Коръән укуның файдасы зур

Мәчеттә иң хөрмәтле вә ихтирам ителә торган кешеләрнең берсе ул Сәвия ханым (исемнәр үзгәртелде). Җомга көннәрендә ул ашыкмыйча гына Казандагы бер

БӘЙЛЕ
2011 Мар 18

Мәчеттә иң хөрмәтле вә ихтирам ителә торган кешеләрнең берсе ул Сәвия ханым (исемнәр үзгәртелде). Җомга көннәрендә ул ашыкмыйча гына Казандагы бер гыйбадәтханәнең ишеген ачып кергәч, андагы барча мөселманнар белән тыйнак кына итеп: «Әссәләмәгаләйкүм»,- дип исәнләшер. Аннары икенче катка күтәрелер һәм андагы мәчет әһелләренә сәлам биреп узар.

Куанып яши ул иман йортына көннән-көн күбрәк инсан килүенә. Аеруча җомга намазы вакытында фарыз залы кеше белән тулы була. Тик Сәвия ханымның күңеле үзенең тормыш хәлләрен җәелеп сөйләүне өнәми. Моны тыйнаксызлык билгесе дип саныйдыр, күрәсең. Ә шулай да беркөнне миңа аның хәятендәге кыйссаларны тыңлау һәм бик авырлык белән генә бу хакта язырга рөхсәт алу насыйп булды.

...Әти-әнисе бик иртә гүр иясенә әйләнә Сәвиянең. Апасы Сабира 1948 елда 12 яшьлек Сәвияне һәм аның сеңлесе Сәкинәне Үзбәкстан якларына алып китә. «Минем янда ач-ялангач булмассыз»,-дип аңлата ул үзенең бу карарын. Алар Ташкенттан шактый ераклыкта урнашкан бер калада үзбәкләр белән аралашып үсәләр һәм мәктәптә укыйлар. Сәвиягә бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә. Ул 1955 елда тәүге тапкыр укытучы сыйфатында мәк тәп бусагасын атлап керә һәм 40 ел буена берөзлексез балалар укыта. Эшен яратып, тәм табып башкара. Рәсим исемле татар кешесенә кияүгә чыгып, 5 бала табып үстерә.

Тик рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, җирсү хисләре кичерә. Татарстан гел дә күңелен кымырҗытып, үзенә тартып тора.

Тәкъдирендә ни язылган булса, шуннан уза алмыйдыр ул адәм баласы. Менә бер-бер артлы кайгы-хәсрәт аларның ишеген шакый.

«Көтмәгәндә-уйламаганда 2 улым гүр иясенә әйләнде. Капкадан чыгуга, берсен машина бәрдереп китте. Ә икенчесе-пәһлеван гәүдәле Айрат улыбыз бандитлар кулыннан һәлак булды. Ул армиядә хезмәт итеп кайтты, аннары төзелеш институтына кереп, аны уңышлы гына тәмамлады. Бер оешмада инженер булып эшләргә кереште. Намазларын да укый башлаган иде. Матур киенеп йөрергә яратты. Машина да алып бирдек үзенә. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннана йөри, дип бик белеп әйткән борынгылар. Улларыбыз җан тәслим кылгач, йөрәгемә кара кан саугандай тоелды. Үксеп-үксеп еладым. Күзләрдәге яшьләрем кибеп бетте. Ул чактагы безнең хәлләрне үз башына шундый кайгы-хәсрәт төшкәннәр генә аңласа аңлый торгандыр. Әмма мин берәүгә дә андый язмышны теләмим...»-ди Сәвия ханым дымлы вә моңсу күзләрен түшәмгә төбәп.

Аның сүзләренә караганда, бу фаҗигане бигрәк тә ире Рәсим авыр кичергән. Ул аларның башына төшкән бәла-казаларны кемгә дә булса сөйләп, күңелен бушатмаган, эчтән янган, эчтән кайгырган.

Татарстанга күченеп кайтуларының бер сәбәбе дә шул: авыр кичерешләрдән беразга гына булса да онытылып тору халәтеннән гыйбарәт икән. Тик балаларның ачы язмышы онытыла торган кайгы түгел шул...Тиздән аның ире авыруга сабыша һәм моннан 4 ел элек мәңгегә күзләрен йома.

Күзләр димәктән, әллә инде күп дәфтәрләр тикшергәнлектән, әллә күз яшьләре кибеп беткәнлектән, Сәвия ханымның күзләре начарая. Ә беркөнне төпчек улы белән «Тасма» янындагы кибеткә кергәч, ул бер күзенең бөтенләй диярлек күрмәвен абайлап ала. Кичекмәстән нәрсә булса да эшләргә кирәк аңа. Намазны балачактан ук өйрәттеләр, анысы. Фарыз булган мөһим гыйбадәтләрен калдырмый ул болай да. Шулай да ниндидер гамәлне кылып бетермәгәндәй тоела иде аңа. Уйлана торгач, тәки эзләп тапты: баксаң, дөнья артыннан куып, Коръәнне ныгытып укый алмаган икән ул! Ә начар күрүче теге күз бу изге эшкә комачаулык итмәсме? Шөкер, монысына да җае табылды. Улы Илнур аңа эре гарәп хәрефләре белән басылган зур Коръән китабын алып кайтып бирде.

Шуннан нәрсә булды дисезме? Изге китапны кулларына алып, аннан «Фатиха» сүрәсен укыганда ук теге күздәге элпенең ачылып киткәнлеге сизелде. Шуннан ул әлеге китап укуны көн дә үти торган күркәм гадәткә әйләндерде. Бераз соңрак чын мәгънәсендәге могҗиза барлыкка килде: сукыраеп барган теге күз тәмам ачылды, хәтта элеккеге хәленә кайтты?!

Ул вакыйгалардан соң инде шактый карлар яуды, сулар акты. Бүгенге көндә Сәвия ханымның күзләре, Аллага шөкер, Коръәннең вак хәрефләр белән язылганын да укый ала. Менә шуңа күрә дә куанычы эченә сыймый аның. Инде ул 2 тапкыр Коръәнне хәтем кылды, ягъни изге китапны тулысынча укып чыкты. Хаҗга барып кайту бәхетенә дә иреште.

«Коръән укуның күзгә генә түгел, авырткан аякларыма да файдасы тиде. Тик изге китапны бәдәнемә шифа булсын, дип кенә түгел, ә Аллаһының ризалыгын алу максаты белән укырга кирәк. Сезгә киңәшем шул: аз гына буш вакытыгыз чыктымы, аны әрәмгә үткәрмәгез,башта тәһарәтләнеп, аннары Раббыбыздан иңгән изге китапны кулыгызга алыгыз. Балаларымны да мин дингә керегез дип мәҗбүр итмәдем, үзләре белеп намазга бастылар. Аллага шөкер, барлык туганнарым, шул исәптән оныкларым да, намазлы бүгенге көндә»,-диде горурлык хисләре кичергән хәлдә үзен әле дә мәгърур тотарга көч тапкан Сәвия ханым Борһанова.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе