"Болгар" кунакханәсе урынына нәрсә төзиләр?

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шактый гомере узган «Болгар» кунакханәсе урынында кызу темплар белән төзелеш эшләре бара. Әле кайчан гына биек дивар артында кеше күзеннән яшеренеп башланган эш

БӘЙЛЕ
2011 Мар 10

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шактый гомере узган «Болгар» кунакханәсе урынында кызу темплар белән төзелеш эшләре бара. Әле кайчан гына биек дивар артында кеше күзеннән яшеренеп башланган эш хәзер ике катлы йорт хәтле булган. Монда нәрсә төзелә? Төзелешне кем алып бара? Без бу сорауларны Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм файдалануны контрольдә тоту дәүләт идарәсе җитәкчесе Игорь Нес­теренкога бирдек. Ул исә, борчылырга сәбәп юк, дип тынычландыра.

– Чыннан да Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатында «Болгар» кунакханәсен яңадан торгызу эшләре башланды. Аның проекты шәһәр җитәкчелеге һәм министрлык тарафыннан расланды. Проект буенча бинаның беренче катында Габдулла Тукайга багышланган экспозиция урнаштырылачак. Аны Татарстан Милли музее әзерли.

Яңа бинада Тукай рухы сакланырмы соң? Без бу сорауны Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинга бирдек. Ул: «Без экспозиция гына түгел, бәлки Тукай рухы булган бина эшләнсен иде, дигән теләкләребезне җиткергән идек инде. Аны исәпкә алганнармы — анысыннан хәбәрдар түгелмен», — дип җавап бирде.

32,82 KbӘ менә «Азатлык» радиолары корпорациясе директоры, Россия татарларының милли-мәдәни автономияләренең Федерация киңәшмәсе рәисе Римзил Вәлиев «Болгар» кунакханәсе Тукай йорты түгел дигән фикердә:

– Тукай кайда гына яшәмәгән. Шуңа күрә булачак бинада музей гына була ала. Аныграк әйткәндә, бу — «Болгар номеры» дигән тарихи урын. «Татнефть»нең ярдәмче компанияләре төзелешне башлауларына шатланам, болай да озакка сузылды бит. Чөнки баштан Тукайның юбилеена бинаның бер өлешен булса да өлгертербез дигәннәр иде. Мин кунакханәне сүткәнче үк булачак йортның эскизын элеп куюларын таләп иткән идем, әмма «Ершовский» компаниясе («Татнефть»кә карый) егетләре артык тыйнак булып чыкты, ахры.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина исә бу йортның Тукай белән бәйләнеше булачагына шикләнә:

– Чит илләрдә андый тарихи йортларны хәтта юмыйлар да. Алар энтик йортлар дип санала. Андый йортларда рух яши дигән фикердә торалар. Чит илдә тарихи йортларның язмышы күптән хәл ителгән. Ә бездә «Болгар» номерларын Корбан гаете кичендә җимереп, хәзер инде халыкның авызын каплыйк, дигән сыман нидер корырга җыеналар икән, мин анда Тукай рухы булыр дигән фикердә тормыйм. Ә бит Балтыйк илләрендә иске йортларны эчтә калдырып, өстенә яңа йортларны төзиләр. Безнең халыкның тавышлануы, ачулануы да нәкъ шуңа бәйләнгән.

Фотохәбәрчебез Дмитрий Бунтуков реставрациягә яраксыз бинаны җимергәнче төшереп калган иде. Төзелеш башланды. Яңа бина элеккегесен хәтерләтерме — бусын киләчәк күрсәтер.

Тик шунысы аңлашылмый: ни өчен проектны алып баручылар аны җәмәгатьчелек күзеннән яшерергә тырыша? Бинаны кемдер акчага сатып алса да, Тукай яшәгән «Болгар» номерлары ул — милли ядкарь. Халыкның анда нәрсә төзелгәнен, бинаның нинди булачагын, Тукай истәлегенә анда нинди урын биреләчәген төгәл белергә хакы бар.

Кызганыч, «Болгар» номерларын җимергәндә күзәтелгән башбаштаклык һәм битарафлык төзелеш вакытында да дәвам итә.

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА,

"Ватаным Татарстан"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе