Җылы язларны каршы алу насыйп булсын

«Әгәр йорт хайваннарына китергән авырлык өчен сезгә кичерелү булса, күбегез гафу ителер иде...» Хәдис Салкынча кышкы көн. Күп карлы өй каршындагы бакча. Тәрәзәдән

БӘЙЛЕ
2011 Мар 23

«Әгәр йорт хайваннарына китергән авырлык өчен сезгә кичерелү булса, күбегез гафу ителер иде...»

Хәдис

Салкынча кышкы көн. Күп карлы өй каршындагы бакча. Тәрәзәдән карап, басып торам.

Күзем кинәт бер яфрагы да калмаган чаган (өрәңге) агачына төште. Аның иң очында диярлек, бер песи утыра. Уңайсызрак утыргандай тоелса да, егылып та төшәрлек түгел. Берәр этнең эзәрлекләвеннән качып котылгандыр, мескенем. Тик якын-тирәдә этләр күренмәсә дә, песи тиз генә җиргә төшәргә җыенмый иде бугай. Нишләп шулкадәрле биек менде икән? Гадәттә, алар этләрдән качканда алай ук өскә менеп тормыйлар сыман. Этнең буе җитмәгән ботакка «кунаклап», эзәрлекләүченең китеп барганын көтеп торалар...

Шундый уйлар белән мин тәрәзә яныннан киттем дә, очсыз-кырыйсыз дөнья мәшәкатьләре илә шөгыльләнә башладым.

Өйлә намазы алдыннан нигәдер шул ук тәрәзә янына барсам, теге песинең һаман агач башында элекке рәвештә утырганын күргәч, аптырап киттем һәм күзәтергә керештем. Менә песием бик зур абайлылык белән, борылып утырырга теләгән кебек, хәрәкәтләр ясарга тотынды. Тотрыклыгын саклар өчен койрыгы белән ярдәм итеп, икенче якка карап утыргач, беразга тынычланып калды. Шулай да тәне көзән җыергандагы күк, калтырап китте шикелле. Димәк, ул агач башында утырып алҗыган. Ә җиргә төшәргә ни сәбәпле җыенмый икән? Әллә куркамы? Инде мин чаган очындагы мәчене кызыксынып кына күзәтү халәтеннән узып, борчыла вә кайгыра башлаган идем. Күңелемне Аллаһының мәхлугын җан өзгеч кызгану хисе биләп алды. Аш бүлмәсе тирәсеннән дә урап килдем. Намаз вакыты якынлашканына игътибар итеп, сәгатькә дә күземне төшердем. Тынычлана гына алмыйм бит...

Песи нишли икән? Карасам, һаман шунда утыра! Мин аңладым! Йөрәк жу-у итеп куйды. Песи мескен күпме вакыт утырадыр инде-анысын белгән юк! Мин генә дә аны инде ярты көн күзәтәм булып чыкты. Төшә алмый ул, ахрысы, агач башыннан. Бәлки куркадыр. Ныклап карагач, шул ачыкланды: ул утырган ботакның астагысы шактый нечкә икән. Шуңа күрә дә ул борылырга да куркып утыра, ахрысы. Гәрчә тәпиләре әллә кайчан арыган булса да.

Мин тиз-тиз генә киенә башладым. Аякка кроссовка, өскә җиңел куртка, башка куян бүреген эләктердем дә, чыгып йөгердем. «Пес-пес, пес-пес»,-дип чакырсам да, ул селкенмичә дә утыруын дәвам итә, коңгырт-яшел күзләрен тутырып, миңа күктән карый. Дәшми.

Башта тимер койма өстенә мендем, аннары җайлырак ботакларына тотына-тотына, агач башына үрмәләргә керештем.

Чаганның теге нечкә ботагына менеп җиткәч, песине үземә чакырып та карадым, ләкин бернинди җавап юк. Тик аңа кадәр кулым җитми. Ул ышаныч тулы күзләре белән дәшмичә генә миңа карап тора. Шул арада әзрәк кенә селкенеп тә куя.

Минем кулга сикермәс инде ул. Моның өчен аңа хәл дә, тәвәккәллек тә кирәктер. Ә алар, минемчә, ошбу җан иясендә шактый кимегән. Агачның песи «кунаклаган» җиренә менү өчен бер нечкә ботакка үрелеп тотынып, аннан да зәгыйфьрәгенә басарга кирәк. Мин шулай эшләргә ниятләдем. Әгәр ул ботакның төбенәрәк баса алсам, сынып китмәс кебек тоела. Ике аякны да шул ботак төбенә куеп, бер кул белән икенче ботакка ябышып, уң кулым илә песине күкрәгеннән тотып күтәрдем. Песием дәшми дә, каршылык та күрсәтми. Үзе миңа күзләрен тутырып караган, ә тәне ут сыман кайнар...

Менә ул йомшак тәпиләре белән минем беләккә тотынды. Аннары аны агачның юанрак ботагына алып куйдым. Песи мине аңлады. Ул тиз генә тырнаклары белән агач кайрысына ябышты да, әле уңга, әле сулга карый-карый, аска төшә башлады.Мин дә аның хәрәкәтләрен кабатларга тырышып, түбәнгә таба юл алып, җиргә аяк басканда, песием «рәхмәт» дигән сыман койрыгын болгап, җылы торба астына йөгереп кереп югалды.

Мин шулай уйлыйм: кышкы салкында агач башыннан озак төшә алмыйча, интегеп утыра торгач, аның тән температурасы да күтәрелгәндер, мөгаен. Җылы торба астында йомшак урын табып, тәнеңә сихәт ала күр, песекәем. Исән-имн килеш җылы язларны каршы алу насыйп булсын үзеңә.

Мәгариф РАЯНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе