Корбан бәйрәме, хаҗ ае мөбарәк булсын!

Корбан — «Аллаһка якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиеш. Менә шушы Корбан-Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 08

Корбан — «Аллаһка якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиеш. Менә шушы Корбан-Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле почмакларындагы мөселманнар бер урынга җыелалар. Алар бу айда үзләренең өстендәге биш фарызның берсен — хаҗ гамәлен кылу нияте белән Мәккә-и-Мөкәррәмәгә, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган җиренә, Ибраһим (г. с.) улы Исмәгыйльне (г. с.) корбан итеп чалам дигән урынга җыелалар. Анда нинди генә төстә, нинди генә кыяфәттә, нинди генә телдә сөйләшүче кешеләр юк. Ләкин барысын да «Лә иләһә илләллаһу Мүхәммәдүр-расүлүллаһ» кәлимәсе җыя. Шунда адәм баласы җаннарның ни дәрәҗәдә куәтле икәнен, ни дәрәҗәдә дини кардәшлекнең көчле икәнлеген сизә.

Имам Әгъзәм Әбү Хәнифә безгә: «Корбан зөлхиҗҗә аеның 10, 11, 12 нче көннәренең берсендә чалына», — дип әйтеп калдырган. Бу — вәҗиб гамәл. Коръәни-Кәримнең »Кәүсәр» сүрәсенең икенче аятендә болай диелә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» Шул рәвешле без Аллаһыга нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Рәсүлебез (с. г. в.) бу хакта үзенең хәдисендә мәрхәмәт кылып әйтә: «Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар».

Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның ун көненнән дә сөеклерәге юк», — диде. Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне — Уй (Тәрвияһ) көне. Бу көнне Ибраһим (г. с.) улы Исмәгыйльне корбан итү хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» — дип уйлаган көн бу. Бераз алгарак китеп шунысын да әйтеп узыйк, Ибраһим (г. с.) малае урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: «Ләә иләһә илләллаһү үә Аллаһү әкбәр», — дип әйтә. Һәм Исмәгыйль (г. с.), Аллаһның үзен исән калдырганын белгәч, «Аллаһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», — ди. Шушы өч зат: Җәбраил фәрештә, Ибраһим (г. с.), Исмәгыйльнең (г. с.) сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкбир булып тора. Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап бер мәртәбә тәкбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары яшәр өчен яратылды Җир йөзенә, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер. Чөнки шул вакытта Аллаһы Тәгалә Ибраһимнан (г. с.) Исмәгыйльне (г. с.) корбан итеп алган булса, безгә олы малайларыбызны корбанга китерү вәҗиб булып калган булыр иде.

Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне — Гарәфә (тану) көне — Ибраһимның (г. с.) нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көнедер. Бу көнне миллионлаган хаҗ кылучылар, Гарәфә тавына баскан килеш, Аллаһка ялваралар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», — дигән. Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», — диелә.

Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көне — олуг бәйрәм көне — Корбан гаете. Аллаһның Илчесе (с. г. в.) әйткән: «Корбанлыкларыгызны олылагыз! Дөреслектә, сез аларга Сират күпереннән атланып чыгарсыз». Күп җәмәгать иртә торып, гает намазына җыенган вакытта, Кыямәт көнен вә мәхшәр җирләрен искә төшереп, тәүбә-истигъфарлар кылу, бәйрәмне шатлык белән үткәрү сөннәт. Корбан гаете көнендә таң атканнан соң, гает намазын үтәгәнче, руза кеше кебек, һичбер тәгам вә су капмыйча тору һәм гаеттән соң Корбан шулпасы яки бер татлы тәгамны авызга алу сөннәт. Гает көнендә таңнан торып госел алу, авызны пакьләү, яхшы киемнәрне киеп, хушбуй сөртү, гает укыла торган урынга җәяү бару, барганда вә кайтканда фәкыйрьләргә сәдака бирү тиешледер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый «Диния нәзарәтенә табийгъ булган 1300 дән артык мәхәллә» һәм шәхсән үз исеменнән барлык мөселманнарны бөек бәйрәм — Корбан бәйрәме белән тәбрикли. «Коръән рухында шушы изгеләрдән изге бәйрәмдә бер-беребезнең шатлык-куанычларын уртаклашыйк, кешелекнең асыл сыйфатларын искә төшереп, йөрәк җылыбызны бүләк итик», — диелә аның котлавында.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе