Динем — җанымда. Ә синеке?..

Гомер юлымда әллә нинди вакыйгалар шаһиты булырга туры килде. Ләкин нигәдер гаепле кешене аклый торган сәбәпләр эзләдем. Абыемны чәнчеп үтергән кешегә суд ясалган вакытта

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 19

Гомер юлымда әллә нинди вакыйгалар шаһиты булырга туры килде. Ләкин нигәдер гаепле кешене аклый торган сәбәпләр эзләдем.

Абыемны чәнчеп үтергән кешегә суд ясалган вакытта хөкем ителүченең йөкле хатынына карап: «Нишләр инде бу апа, өч баласын бер башы ничек үстерер? Карынындагы бала туып, теле ачылгач, әтием кайда дип сорар бит...» — дип, аны кызганып утырган идем. Ә абыемның ни гаебе бар, аның дүрт сабые калмадымы? Шушы авырлы хатынны ире типкәләп кыйнаганда арага кереп яклаганы өчен гомере белән түләде бит. Ә әнием, бишенче баласын күмгән ана, ничек түзәр? Әлеге фаҗигадән соң кырык көн узгач абыемның Салават исемле җиде яшьлек улы табиблар кулында җан биргәч тә, табиб хатынны акларга сәбәп эзләдем. Аның үз гаебен танып, өзгәләнеп елаганын күреп: «Бу апа бүтән эшләмәсен иде инде, тагын шулай ялгышса, борчылып йөрәк чире белән үләчәк бит» , — дип кызгандым. Ә ул хатынга пычагым да булмады, яши, көлә (ишетүемчә, Салават энем үлгәннән соң аның гаебе белән тагын дүрт кешенең гомере өзелгән).

Быел бер инвалид аркасында дүрт йорт янып көлгә әйләнде. Һаман шул инвалидны акларга маташам: сызлануына түзә алмагач эчкән бит, рәхәтенә чыдый алмаганга түгел, дим. Хатыны ташлап китмәсә, бу фаҗига булмас иде, дим. Ире сәламәт вакытта, көрәп акча эшләгәндә яшәде бит шуның белән дип, хатынын гаеплим. Әнием гел әйтә иде: «Балам, кешенең гаебен эзләмә, әле кабыкка менмәгәндә (үлмәгәндә), мин болай эшләмәм дип әйтеп булмый, язмышыңда язылган булса, берни эшли алмыйсың».

Тик мин аңламаган, аклау таба алмый интеккән берничә вакыйга бар. Берсен тыңлап карагыз әле, бәлки сездә җавап табылыр.

Үтә чибәр, галәмәт булдыклы бер танышым бар. Нык яратып, керәшен татарына кияүгә чыкты. Бер эштән дә курыкмый ул, ирләр эшеме, хатыннарга кулайракларынмы — умыра гына. Өстәвенә ачык йөзле. Сирәк очрый мондыйлар. Ләкин ул мине шаккатырган нәрсәләр дә эшләп ташлый. Колагындагы бишәр-алтышар тишекне күреп ияләнгән идем инде, ә бервакыт кендеген тишеп, алка таккан һәм аны кеше күзенә «чыгарып салган»! Мин дә «мөгезләр чыгаргалыйм», ләкин болай ук түгел бит инде...

Менә шул хатынның тормышы, ничектер, күзгә күренеп авырайды. Ире эчә иде, эшеннән кайтып килгәндә өстеннән мотоцикл чыккан. Мотоциклчыны да, ирне дә сырхауханәгә озатканнар. Табиблар тырышлыгы белән генә исән калганнар. Ләкин танышымның ире инде инвалид. Күптән түгел ул хатын белән сырхауханәдә очраштык. Шунда кинәт кенә аның муенындагы алтын чылбырында ялтырап торган хачка күзем төшеп, күз алларым шәп-шәмәхә төскә керде. Танышымның бер сүзен дә ишетмичә, диварга сөялеп шактый гомер тордым. Аннан бәдрәф бүлмәсенә көч-хәл белән кереп, битемә учлап салкын су сиптем. Китми генә бит күз алдымнан теге чылбырдагы әйбер! Күрмәгән нәрсә түгел югыйсә. Керәшен дусларым, урыс, мари, чуваш, удмурт дусларым күп — авылларыбыз янәшә бит, тыгыз элемтәдә яшибез. Зөбәрҗәт, Кадрия, Фирая кебек якын бит миңа югыйсә Алена, Лиза, Анфиса, Зоя да — бер аерма күрмим. Анатолий белән Илфат икесе дә бик якын миңа. Кода-кодагыйларымның муеннарында да шундый ук хачлар.

...Аңыма килә алмыйча азапланганда табибка керергә чиратым җитте. Әстагъфирулла, кан басымым 200гә 150! Табибның күзләре шакмакланды (чөнки иртән генә үлчәгән иде бит әле, ул вакытта 110га 70 иде). «Өч сәгать эчендә шушы хәлгә килердәй нәрсә булды?» — диде. Хәзер уза ул дип, укол кадатып, көч-хәл белән машинага чыгып утырдым. Халәтемне аңлый алмыйм гына. Чәнти бармак кадәрле генә нәрсә мине ничек итеп үләр чиккә җиткерде соң әле, күземә кинәт күренгәнгәме?! Соң мин 17 яшемдә чарасызлыктан сыер чалган кыз, абыемның пычак кадалган гәүдәсе белән күзгә-күз очрашкан, җан дустымның җансыз гәүдәсен элмәктән төшергән кеше ләбаса! Ниләр булды соң әле, бөтен эчем, җаным әрнеп актарыла. Түзәр хәл калмады, шоферның җилкәсенә кагылдым. Ул көзгедән карап килгән ахрысы, шундук туктап, ишекне каерып ачты һәм чыгарга булышты. Вакытлы булды, борынымнан шаулап кан китте, хәлем бетеп, шапылдап тезләремә килеп төштем, косарга керештем. Агарынып каткан шофер калтыранган куллары белән телефонына баскалый башлады. Көч-хәл белән: «Кирәкми, хәзер уза, курыкма», — дия алдым. Вәсвә-сәгә ирләрдән дә тизрәк бирелүче җан ияләре юктыр бу дөньяда. Чәбәләнә генә: «Миләүшә апа, нәрсә эшлим, йомма инде күзләреңне, сөйләш әле, әйдә, ят әле», — дип, куртка алып чыгып җиргә җәеп куйды. Косканда ничек ятасың? Ун минуттан хәлем рәтләнергә тиеш, куркуыннан берәр нәрсә булса, моның белән нишләрмен? Кул белән ишарәләп, янымнан урын күрсәттем, утырып, күзләремә текәлде. Әллә васыять әйтә дип уйлады инде мине, ирексездән елмаеп куйдым. Моны күреп ул да елмайды, уфылдап, җиңел сулыш алды. Торып, пластик шешә белән су алды, каяндыр чиста тастымал тартып чыгарды, гел кеше кыяфәте керде үзенә, югыйсә чырае яшелләнә башлаган иде.

– Авырдыр сиңа, Миләүшә апа, елмаеп эшкә китәсең, кайтканда сыккан лимон төсле буласың, — диде ул.

Миңа да сөйләшерлек хәл керде.

– Юк, үскәнем, минем һәр эшне яратып эшли торган гадәтем бар, — мин әйтәм. — Теләсә-кайсы хезмәт ләззәт бирә, сау булып эшләргә язсын. Эшсезлек җүләрләндерә ул, ата ялкауларга да кайчагында селкенеп алырга кирәк.

– Тагилдан кызларың кайта икән дип ишеттем, дөресме? Фатирлар алганнар иде, ничек барысын ташлап кайталар, эшләре дә яхшы иде түгелме соң?

– Кайтырга кирәк аларга,– дим. — Кодагыебыз кыска гомерле булды бит, параличланган кодабыз ялгыз калды. Байлык, муллык ата хакыннан да зуррак була аламы? Аның уфтанып алган һәр сулышы балаларына рәнҗеш булып төшәргә мөмкин бит. Аны улы, килене тәрбияләргә тиеш. Нишлисең, язмышларына ата карау бәхете язылгандыр. Минем үземә тәтемәде ул бәхет. Сүз дә юк, әкәмәт авырлык белән алган фатирларын, яхшы эшләрен калдырып, мәктәпсез авылга баланы кубарып алып кайту җиңел булмас. Ләкин соңыннан сөенеп туймаслар аталарын кадерсез итмәгәннәре өчен. Киявем Иванга бүген икеләтә авыр. Тик бүген аңа килгән авырлык иртәгә кызыма килергә мөмкин бит, анысын да уйларга кирәк. Кызым: «Әни, курыкма, йөзеңә кызыллык китермәм, әтием шундый хәлдә ятса дип уйлыйм да, күз алларым караңгылана, Иван әйдә дисә, җир читенә китәм», — ди. Аның шулай диюе минем өчен зур бүләк, димәк, дөрес тәрбия биргәнмен.

Сөйләшә торгач хакыйкать ачыла диләр, дөрес тә инде, аңладым тәре күргәч нигә шундый халәткә килүемне. Мине тәре түгел, аның мөселман хатыны муенында асылынып торуын күрү шул хәлгә китергән. Мин теләсә-кайсы динне, гадәт-йоланы хөрмәт итәм, һәкемнең — үзенеке. Тик шунысы бар, мин үз динемне аерым бер нәрсә итеп күзаллый алмыйм. Әтием, әнием, туганнарым, тормыш иптәшем, балаларым, табигать, хайваннар, киекләр — барысы бергә илем түгел, ә динем. Ул без мәдхия җырлаган Ватаныбыз һәм аннан өстенрәк. Дин ул — абыстайлар, муллалар түгел минем өчен (алар үз һөнәрләре кешеләре генә). Дин минем җаным, тәнем, акылым, йөрәгем, намусым. Әгәр мин бер кешегә ярдәм итәргә алынам икән (бөтен җитәкчелеккә каршы китеп), миңа көчне бары ул бирә. Намаз укымыйм, Хаҗга барырлык мөмкинлегем юк, мулла-абыстайлар белән телләшәм (алар да ялгыша, пәйгамбәрләргә дә зур ялгышлар хас), тик җаным мөселман. Аннан өстен, кадерле әйбер юк минем өчен. Мин аны бернәрсә хакына да алыштырмаячакмын. Алла бер диләр, шулайдыр. Шуңа әйтәм дә, поп, мулла — дин түгел әле ул, ә һөнәр, эш кенә дип. Динне әллә кайчан әйләндереп, тулгандырып бетерделәр. Коръән сүзләрен үзгәртү җинаять диләр, нигә алайса фитыр сәдакасы бер елны — ун, ә икенче елны илле сум? Нигә үзгәрә, ул бит бакчадагы бәрәңге хакы түгел. Гомумән, каршылыклар хисапсыз. Мин ул турыда түгел. Теге танышым динен түгел — барысын да саткан. Дөрес булса, аңа бер күрәзәче: «Син бүтән диндә булганга якыннарыңа бәхетсезлек килә», — дип әйткән диләр. Дөрес түгел, җаным, барыбыз бер диндә. Күрмәгәнем калмады, тик миңа: «Хәлең яхшыра, динеңне алыштыр», — дисәләр, лутчы үләм, шундук, берсүзсез. Югыйсә мин артык диндар да түгел. Димәк, дин минем җанымда. Артык олы нәрсә ул, аңлатып та булмый аны.

...Яныңнан эндәшмичә, күтәрелеп карамыйча үткәнгә үпкәләмә, мин дә үземне җиңә алмыйм. Хәсрәт килгән саен алыштырырга дин өстеңдәге күлмәгең түгел бит. Дин тотмау бернәрсә, ә аны сату бөтенләй икенче эш... Мамадыш районы, Ямаш авылы.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе