«Вакыф» оешмасы җитәкчесе Морат Галиев бу мәсьәләгә нокта куелуын әйтте.
Рәис Сөләйманов альтернатив мөфтияткә "Нурулла" мәчете дә керәчәк дип язды.
Татарстан мөфтиятенә альтернатив «Вакыф» дигән оешма төзелүе турындагы сүзләр республикада шактый гына шау-шу тудырды.
Аны оештыручыларның берсе «Вакыф» оешмасы җитәкчесе Морат Галиев «Азатлык»ка әйтүенчә, юстиция министрлыгына биргән теркәү турындагы документларны алар кире алган.
«Документларда юридик хаталар табылды. Без аны инде кире тапшырмаячакбыз. Бу мәсьәлә ябык», - диде ул.
Галиев бу өлкәдә үзләренә бернинди басым ясаулар булмавын да өстәде.
«Әлмәттә булды ул басым, әмма Казанда – юк», - диде.
Элегрәк Галиев «Коммерсант» газетасына Әлмәттә «Азан» мәчете мәхәлләсе имамын шәһәрнең эчке эшләр идарәсенә чакыртып басым ясауларга тырышуларын әйткән иде. Шулай ук Әлмәтнең үзәк мәчетенә мәхәллә вәкилләрен җыеп, яңа мөфтият төзүдә катнашмаска чакырганнарын белдерде.
«Шушы юл белән алар «сәяси заказны» үтәп оешманы теркәүдән баш тарту өчен нигез эзлиләр. Әгәр теркәмәсәләр, без бу карарны мәхкәмәдә шикаять итәчәкбез», - дигән иде ул.
Шул ук вакытта «Звезда Поволжья» газетасында Рәис Сөләйманов үз мәкаләсендә бу вәзгыятьне Кол-Шәриф мәчетендәге соңгы хәлләр белән бәйләде. Киләчәктә альтернатив мөфтияткә Кол-Шәриф мәчете дә кушылырга мөмкин, ә аннары инде аның имамы Рамил Юныс яңа мөфти дә булып куячак дип язып чыкты. Хәтта Кол-Шәриф тирәсендә соңгы шау-шуларны Рамил Юныс яңа мөфтият төзүне яшерер өчен китереп чыгарган икән.
Юныс үзе «Болгар» радиосына бу сүзләргә аптыравын белдерде.
«Минем алдагы планнар - халык белән тыныч кына эшләү. Яңа мөфтият минем инициатива түгел һәм бу тотрыклылыкны күзаллап чыгарган сүз түгел», - диде ул.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рухи чисталык
Мөслимә
Әтнә районыннан гошер сәдакасы