XX йөз башы төрки халыклар әдәбиятлары мохитендә Тукай иҗаты

Тукай үз шигырьләре һәм поэмаларында Көнчыгыш белән Көнбатыш бергә килеп кавышкан төбәктә яшәүче татар халкының рухи тормышын чагылдыруга иреште. Шәрык

БӘЙЛЕ
2011 Мар 30

Тукай үз шигырьләре һәм поэмаларында Көнчыгыш белән Көнбатыш бергә килеп кавышкан төбәктә яшәүче татар халкының рухи тормышын чагылдыруга иреште. Шәрык мәдәнияте татар әдәбияты өчен якынрак булып, ул халык аңына, милли әдәбиятка тирәнтен үтеп кергән. Әмма көнбатышта заманга хас яңалыклар үзен ныграк сиздерә. Шуңа күрә дә Тукай демократик рус мәдәниятенең алдынгы традицияләренә таянып, көнбатыш цивилизациясенә якынаерга омтыла. Шагыйрь үзе белән рус шигъриятенең иң затлы шәрифләре арасында охшашлык күрә һәм хаклы рәвештә:

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул, –

дип яза [9: 32]...

Ә менә каракалпак шагыйре Ибраһим Йосыпов «Тукайга» шигырендә [7: 162-163] аңа түбәндәге бәясен бирә:

Төрки дөнья шигъриятен яңартып алга әйдәдең,

Шигъри ике материкны тоташтырып бәйләдең.

Байрон, Лермонтов Шәрыкка танылды синең аша,

Сәгъди, Хафизлар белән хәзрәте Пушкин сөйләшә.

Казан өстендә кояш нурлар чәчә, тор, бер күрен,

Мин алып килдем сиңа ерак даланың бер гөлен.

Тугандаш халыклар әдәбиятында башка тагын бик күп милләт шагыйрьләре Тукайга мөнәсәбәтләрен белдерде. Әйтик, казакъ шагыйре Сагынгали Сеитов «Тукай турында уйланулар» шигырендә болай дип язды [7: 174]:

Күктән атылып төште... җиргә ятмады,

Кояш булып чыкты, ләкин батмады.

Соңрак әзәрбайҗан халык шагыйре Бәхтияр Ваһабзадәнең иҗатында тулырак бирелгән бәягә дә тап булабыз (Р.Гатауллин тәрҗемәсе):

Яшьнәдең яшендәй һәм куа алдың төнне юлыңда син,

Дөньяны, чорың төсен — идеалың уты аша күрдең.

Мең гасырлар һәм гомерләрдән калган зур йөкне алып,

Ил күгенә «Халкым!» дип янган бер йолдыз булып кердең!

Үз вакытында яндың, әмма иртә сүнеп, киттең бездән.

Ә халкыңның көткән бер йолдызы — чын улы идең!

Фәкать синдәй улы белән кабат туды гүя — бөек, моңлы халкың синең!

XX гасыр башы татар әдәбиятында демократик традицияләрнең тирән тамырлар җибәрүенә дә Тукай сәбәпче. Шул рәвешчә, Тукай, әйтерсең лә, башка шәрык халыклары әдәбиятларына да киң итеп тәрәзә ача [10: 46].

Аның иҗаты төрки телле халыклар өчен аеруча якын һәм үз. Әдәби телнең уртаклыгы, язуның бердәйлеге аркасында, Урта Азиянең күп халыклары Тукай әсәрләрен әле үзе исән чагында ук татар телендә укый алдылар. Күренекле казакъ әдәбияты белгече Е.Исмаилов: «Тукайның, бер яктан, үсеп килүче рус демократик революцион әдәбияты һәм, икенче яктан, Көнчыгыш халыкларының милли-азатлык көрәше белән тыгыз бәйләнгән иҗаты татарларга якын һәм кадерле булган кебек үк, казакъларга, әзәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, кыргызларга — гомумән, татар телен белгән-аңлаган бөтен халыкларга да кадерле», — дип әйтүе белән хаклы иде. Үзләренең туган әдәбиятлары белән XX гасыр башы татар әдәбияты арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүче бик күп күренекле тикшеренүчеләрнең карашлары да шушы фикергә тәңгәл яңгырый [8: 54].

Чыннан да, XX гасыр башындагы иҗтимагый тетрәнүләр дулкынында, яңа ренессанс дип аталган чорда, татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең кискен күтәрелеп китүе Россиянең көнчыгыш халыклары әдәбияты үсешенә көчле этәргеч бирде. Нәкъ менә шушы чорда татар прогрессив әдәбиятының Урта Азия, Идел буе һәм Урал халыклары әдәбиятларына йогынтысы көчәйде.

Тугандаш халыклар шагыйрьләрен Тукай шигрияте, барыннан да элек, эчтәлегенең тормышчанлыгы, сурәтләү чараларының байлыгы һәм жанр материалларының төрлелеге белән илһамландырды. Ул җәмәгатьчелекнең аңлы өлешенә йокыдан уянырга, дәртләнеп эшкә керешергә, Европаның алга киткән һәм мәдәни бер милләте булырга чакырып мөрәҗәгать итә.

Тукай иҗатында җәмгыятьне эчтән кимерүче җәрәхәтләрне һәм әхлаксызлыкны фаш итү шул дәрәҗәдә үтергеч була ки, Көнчыгыш шагыйрьләре әнә шундый күтәренке рухтан илһам алалар. XX гасыр башында иҗат иткән Хәмзә Хәким-задә, Мөхәммәдшәриф Суфый-задә, Мирмөхсин Ширмөхәммәдов кебек үзбәк, М.Дулатов, С.Торайгыров, С.Дөнентаев, С.Күбеев, А.Галимов кебек казах шагыйрьләре әсәрләрендә аеруча ачык сизелә бу. Казах әдәбияты классигы Сабит Муканов тикмәгә генә Тукайны «Көнчыгыш поэзиясе титаны» дип атамаган бит.

Өлкән буын кыргыз шагыйрьләре дә аны үзләренең рухи мөгаллимнәре дип санадылар. Революциягә кадәрге күренекле кыргыз шигърияте классиклары Тоголок Молда (1860–1942), Молда Кылыч (1866–1917), Казан, Уфа һәм Пржевальскидагы татар уку йортларын тәмамлаган XX гасырның 20 нче еллар совет әдәбияты вәкилләре (алар арасында Ишенала Арабаев, Осмонали Сыдыков, Сыдык Карачев, Касым Тыныстанов кебек күренекле кыргыз әдәбиятчылары һәм мәгърифәтчеләре бар) шулай ук шактый дәрәҗәдә Тукай әсәрләренең бәрәкәтле йогынтысы нәтиҗәсендә формалаштылар. Әдәбият белгечләре һәм тарихчыларның күпсанлы тикшеренүләрендә һәм совет хакимиятенең беренче елларында Ташкентта эшләгән язучыларның үзләре үк язып калдырган язмаларында да бөек Тукайның аларның иҗади эшчәнлегенә нинди зур йогынты ясавы турында әйтелә.

Тоголок Молда иҗатын тикшерүче профессор М.Богданова, мәсәлән, аның шактый «татар шигырьләрен белүен, татарча ярыйсы сөйләшүен һәм Абай белән Тукайның хәтсез шигырьләрен яттан сөйли алуын» хәбәр итә. Ул шулай ук «Тоголок Молда иҗатындагы сатира әсәрләренең турыдан-туры казакъ һәм татар мәгърифәтчеләре тәэсирендә үсеш алуын» билгеләп үтә. Ә кыргыз халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, академик Аалы Токомбаев сүзләрен шәрехләп тә торасы юк: «Мине беренче шигъри юлларымны язарга олуг талант иясе, бөек гуманист, татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукай этәрде, илһам, рухи көч бирде. Без — үзбәк, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, каракалпак язучыларының өлкән буыны менә дигән рус һәм Европа классик әдәбияты җәүһәрләре белән татар теле, татар әдәбияты аша һәм татар мөгаллимнәре ярдәмендә таныштык». Сүз Ташкент шәһәрендә Урта Азия халыклары өчен беренче буларак ачылган әдәбият факультетында укып чыгучылар турында бара.

Көнчыгышның күренекле фикер ияләренең Тукай поэзиясе һәм иҗаты белән турыдан-туры бәйләнеше турында сөйләгәндә, төрки халыклар арасында таралган татар газеталары, журналлары һәм китапларының прогрессив ролен истә тотарга кирәк. (Бу хакта китап белгече академик Ә.Г. Кәримуллин һәм күренекле тарихчы Р.Г. Әмирханов хезмәтләрендә ышандырырлык итеп язылган).

Тукай шигърияте тәэсире кыргыз язучысы О.Сыдыков әсәрләрендә дә кызыл җеп булып сузыла. Гәрчә аның төп хезмәтләре тарихи-этнография тикшеренүләрен колачласа да, аларда поэтик шигырь юллары, матур риваятьләр, мифлар һәм әдәби зарисовкалар аз түгел. Аның әсәрләрен Тукай шигърияте белән чагыштырма-текстологик һәм жанр-тематика ягыннан бергә куеп тикшерү шуны күрсәтә: кыргыз шагыйренең илһам чыганагы булып Тукайның гражданлык лирикасы торган. Османали Сыдыков иҗатында Тукайның мәгърифәтчелек поэзиясе белән бәйле эзләр кыргыз шагыйре мәгърифәт, мәдәният һәм тарих мәсьәләләренә мөрәҗәгать иткәндә аеруча калку чагыла.

Билгеле, шул ук вакытта Тукайның үзенең дә Фирдәүси, Хафиз, Сәгъди, Нәвои кебек Көнчыгышның бөек классикларыннан килгән яхшы традицияләрне үзләштергән булуын да онытырга ярамый. Тукай үз иҗатында, төрки телле халыклар әдәбияты тарихында беренче булып, Көнчыгышның бу бөек казанышларын Россия һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән бергә беректерә алды. Чыңгыз Айтматов, инде безнең көннәрдә, теге борылыш елларындагы кыргыз мәгърифәтчеләренә татар остазлары күрсәткән игелекле эшләргә зур рәхмәтен белдереп, Көнчыгыш халыкларының мәдәни тормышында даһи татар шагыйре Тукайның урынын билгеләп, аны «Европа һәм рус революцион фикерләрен үткәрүче», дип юкка гына әйтмәде.

Тукай шигърияте кыргыз, казах телләрендә күп тапкырлар аерым китап булып басылып чыкты. Шагыйрь әсәрләре инде бик күптәннән үзбәк халкының да рухи байлыгына әйләнде. Димәк, Тукайның үлемсез иҗаты һәм сүнмәс-сүрелмәс шәхесе, татар халкының милли хәзинәсе генә булып калмастан, барча төрки телле Шәрык халыкларының горурлыгы да ул. «Г.Тукайның Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләренең синтезын тәшкил иткән әдәби дөньясы татар-төрек, гарәп-фарсы, евразия-рус мәдәнияте һәм әдәбияты, иҗтимагый-фәлсәфи һәм әдәби-мистик фикер контекстында формалаша» (Д.М. Абдуллина). Нәкъ менә шушы чишмә башы Тукайга туган телендә шигъри җәүһәрләр иҗат итәргә ярдәм итә. Болар барысы да шагыйрьнең фәлсәфи карашларын һәм шигъри осталыгын формалаштыру өчен яхшы мәктәп булып хезмәт итә. Күпмилләтле Җаекта яшәп, рус мәктәбендә укып, рус басмаханәсендә хәреф җыючы булып эшләп, шәһәр китапханәләрендәге рус классикларының әсәрләре белән танышып, Тукай Евразия шагыйре булып формалаша. Җаектан башка, Кырлайда гына калып, Тукай Шагыйрь, бигрәк тә безнең көннәрдә аеруча актуаль булган Евразия киңлегендәге халыкларның идеяләрен чагылдыручы Евразия масштабындагы Шагыйрь буларак үсеп җитә алмас иде [2: 56].

Татар-төрек багланышларының якты бер сәхифәсе дә Габдулла Тукай исеменә бәйләнгән. Ул Уральскийның «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкерте дәверендә үк төрек китапларын укырга керешә. Төркиядән куылган Галделвәли Әмрулланың шушы шәһәргә килүе Тукайның госманлы матбугаты һәм әдәбияты белән кызыксынуын тагын да дөрләтеп җибәрә. («Тукай турында истәлекләр» дигән китапта шагыйрьнең замандашлары «Габделвәлинең шагыйрь булуын, Габдулланың аннан төрек телен өйрәнүен» искәртәләр). Әнә шул дәвердә үк Тукай Нәмикъ Кәмал, Габделхак Хәмит, Габделхәмит Зыя паша, Тәүфикъ Фикрәт, Халит Зыя, Габдулла Җәүдәтләр иҗаты белән таныша һәм аларны югары бәяли, байтак шигырьләрен ятлап та ала [11: 531].

Тора-бара Тукай төрекнең әдәбиятын гына түгел, аның тарихын, сәясәтен, эчке һәм тышкы көрәшләрен бик яхшы күзаллауга ирешә. Төрек дөньясын вакытлы матбугаты һәм китаплары, анда булып кайткан кешеләрнең сөйләүләре аша яхшы белгәнлектән, аны иҗатында татар һәм бөтен Россия чынбарлыгы белән янәшә куеп чагылдыра. Ул да бердәнбер бәйсез төрки дәүләтне хөр, төрек халкын иркен тормышлы, зирәк аңлы, бәхетле итеп күрергә тели, ләкин чынлыкта аның күршеләреннән һәм алдынгы Европа илләреннән артта калуын күреп борчыла. Әмма:

И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа — борының кылыч:

Гыйльмилә хикмәт базарында синең урының кылыч [13: 175], — дип, кылыч борынлы Ибраһим Шинасый, Нәмикъ Кәмалларны искә төшерә, әле яхшы үзгәрешләр буласына өмет баглый. Төрек җәмгыятендәге томаналыкны, солтан «Габделхәмит исемле аюлар» [14: 175] башбаштаклыгын, золымны камчылый, сатира уты белән көйдерә. Ул яраткан, фикердәш санаган төрек язучыларыннан Нәмикъ Кәмал сөргенгә сөрелә, Габделхак Хәмит җәберләнә, Халит Зыя гаепләнә, аларның әсәрләре Казанга Төркиядән түгел, Көнбатыш Европадан, мөһаҗир төрек басмалары аша килеп ирешә [6: 186-187; 14: 214].

Тукай Төркия тормышын дөрес яктыртып, кыйммәтле мәгълүматлар биреп, милли матбугатыбызны баетканы өчен Йосыф Акчураны һәм Фатыйх Кәримине мактап телгә ала [15: 249-250], чынбарлыкны кәкре көзгедә чагылдырулары өчен кайбер төрек каләмдәшләрен исә «Мәддахе Истанбул шагыйрьләре» (1908) әсәрендә болай шелтәли:

Ушбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияте:

Һа! — имеш, солтан тәти, «Йолдыз» (солтан сарае. — авт.) тәти, кызлар тәти! [12: 221].

Госманлы империясендәге фетнәләр Тукайның игътибарын даими тартып тора.

Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут;

Анда дерзиләр кабынган, монда сүнсә — арнаут [13: 175], — ди шагыйрь аптырап.

Башбаштак залимнең үлеме исә аны «Габделхәмит» (1909) шигырен язарга рухландыра:

Утыз ел хөр фикерләрне үлтерт,

Төрекләрдә азатлык тамрын корыт,

Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт,

Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт, –

Утыз ел казыган баз бик тирән шул,

Менә инде Хәмитең шунда гөмберт! [13: 27]

Г.Тукай иҗатында төрек һәм Төркия темасы һәрвакыт үзәк урыннарның берсен алып тора. «Яшь төрекләр»гә мөрәҗәгать итеп, ул 1906 елда ук «Әлгасрелҗәдит» (9/IX) журналында «Борадәренә нәсихәт» шигырен бастыра һәм анда революцион яшьләрне икейөзле булмаска, көрәштә эзлеклелек һәм кыюлык күрсәтергә өнди [12: 103].

Тукай, авторларын күрсәтмичә генә, татар матбугатында «төрекчәдән» дип шактый күп шигырьләр бастыра. Аларның бер ишесе — ирекле тәрҗемә, икенчеләре — ияреп язу. Мисал өчен шуларның берсе белән танышыйк:

Тән үстерсәң — җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин:

Укып рухыңны гали әйләсәң — Җибрил булу мөмкин [12: 207].

Әмма Тукай ифрат намуслы, иҗатына әһәмиятле этәргеч бирүчеләрнең исемнәрен укучыларына да белдерә. Мисалга, «Күңел йолдызы» шигырен ул 1909нчы елда Габдулла Җәүдәтнең (1869–1932) «Бер кыйтга» шигыреннән илһамланып яза, төрек каләмдәшенең икеюллыгын үз әсәренең эпиграфы итеп бастыра [13: 61].

Г.Тукайның «Мөхәммәдия» көе, «Китмибез» һәм башка әсәрләре дә теге яки бу дәрәҗәдә госманлы дөньясына килеп орына. Мисалга, «Хаксызлыктан котылдык» фельетонында («Ялт-йолт», 1912, № 45), сүз барышында фикеренә терәк итеп, Н.Кәмалның «Кәлабе җәһле кандый гиздекең назендә сахралар» [15: 244] гыйбарәсен китерә. Шагыйрьнең төрек тарихын әйбәт белүен раслар өчен, аның «Кемнәрнең ни дисәң ачуы чыга?» («Яшен», 1908, № 3) юморескасын искә алырга мөмкин. Ул әлеге сорауга: «Төрекләрнең «Аксак Тимер гаскәре килә» дисәң», — дип җавап бирә [15: 73]. Мәгълүм ки, Урта Азия әмире Аксак Тимер безнең ханыбыз Туктамышны җиңеп, Алтын Урда дәүләтебезне аяктан еккан кебек, Кече Азиягә бәреп кереп, госманлылар дәүләтен дә тар-мар итә, солтан Баязитны әсир төшерә. Шунысы кызганыч: Аксак Тимер тарихта татар патшасы сыйфатында танытылганлыктан, күп кенә төрекләр безне милли аңнарында фаҗигале җәрәхәт калдырган шул кансыз, дәһшәтле шәхескә нисбәтләп карый — аның Идел-Урал буйларына килеп, Сарай, Болгар һәм башка күп кенә калаларыбызны һәм салаларыбызны яндырып, җимереп, меңләгән ата-бабаларыбызны кылычтан үткәреп китүен белми. Югыйсә без, болгар-татарлар һәм госманлы төрекләр, бер үк сугыш чукмарының корбаны булганбыз. Аксак Тимернең Идел буена алып килгән һәлакәте киләчәктә Көнчыгыш Европада русларның калкынуына мөмкинлекләр ачкан [3: 160-161]...

Татар, төрек һәм башка тугандаш төрки кавемнәрнең көчәюе аларның үзара якынаюына, бердәмлекләре артуына бәйле икәнлеген XX йөз башы алдынгы татар иҗтимагый фикере тулысынча аңлап эш итә. Төркиләрнең яшәү мәсьәләсен уңай хәл итүдә алар Госманлы империясенә аеруча зур өмет баглый — аның һәр уңышын үз уңышы, һәр кимчелеген үз кимчелеге, үз фаҗигасе итеп хисаплый. «Төркиянең Аурупада тамыр җәя алмау сәбәбе — аның милли чуарлыгында» — дип исәпли Җамалетдин Вәлиди [4: 23]. Төркия хәлләренә Җ.Вәлиди «Милләт вә миллият» әсәрендә дә туктала. «Төркиядә мәдәният вә мәгарифтә, икътисад вә һөнәрдә иң артта калган халык — мөселман халкы, вә боларның иң түбән вә аста калганы — төрек милләте, — ди ул. — Безгә, татарларга, никадәр горурлык ки, Истанбулның төрек очкынын өреп кабызучы җил төньяктан, бездән исте. Бу җил вакытында безнең арабызда торып милли уянуга, милли хәрәкәткә хезмәт итүче бер-ике затның сулышыдыр» [5].

1991 елда «Кардәш әдәбиятлар» (Измир) журналын оештыручыларның берсе булган Явыз Акпынар җәмәгатьчелеккә: «Без, дөньяның кайсы тарафында яшәсәк тә, төрек кавемнәре белән турыдан-туры бәйләнеш корып, аларны танып-белү һәм үзебезне аларга таныту юлын өстен күрик. Үзара барышып-килешеп, алыш-биреш ясап яшик!» [1: 3] — дип мөрәҗәгать итте.

Төрекләрнең татарларга булган хисләре хәзер дә бик җылы. Әйтик, Төркияне икенче ватаннары дип танучы Төркия татарларының күңелендә бүген дә Тукай сазының үлмәс аһәңнәре, аның уйлары, хисләре, якты омтылышлары яши Шунысын да искәртеп узарга кирәк: Әнкараның бер урамы Г.Тукай исемен йөртә [10: 46].

Күргәнебезчә, Г.Тукай иҗатында шәрык әдәбияты һәм иҗтимагый фикеренең тәэсире зур булган кебек, тугандаш төрки халыклар да аңа татар халкының олуг шагыйре, үзләре өчен бөек үрнәк буларак карыйлар. Г.Тукай төрки халыкларның эстетик фикерен якынайтуда, чыннан да, тиңе булмаган урын яулаган. Аны, хаклы рәвештә, барлык төрки кавемнәр үз итәләр, үзләренең сүз сәнгатьләренең табигый бер үрнәге буларак бәялиләр.

 

Нияз Нәкыйп улы Сабирҗанов,

Гүзәл Фәһим кызы Мамина

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (Казан)

Фәнни җитәкче: филол. ф. д., профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе