”,-диде.

Шунда бөтен зал гаҗәпкә калды. Тыштан ишетелгән азанның соңгы сүзләре яңгырый иде.

Бераздан агарынган Армстронг телгә килде:
Аллаһым... Мин Сине җирдә түгел, Айда таптым!..
Ул берничә секунд сүзсез торды һәм янәдән сөйләргә кереште:
Мин Айга “бисмилласыз” аяк басканмын икән, инде “бисмилла” әйтеп, моннан соң мөселман булам.

Әйе, Айга күтәрелеп, аңа беренче аяк баскан Армстронг, менә шул вакыйгадан соң, үзенең рухи үсешенә тәүге адымын ясады. Ә инде Н.Армстронгның Айда йөргән вакытында ишетелгән авазларның магнитофон тасмасына язылган өлеше: “Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ! (“Бер Аллаһыдан башка иләһ юктыр, таныйм”) астронавтның конференциядә әйткән сүзләренең дөреслеген бөтен Җир шары халыклары алдында беркем үзгәртә алмаслык дәрәҗәдә раслыйдыр! Чөнки “Аполлон-11” нең сәяхәте дәвамында космик корабль белән Җир станциясе арасындагы барлык сөйләшүләрне магнитофон тасмасына язып алган бер сүрияле (Сүрия халкы вәкиле) NASA хезмәткәре ул сүзләрне барлык кешеләргә тыңлатып, аларга аңлатма да биргән иде.

Бу мәкаләне язар өчен табылган мәгълүмат чыганакларына шөкрана кылып, үземнең һәм бүгенге чор кешеләренең мантыйк кысаларына сыярлык дәрәҗәдәге нәтиҗәләр белән аны тәмамларга ниятләп йөргән көннәремнең берсендә авторы һәм режиссёры Виталий Правдивцев булган «Луна. Секретная зона» дигән исем белән 2007 елда ук дөнья күргән кинофильмны карау насыйп булды. Анда күп темаларның ачыктан-ачык яктыртылуы мине тетрәндереп җибәрде.

Фильмда яңгыраган төрле дәрәҗәдәге авторларның мәгълүматларын тәрҗемә иткәндә үзгәрешләр кертелүдән саклар өчен үзләренең рус телендә генә китерергә булдым. Менә алар нәрсәләр бәян итә безгә.

“Олег Ивановский (замглавного конструктора автоматических станций «Луна»): “После семнадцатого «Аполлон»а у американцев были подготовлены ещё три возможности этих работ.
Уже заявлены полеты «Аполлон»ов под номерами 18, 19 и 20. Всё готово: люди, техника, ракеты. Объявлены места посадок. И вдруг... НАСА объявляет о прекращении дальнейших полетов. Это решение было громом среди ясного неба. Недоумевали все. Как так, на самом интересном месте. Странное решение объяснили чрезмерной дороговизной проекта.
Не так давно стало известно шокирующее признание констуктора американских ракет Вернер фон Браун. Он сделал его вскоре после остановки лунной программы:
«...На Луне есть внеземные силы, которые гораздо мощнее, чем мы можем предположить. Но я не имею права говорить о подробностях...»

Әйе, генераль директорыбыз А.Н. Кирилин да космосны үзләштерү өлкәсендә ничә еллар дәвамында көч һәм байлык сарыф итеп, без эшләгән ракетаның кинәт туктатылуына аңлатма биреп тормавы һәм америкалыларның да тагын Айга “кунакларга” әзер булган “Аполлон-18, 19, 20” ләрне очырмыйча, акча күп кирәклеген сәбәп итеп, бу программаны туктатулары сәер генә түгел, монда ниндидер акылга сыймаслык сер булганлыгын дәлилли түгелме соң?
Космос өлкәсендә ничә еллар буена уңышлы эшләп килгән ике бөек илнең мондый “гамәлләреннән” соң ничек инде ышанмыйсың ракеталар конструкторы Вернер фон Браунның югарыда китерелгән сүзләренә.

Димәк, җырларда җырланган, нурлары безнең туган авылыбыз Буралы елгасында коенган Ай нурларының серләре ачыласы көннәр әле килеп җитмәгәндер... Ул серләрне башка кешеләр, башкачарак гамәлләр кылып ачарга тиешлеләрдер...
Минем фикеремчә, Айның туфрагына аяк басып, аның биләмәләренә кергәндә ошбу доганы укырга кирәк булгандыр:

“Аллаһуммә инни әс-әлүкә хайраль-мәүләни вә хайраль-миграҗ. Бисмилләһи вә ләҗнә вә бисмилләһи хараҗнә вә галәлләһи раббинә тәвәккәлнә”. (“Аллаһым! Синнән керә һәм чыга торган җирләрнең яхшысын телимен! Аллаһының исеме белән кердек һәм Аллаһының исеме белән чыктык. Раббыбыз Аллаһка таяндык”. Әбү Дауд. Әдәб хәдис. 5046.)

Ә инде азан тавышын ишеткәч, мәчеткә ашыгып, әгәр андый йортны табу мөмкин булмаса, баскан җиреңдә кыйбланың кайсы якта икәнен чамалап, бишмәтеңне яисә кулъяулыгыңны Айның туфрагына җәеп, намазга басу зарури булгандыр. Ләкин вә ләкин “Аполлон – 11” экипажы Олдринг, Коллинс, Армстронгларның ул чагында христиан булулары сәбәпле, Аллаһы кушкан фарыз гамәлләрнең берсен үти алмаганнар. Хак Тәгалә аларны гафу кылсын иде.
“Әгәр сәфәрдә чакта яки сырхау булганда намазларны үтәсәгез, Аллаһыны зекер итегез намазга басып, утырып яки уңъяк кабыргага ятып. Әгәр кыенлыктан имин булсагыз, өйдә дә, сәфәрдә дә намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын җиренә җиткереп үтәгез! Дөреслектә, намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәле итеп билгеләнде”. (“Хатыннар” сүрәсе, 103 нче аять.)
Аллаһының изге китабы Коръәни-Кәримне игътибар белән укыган инсан үзе өчен фарыз булган гамәлләрнең Айда да үтәлергә тиешлеген аңлыйдыр, шәт.
Йа Раббым! Барчабызга да Синең сүзләреңне дөрес аңлап, һидәятле шул юлдан тайпылмыйча атлауны насыйп әйләсәң иде. Әмин.

“Бу Коръәни-Кәрим Аллаһыдан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә торган нәрсә түгел, ләкин әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм шәригать хөкемнәрен ачык бәян иткән хәлдә Аллаһыдан иңдерелде. Коръәннең бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһыдан иңдерелгәнендә һич шик юктыр”. (“Юныс” сүрәсе, 37 нче аять.)

Шәхсән мин үзем Хак Тәгалә тарафыннан иңдерелгән безгә мәгълүм булган барлык китапларны һәм шул китапларны (үзгәрешләр кертмичә, әлбәттә) үтәп яшәүче кавем әһелләрен ихтирам итәм. Шуңа күрә түбәндәге фикерләремне ялгыш аңлаучылар булмас дип уйлыйм.

Әгәр Айга беренчеләрдән булып аяк басучылар мөэмин-муселман булып, анда азан тавышын ишетү белән намазга басып, рөкуг кылып, сәҗдәгә киткән булсалар, алар гомер бакый төннәребезне үз нурларына күмеп яшәткән Ай туфрагында, аның биләмәләрендә тагын нәрсәләр күрерләр иде микән? Ул күренешләрнең Армстронг, Олдринг һәм Коллинс күргәннәрдән, ишеткәннәрдән аермасы булыр иде микән? Минем фикеремчә, булыр иде...

Мәгариф РАЯНОВ


avatar
1 К. Динар • 10:13, 2015 Авг 02
http://ru.wikiislam.net/wiki/%D0%9D%D0%B8%D0%BB_%D0%90%D1%80%D0%BC%D1%81%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%BD%D0%B3_%D0%B8_ %D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD_%D0%BD%D0%B0_%D0%9B%D1%83%D0%BD%D0%B5
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе