Кәләш -кичәнең королевасы!

Мәгриб (Марокко) илендә туй иң матур мәҗлесләрнең берсе булып санала. Традиция буларак, Мароккода туйны төнлә бәйрәм итәләр. Кияү белән кәләшнең

БӘЙЛЕ
2011 Мар 21

Мәгриб (Марокко) илендә туй иң матур мәҗлесләрнең берсе булып санала. Традиция буларак, Мароккода туйны төнлә бәйрәм итәләр. Кияү белән кәләшнең тормыш дәрәҗәсен, җитешлеген кунаклар санына, өстәлнең муллыгынна, бәйрәм итә торган бүлмәнең сыйдырышлыгына карап бәялиләр. Өйләнүчеләрнең матди якларына карамыйча, бу чара тиешле дәрәҗәдә узарга тиеш.

Җирле халык фикеренчә, туй ул бәйрәм генә түгел, ә үз — үзеңне күрсәтә торган урын да. Хатын-кызлар бу мөмкинлекне ычкындырмыйча матур киемнәр, елмаю һәм биюләр белән үзләренә җәлеп итәләр. Алтын бизәкләр Мароккода иң яхшы бүләк һәм абруйлык билгесе булып санала, алай гына да түгел, ире үлсә яки гаилә таркалса, алар мәһәр булып тора.

184,95 KbБарлык бу - күз буяулар ахырда үзенә күрә бер гадәткә әйләнеп кайта. Шуның өстенә иң абруйлы хатын-кызлар үзләренең билләренә уч төбе калынлыгында булган алтын билбаулар киеп куялар. Туй барышында бертуктаусыз музыка уйный, барабан тавышлары, милли музыка кораллары кияү белән кәләшне шатландырып тора.

Кәләш- кичәнең королевасы!

Шулай итеп, бөтен туй мәхшәре кәләш тирәсендә әйләнә. Ул үзәк фигура булып тора, гореф-гадәт, традицияләр күбесенчә аңа юнәлдерелгән. Кәләш өчен бу бәйрәм тәнне чистарта торган сөтле ваннага керүдән башлана. Аннан соң кына белән тәнгә рәсем (менди) ясыйлар. Күп гарәп хатын-кызлары моны бәхет китерүче һәм кайгылардан саклаучы ырым дип саный. Шулай итеп, кәләшкә рәсем ясыйлар, ә калган кынаны җиргә күмәләр-никахны һәм иренеңне «читкә китүдән» саклар өчен.

Туй күлмәген кияр алдыннан кәләш ярдәмчеләре аның чәчен матурлыйлар, бизәндерәләр һәм кыйммәтле, затлы бизәнгечләр белән бизиләр. Шулай ук кәләшнең башына бит челтәре белән тукылган баш киеме кидерәләр.

Монда искиткеч туй күлмәкләре тегәләр. Алар төрле тукымалардан (атлас,ефәк, тафта-юка тукыма, муслин) озын һәм киң, чигелгән, ялтыравыклы һәм киң билбаулы булалар. Бу киемнең ике төре була-кавтан һәм тҗкшейта. Тҗкшейта ике күлмәктән тора, беренче каты юка ефәк тукымалардан тегелә, икенче каты бәрхет, хәтфәдән. Кавтан исә чигелгән, киң җиңле озын күлмәк, аның өстеннән киң алтын билбау киелә.

Бәйрәм барышында кияү белән кәләш берничә кат киемнәрен алыштыралар. Кәләш, мәсәлән, 6-7 тапкырдан да кимрәк түгел. Бу очракта ярдәмчеләрсез булмый, чөнки бер кием берничә килограмм авырлыгында һәм аның катлаулылыгы кәләш өчен сынауга да әйләнергә мөмкин.

Парларның һәрбер чыгышын оркестр һәм кунаклар махсус җырлар белән зурлап каршы ала. Бу җирләргә хас булганча, кәләшнең дуслары-негаффа- кияү белән кәләшне күмәкләшеп данлыклыйлар. Чыгышлардан соң, парлар тәхеткә утырып, кунаклардан махсус котлаулар алалар, теләгәннәре фотога төшә. Менә шундый ике — өч чыгыштан соң кунакларга тәмле ризыклар чыгара башлыйлар.

Маркко табынының могҗизалары

98,38 Kb Традиция буларак беренче итеп өрек һәм кара җмеш белән томалап пешерелгән ит чыгарыла аннан соң — пастелла. Пастелла — ул катлы бәлеш, аның катлары: томалап пешерелгән тавык итенең кисәкләре, кыздырылган һәм шикәр белән тарттырылган бадәм агачы чикләвеге, шикәр белән томалап пешерелгән суган һәм вак кына туралган кыздырылган йомыркадан тора.

Өстәвенә, барысы да эретелгән атланмай белән сеңдерелгән. Гаҗәеп тәмле ризык барлыкка килә. Десертка исә җиләк-җимешләр чыгарыла-җир җиләге, әфлисун, алмалар һ.б. Моның белән сый-хөрмәтнең беренче өлеше генә тәмамлана. Соңрак тәм-том әйберләре, татлы ашамлыклар белән чәй һәм төрле эчемлекләр чыгарыла.

Шуннан соң гына мәҗлеснең тәмамлану өлеше башлана. Кияү белән кәләшне күтәреп йортә торган утыргычларга аерым утыртып, гомуми котлаулар өчен югарыга күтәрәләр һәм бу бәйрәмнең иң югары ноктасы дип тә әйтеп була.

Оркестр уйный, барабаннар тавышы тынмый, кунаклар биеп, күңел ача. Шуннан соң, кәләшне кияүгә тапшыралар, икесен дә түрдә күтәреп йөриләр, җитмәсә, күтәреп йөртүчеләр бии-бии йөриләр. Кияү сөйгәненә бик күп бүләкләр бирә-алтын бизәгечләр, аяк киемнәре, өс киемнәре. Бүләкләр бүлмәнең иң зур урынын алып тора, шуңадыр да Мароккода күп хатынга өйләнү киң таралмаган.

Ахырда кәләш традицион ак күлмәген киеп, ире белән өстәлләр аша үтеп, һәрбер кунакка рәхмәтләрен белдереп, конфет белән сыйлыйлар.

Аннан соң парлылар, кунаклар белән саубуллашып, беренче никах төнен үткәрергә отельга юнәләләр. Шуның белән бәйрәм тәмамланган дип санала, кунаклар таралыша башлый.

Сәйдә БАРУДИ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе