АКШта йөргән кызын кыйнауда шикләнелгән Семен Варламов төрмәдән чыгарылды

Кичә АКШның Милли хоккей лигасында уйнаучы (“Колорадо эвеланш” командасы) Семен Варламов Денвер каласының тикшерү үзәгеннән өенә җибәрелде.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 01
Кичә АКШның Милли хоккей лигасында уйнаучы ("Колорадо эвеланш” командасы) Семен Варламов Денвер каласының тикшерү үзәгеннән өенә җибәрелде. Семен Варламов йөргән кызына көч куллануда гаепләнә. Бу хакта "ИТАР-ТАСС”ка әлеге учреждениедә эшләүчеләр хәбәр иткән.

Аларның сүзләренчә, Варламов өчен 5 мең доллар күләмендә акча күчерелгән. Мәхкәмәдә киләсе тыңлаулар 14 ноябрьгә билгеләнгән.
Моннан алдарак шул билгеле булды: Денвер каласы прокуратурасы россиялене рәсми гаепләмәде. Ә кичәге утырышта хөкемдар Клаудия Джордан Варламовка ил буенча хәрәкәт иткәндә чикләү куймады, әмма зыян күрүчегә якынаюны һәм элемтәгә керүне тыйды.

Россияленең адвокаты Джек Роутл Семенның инде якын арада командага кире әйләнеп кайтуы һәм уенга чыгуы хакында әйтте. "Колорада эвеланш” киләсе уенны Далласта (Техас штаты) бу җомгада кич белән башкарачак.

Моның өчен клуб капкачы Варламовка чартер очкычы биргән. "Кызганыч, мин әлегә кадәр улым белән сөйләшә алганым юк. Ләкин шуны беләм: команда аңа баш тренер Патрик Руа белән бергә тулысынча яклау белдерде”,-дип сөйләгән аның әтисе Александр Варламов.

Төньяк Америкадагы бу хәлләр белән яхшы таныш булган бер чыганак Семен Варламовка ташланган бу гаепләүнең аерым бер максатларда кулланылуы хакында белдергән. "Семен – шулкадәрле тыныч табигатьле кеше ки, аның белән мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Мин аның хәмер белән беркайчан да дус булмавын беләм. Семен хәзерге вакытта, асылда, ул кыз кулында. Эшне судка китереп җиткермичә, алар ничек сөйләшә һәм килешә алырлар – хәзер Варламовның мондый кыен хәлдән нинди югалтулар белән чыга алуы шуннан тора”,-дигән әлеге чыганак.

Биш тапкыр сугу һәм аңны югалту

Варламов икенче дәрәҗә авырлыкта кеше урлауда һәм өченче дәрәҗә авырлыкта аңа һөҗүм итүдә гаепләнә. Штат законнары нигезендә, беренче пункт буенча аңа 2 елдан алып 6 елга кадәр төрмә яный, ә икенчесе буенча административ җәза каралган.

Полиция беркетмәсеннән күренгәнчә, зыян алган Евгения: " Семен Варламов күкрәгемә аягы белән сукты, идәнгә егып салды һәм үз йортының йокы бүлмәсеннән чәчләремнән тартып чыгарды. Аннары ул мине күтәрде һәм этеп җибәрде”,-дип белдергән. Бу вакыйгаларның барысы да узган сишәмбедә төнлә барлыкка килгән. Зыян күрүченең сүзләренчә, Варламов бу вакытта хәмердән исерек хәлендә була. Евгениянең күрсәтмәләрен кабул иткән полиция детективлары аның сул яктагы иңендә һәм уң яктагы билендә кан сауган урыннар булуын раслаган.

Зыян күрүченең адвокаты Роберт Адамс, үз чиратында, "Варламов Евгениягә барлыгы биш тапкыр суккан, соңгысында кыз аңын югалтып егылган”,-дип белдергән. Аннары кыз 5 сәгать буена хастаханәдә яткан, дип тә өстәгән адвокат.

Адвокатның сүзләренчә, аның яклавындагы кыз Варламов белән инде 4 ел буена очрашкан. Ул чыгышы белән Россиядән. Денверга килүенең сәбәбе – үзенең яшь кешесе белән бергә яшәүдән гыйбарәт. Адамсның фикеренчә, аның клиенты Россия хоккейчысына каршы шаһитлык кылачак. "Безнең мәсләк шундый: җәмгыятьтә дәрәҗәсе, даны һәм акчасы булган кешеләр законнан өстен тормаска тиешләр”,-дигән Адамс.

Варламов Россия җыелма командасы составында узган елда - дөнья чемпионы, 2010 елда көмеш медальгә лаек булды. 25 яшьлек капкачының быелгы уңышларына караганда, ул Сочида кышкы Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидатларның берсе булып тора.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе