Мөфти Мөхәммәдҗан хәзрәт Хөсәенов

1784 елда Сембер һәм Уфа өязләренә генерал-губернатор нтеп билгеләнгән Осип Андреевич Игельстром беренче эш итеп Уфада рухи вазифага ирешергә теләк белдерүчеләрдән имтихан алу

БӘЙЛЕ
2011 Мар 09

1784 елда Сембер һәм Уфа өязләренә генерал-губернатор нтеп билгеләнгән Осип Андреевич Игельстром беренче эш итеп Уфада рухи вазифага ирешергә теләк белдерүчеләрдән имтихан алу өчен махсус комиссия төзергә ниятли.

Дин һәм вөҗдан иреге игълан иткән империянең «дилбегә»не бушатканы сизелә, бy якларда мөһаҗирлыкка чыккан муллалар күбәя. Алар бер урыннан икенчесенә күченәләр, теләсәләр — кире кайталар. Мулла һәм ахуннарның исәбен чикләүчеләр күренми дә. Алар мәхәллә халкы хисабына көн күрә, белем дәрәҗәләрен дә беркемнең тикшергәне юк.

Шул рәвешле Уфада һәм Оренбург өлкәсендә дин әһелләренең гыйлемен махсус комиссиядән тикшертергә дигән карарга киленә. Аңа ике ахун һәм ике мулла әгъзалар итеп алына, утырышларда губерна прокуроры катнашырга тиеш була. Хәтта бу комисссиягә елына 680 сум көмеш акча да билгеләнә. Әмма Әби патшага тәкъдим ителгән проект аның тарафыннан бөтенләй башка язмышка дучар була, ягъни ул аны киң колач белән җәелдереп җибәрергә карар кыла. «Ни өчен аның йогынтысы фәкать Уфага гына кагылырга тиеш? Ә Казан, Новгород һәм башка калаларның муллаларын кем сынар?» — дип сорый ул. Димәк, биредә имтихан комиссиясе төзү белән генә чикләнеп калырга ярамый. Ә Кырымдагы Таврия өлкәсе үрнәгендә Дини җыелыш дигән оешма булдырырга туры киләчәк, ә мөфтигә мөселманнар сайлап куйган өч утырышчы булышачак. Кырымлылардан тыш, бу мөфтияткә Росссиянен барлык мөселманнары буйсыначак дигән карар кабул ителә.

Беренче мөфти

Тик беренче мөфти итеп кемне куярга? Тиздән бу мәсьәлә дә хәл ителә. Утырышта Уфа провинциясенең Солтанай авылында туып-үскән, югары дини белемне Бохара, Кабул, Оренбург, Каргалы авылы мәдрәсәләрендә алган Мөхәммәдҗан Хөсәенов кандидатурасы карала. Бу уңайдан 1788 елның 22-23 сентябрьләрендә Әби патша тарафыннан имзаланган Указ пәйда була, бу документта исә Уфада Дини җыелыш оештыру, мөфти итеп Мөхәммәдҗан хәзрәт Хөсәеновны билгеләү турында әйтелә.

М.Хөсәенов Көньяк Уралда, Урта Азия илләрендә, Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказда Әби патшаның сәясәтен үткәрүдә зур көч куя. Ул шулай ук казах ханнары һәм солтаннары белән сөйләшүләр алып бара. Аның тырышлыгы Екатерина II тарафыннан да билгеләп үтелә, 1785 елда мөфтигә «Беренче ахун» дигән исем бирелә. М.Хөсәенов Казан университеты Советының мактаулы әгъзасы итеп кабул кылына. Бриллиант медаль белән бүләкләнә.

Уфада Дини җыелыш барлыкка килгәннән соң, Россиянең күпчелек өлешендә мөселман руханилары дөньяви закон нигезендә билгеләнергә керешә. Шул ук вакытта биредә шәригатьнең шактый мөһим шартлары да, җирле гореф-гадәтләр дә исәпкә алына. Идел буенда һәм Уралда Россия дәүләтчелеге таралган чорда мөселман руханиларын сайлау саклана, әмма дин әһелен теге яки бу вазифага кую губерна хакимияте тарафыннан раслана.

Дини җыелышта башта кеше ислам тәгълиматы буенча имтихан тапшыра, аннары дини йолаларны гамәлдә эшләп күрсәтә. Бу сынауның нәтиҗәсенә карап, аңа ахун, яисә мөхтәсиб, имам хатип яки мөэзин дигән дәрәҗә бирелә һәм алар таныклык язуы белән раслана. Уфадагы мөфтияттә бер үк вакытта укытучылык белән шөгыльләнүгә рөхсәт бирә торган «Мөдәррис– Мөгаллим» яки «Мөгаллим-сибиан» («саби» сүзе гарәпчәдән «балалар» дип тәрҗемә ителә) дигән таныклыклар тапшырыла. Аннары теге яки бу кандидатның документлары губерна идарәсенә җибәрелә. Әгәр дә бу белгечнең мәхәллә халкы һәм дәүләт каршында гөнаһлары булмаса, аңа җаваплы вазифаны үтәргә рөхсәт итүче «Император Указы» тапшырыла. Менә шул мизгелдән башлап, дин әһеле указлы муллага әйләнгән һәм үзенең вазифасына керешергә мөмкинлек алган.

Дөрес, мондый тәртип барлык җирләргә дә урнашып китә алмаган. Шулай да ул мулла вазифасының һөнәр булып китүендә мөһим роль уйнаган.

Тарихчы Данил Азаматовның фикеренчә, мәчет хезмәткәрләренең рәсми өстенлекләре һәм хокуклары күп булмаган. Аларның законда каралган өстенлеге шул: җисми яктан җәзалаудан азат ителгәннәр. Гадәттә, авылдагы җәмәгатьчелек имамның акчаларга һәм ризык белән түли торган салымнарын үз өстенә алган. Муллалар авылның башка кешеләре белән бергә юл, күпер төзүдә, йөк ташу эшләрендә дә катнашмаганнар. Хөкүмәт тарафыннан муллаларга хезмәт хакы билгеләү мәсьәләсе берничә тапкыр тикшерелсә дә, ул билгеләнмәгән. Хөкүмәт яхшы эшләүче муллаларга медаль тапшыру белән генә чикләнгән. Шуңа күрә дә имамнарның тормышы, көнкүреше күпчелек очракта мәхәллә халкы өстенә төшкән булган.

1796 елның ахырыңда Әби патша вафат була. Император Павел 1нең Указы нигезендә дәүләт яңа губерналарга бүленә. Анда Уфа губернасының Оренбург губернасы буларак төзәтелүе хакында әйтелә. Оренбург губернасының губернаторы итеп барон Осип Игельстром билгеләнә.

Дәгъвалашу, суд юлларында йөрү мөфти М.Хөсәеновның дәрәҗәсенә суга. Хатын-кызлар белән бәйле вакыйгалар алай ук куркыныч булмаса да, дин әһелләренең гаепләүләре аның тарафыннан аеруча авыр кабул ителә. Ислам белгече Д. Азаматовның язуынча, 1803 елда мөфтине шәригать кануннарын бозуда гаеплиләр. Эчке эшләр министры В.Кочубейга юлланган үтенечтә Абдулла Хисаметдинов дигән кеше мөфтинен гөнаһларын — ефәк киемнән йөрүен, алтын савыт-сабадан файдалануын, биш вакыт намаз укымавын тәнкыйть итә. Бу хатта мөфтинең башка харам гамәлләр кылуы да, ягъни аңа җайсыз кешеләрне вазифаларыннан алып, башбаштаклык итүе, ришвәт алучы өяз ахуннарын яклавы да санап кителә. Мөфтигә иң зур гаеп итеп, аның карамагындагы мәхәлләләр буйлап йөрергә чыккач һәм имтиханнар вакытында бүләк сыйфатында бирелгән әйберләрне алуы турында әйтелә. А Хисаметдиновның фикеренчә, мөфти үзенең йортында сыныу уздырган чагында муллалардан –20, ә кайвакытта тагын да күбрәк –30 һәм 50 сум акча ала. «Муллалыкка лаеклы булып та акча бирмәгән кешегә мөфти хәтта шәригатьтә булмаган сорауларны яудыра. Шул рәвешле ришвәт бирмәгән кешегә имам булу мөмкинлеге юк» , — дип яза А.Хисаметдинов.

Бер елдан соң сигезенче башкорт кантоныннан Лагирево авылы ахуны Яныбай ИшМөхәммәдев 4 дин әһеленең мөфтигә ришвәт бирергә мәҗбүр булуы турында чыгыш ясый. Я.ИшМөхәммәдев мөфтинең кыланмышлары турында хәрби губернатор Болконскийга хат язып мөрәҗәгать итсә дә, моның нәтиҗәсе күренми. Губернатор Болконскийның шәхси фәрманы нигезендә, бу мәсьәләләр буенчә җентекле тикшерү үткәрелә. Суд хезмәтләре Казан һәм Оренбург губерналарына караган берничә өяз муллаларыннан сораштыру уздыралар. Аларның күбесе мөфтигә ришвәт бирүне кире кага. Шул ук вакытта бу губерналарның берничә мулласы М. Хөсәеновның төрле бүләкләр алуы хакында белдерә. Казан губернасындагы халык арасында мөфтинең ришвәт алуы турында имеш-мимешләр йөрүе турында ишетелә, ләкин алар бернинди дәлил белән дә ныгытылмаган килеш кала бирә. Шулчагында Мөхаммәтҗан Хөсәеновның чынлап торып ачуы кабара. Ул аңа тагылган барлык гаепләүләрне хөкүмәт Сенатында карауны таләп итә. Аңа каршы җинаять эшен ачуга фәкать император гына рөхсәт бирә ала, дип уйлый ул. Үз дигәненә ирешүчән мөфтинең тырышлыгы бушка китми. 1811 елның октябреңдә мәгариф министры А.Голицын губернатор Г. Болконскийга юлланган язмача мөрәҗәгать итүендә императорның мөфтигә карата суд эшләрен туктатырга кушуын әйтә. Шул рәвешле мөфти югары дин әһеленең кагылгысызлыгына, мөфти дәрәҗәсенең абруе күтәрелүгә ирешә. Ә Яныбай ИшМөхәммәдев исә үз вазифасыннан читләштерелә.

Мөфтияттә дини гыйлем бирү дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләләре даими рәвештә тикшерелә. Дини җыелышка караган округта мәктәп һәм мәдрәсәләр һаман күбрәк ачыла бара. Шулай да алардагы укыту гарәп әлифбасын өйрәнү, Коръәнне дөрес укуга һәм дини схоластикага (коры фәлсәфә) кайтып кала. Мондый әзерлекнең чикләнгәнлеге үзен күбрәк сиздерә башлый. 1818 елда мөфти М.Хөсәенов мәгариф министры А.Голицынга мөселманнарга белем бирүне яңарту проектын юллый. Ул анда Оренбург хәрби губернаторы һәм Казан университеты каршында 2 мөселман училищеларын булдыруны тәкъдим итә. Бу уку йортларына татар һәм башкортлардан тыш, күршедәге Азия халыклары вәкилләрен дә укыту өчен җәлеп итәргә мөмкин булуын әйтә. Әлеге училищеларда ул студентлар рус һәм Европа телләрен, төгәл һәм табигать фәннәрен дә өйрәнергә тиеш икәнлеген белдерә. Мөфти хәтта бу училищеларга үзенең зур китапханәсен тапшырырга әзер булуын да хәбәр итә. Мөфтинең бу ниятен сокланып кабул кылалар, аны мактыйлар. Тик мөфтине башка нәрсә борчый: Казан уку округы попечителе М.Магницкий бу мөселман уку йортларын православиенең миссионерлык үзәгендә әйләндерергә нияте барлыгын әйтә. Мөфти монда аларның мөселманнарны исламнан яздыру өчен кылырга әзерләнгән яшерен ниятләре булуын күрә. Бу аны шулкадәрле куркыта ки, ул үзенең барлык белем бирү проектларыннан баш тарта.

Мөфти Мөхәммәдҗан хәзрәт Хөсәенов 1824 елның җәендә Уфа өязенең Атҗитәр авылында вафат була һәм шуның зиратында дәфен кылына.

(Бу өзек Сергей Синенконың «Мусульманское духовное собрание» дигән китабыннан кыскартып тәрҗемә ителде.)

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе