
Күптән түгел Казанга фотограф Сильвия Фозер килде. Ул Швейцариядә татарлар турында китап чыгарырга җыена.
Аңарда барыннан да бигрәк татарларның башка милләтләр белән, шулай ук мөселманнарның христианнар белән дустанә яшәве кызыксыну уяткан. Моны Фозер: "Минем ватанымда бик күп мөселманнар яши. Әмма җирле халык аларны бик аңлап бетерми дә кебек. Мин исә мигрантлар күпләп агылуы аркасында этник һәм дини төркемнәр белән көн дә очрашып торган швейцариялеләр өчен Казан үрнәк була алыр иде дип саныйм", – дип аңлатты.
Сильвия Фозер узган ел да Казанга килгән һәм булачак проекты өчен күңеленә оеткы салып куйган булган икән инде. Быел алар Швейцария радиосының Мәскәүдәге хәбәрчесе Петер Гислинг белән җиң сызганып эшкә тотынган. Эш шунда: Гислинг аның фотоларына аңлатма язачак. Алар швейцариялеләрне Казан белән таныштырмакчы. Китапның исеме дә шуңа ишарәли. Ул "... мисал өчен Казан" дип аталачак. Авторлар аны Универсиадада немец телендә сөйләшүчеләр өчен менә дигән ярдәмлек булыр иде дип тә исәпли.
Автор сүзләренә караганда, булачак китапның бер сәхифәсе рәссам-каллиграфист Владимир Поповка багышланачак. Китап авторларын ул нәрсәсе белән җәлеп иткән соң?
– Владимир Попов иҗат иткән каллиграфия үрнәкләрен карап йөргәндә бер нәрсәгә игътибар иттем: анда мөселман сәнгате башка сәнгать үрнәкләре белән үрелеп бирелгән. Әйтик, бер хезмәтендә рәссам гарәпнең бормалы язуын гына түгел, латин хәрефләрен дә кулланган. Автор төрле мәдәният үрнәкләрен оста файдалана һәм бу бик кызыклы килеп чыга.
Сильвия Фозер Владимир Попов күргәзмәсе белән кызлар Киров районының 4 нче гимназия-интернатында танышты. "Казанда кызлар яки малайлар гына укый торган уку йортлары барлыгын ишетеп белә идем инде, менә танышырга да җай чыкты", – диде танылган фотограф. Ул укучыларны шактый фотога төшерде. "Аларның йөзләре нурлы", – дип аңлатты ул соңыннан. Татар-төрек лицее кызлары исә күргәзмә барышында Владимир Поповның ни өчен ислам сәнгатенә өстенлек бирүен дә сорадылар. 86 яшьлек рәссам Швейцария кунагына да, укучыларга да шамаилләр, тугралар дөньясына ничек кереп китүе хакында бәян итте.
– Мин – тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән кеше. Унсигез яшемнән фронтка киттем, унбишләп хәрби бүләккә ия булдым. Иң элек бу уку йорты турында фикеремне әйтеп китәргә телим. Патша Россиясе вакытында да кызлар өчен аерым уку йортлары бар иде. Шуларның берсе – Воронцов сараендагы балериналар әзерләүче мәктәп белән якыннан танышканым булды. Андый уку йортларыннан зыялы, тәрбияле кызлар укып чыга. Бу бик тә мөһим. Кешелекнең хатын-кыз тармагын әнә шулай төрле тискәре күренешләр, җәбер-золымнардан саклап үстерсәк икән без. Мине кызларның тирән белемле булулары, дүрт телне камил белүләре дә сокландыра. Мин бер телдә дә камил сөйләшә алмыйм, чөнки ана телемдә дә тотлыгам әле. Ә каллиграфия өлкәсенә язмыш кушуы буенча кереп киттем дип саныйм.
Баксаң, алдан рәссам барлык диннәрнең архитектура үрнәкләрен ясамакчы булган икән. Христиан өлешенә караганын тәмамлаган, ислам сериясе өчен Бохара, Хива, Сәмәркандның танылган мәчетләрен сурәтләгән. Алар барысы да җитмеш яшьлеге уңаеннан оештырылган күргәзмәдә куелган. "Күргәзмәне тамашачы җылы кабул итте. Төнлә исә нишләп әле эшчәнлекне ислам сәнгатендә дәвам итмәскә дигән уйдан уянып киттем. Шул көннән мин шамаилләр, тугралар ясый башладым. Шуны әйтәсем килә, мин әле бик яшь каллиграф, миңа бары 16 яшь кенә", – диде ул.
Сильвия Фозер исә каллиграфияне уникаль сәнгать дип атады. Рәссам белән танышканчы ул Печән базары мәчетендә булуын һәм хәзрәт белән әңгәмә коруын әйтте: "Миңа алдан махсус кием, яулык бирделәр. Аннан мәчет эченә үттем. Казанда тарих белән хәзерге заман яраклаша. Ул шунысы белән дә уникаль", – диде.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА