Аллаһ Татарстан өммәтен берләштерсен, бәла-казалардан сакласын!

Соңгы вакытларда Россиянең медиа киңлегендә – мәгълүмати кырында бик күңелсез эшләр...

БӘЙЛЕ
2013 Мар 13
Соңгы вакытларда Россиянең медиа киңлегендә – мәгълүмати кырында бик күңелсез эшләр майтарыла. Моннан тыш, көн саен кайбер дин әһелләрен мыскыллаган язмалар дөнья күрә. Ә кем мондый алымны үзенең түбән максатларын тормышка ашыру өчен файдалана, алар һичшиксез, тупас хата җибәрә.

Үзләрен аналитик дип атап йөртүчеләрнең сайтларга "кайнар дәлилләр” җибәрүе шәхсән мине кызыксындырмый. Алар акыллы фикер йөртүче һәркемгә кызыкл түгел, дип уйлыйм. Барыннан да элек безнең мөселман икәнлекне онытырга ярамый. Һәм динебез безгә хәерле, изге эшләрдә генә ярышырга куша. Алдыбызда, биниһая зур сукаланмаган җир сыман, никадәрле хәл ителмәгән мәсьәләләр тора. Мәгънәсезгә лыгырдаулар урынына, өммәтебез мәнфәгатьләрен кайгырту максаты илә тәгаен эш белән шөгыльләнергә вакыт җитте.

Тормышыбыз заяга узмасын иде, чөнки һәр гамәлебез өчен бездән соралачак. Татарстан мөфтиен сайлау тирәсендә, бу сүзләрем өчен гафу итегез, чынлап торып күселәргә хас ыгы-зыгының башлануы бик кызганыч. Ә бит мөфти динебезнең һәм уй-фикерләребезнең чисталыгын күрсәтүче бер билге булып тора.

Үзенә шикле танылу алган Марс Фаруков һәм аңа охшаганнар кем генә булмасыннар, мин аларны туктап уйланырга, акыллы фикер йөртергә чакырам. Аларның ысулы белән уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Әгәр кемнеңдер дәгъвалары җыелган икән, аларны бөтен кешегә чәчмичә генә белдерү өчен чарасын эзләп табарга була, дип саныйм. Минем уйлавымча, безгә төрле деструктив агымнарны кертмәү өчен җаваплы дәүләт хезмәтен башкаручы белемле кешеләребез җитәрлек. Барлык дәгъваларны һәм шикле нәрсәләрне аларга белдерергә кирәк. Алар теге яки бу мәсьәләне тикшерерләр. Ә безгә исә низаг вә каршылык юлына басканчы, кешеләрдә түземлелек һәм рәхим-шәфкатьлелек мөнәсәбәтләрен булдыру мәслихәт. Ягъни үзара якынаю юлын табып, барлыкка китерү, төзү эшенә керешү зарури.

Миңа вакытын мәгънәсезгә сарыф иткән кешеләр кызганыч. Алар тәгаен эш белән шөгыльләнәсе урында, хисләре буенча гамәл кыла. Моннан фәкать Иблис һәм аның тарафдарлары гына куана. Гомер болай да кыска һәм шәхсән минем алдан ниятләгән гамәлләрне кылырга гел вакытым җитми. Шуңа күрә аларның мөселманнар өммәтенә файда китермәүче, киресенчә биниһая зур зыян салучы ул вакытны каян табулары турында уйлап гаҗәпкә калам.

Кешеләр, туктагыз, уйланыгыз, Аллаһтан куркыгыз. Изге Коръән китабында Хак Тәгалә: "Аллаһның бавына бергәләп тотыныгыз һәм аерылмагыз”,-дип безләрне бердәмлеккә чакыра. Татарстан мөфтие кем генә булмасын, безгә лаеклы рәвештә үз йөзебезне саклау һәм аңа авыр хезмәтендә уңышлар теләү зур әһәмияткә ия. Мөфтинең бөтен Татарстан өммәте өчен җавап бирүен, ә безгә исә аның изге башлангычларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә тиешле булуыбызны онытмагыз. Раббыбыз Татарстан өммәтен берләштерсен, аны бәла-казалардан сакласын һәм бердәм кылсын! Шулай ук безнең республикада яшәүче халыкның барчасына бәрәкәт юлласын! Әмин.

Илдар БАЯЗИТОВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе