Кырым татар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев төбәктә әле йөзләрчә мәчет төзелергә тиеш дип саный. Кырым ханлыгы заманында 1,5 меңләп мәчет эшләгән.
Җәмилев сүзләренчә, Кырым соңгы 200дән артык елда төрле мәрхәмәтсез эзәрлекләүләргә дучар булган Европадагы бер мөселман халкының дәүләти җире.
“Кайчандыр безнең үз дәүләтебез – Кырым ханлыгы булганда төбәктә 1,5 меңләп мәчет, төрле югары уку йортлары эшләгән, 500 ел элек Европада иң борынгы ислам университеты – “Зынҗырлы” мәдрәсәсе ачылган. Ләкин безнең җирне күрше дәүләт басып алып, төп халык үз туган урыныннан куылгач, аның барлык рухи кыйммәтләре дә юк ителгән”, ди ул.
Аеруча да әлеге күренешләр күпләп икенче дөнья сугышы азагында, Кырым мөселманнарын сөргенгә сөргәч булган. Ул чакта хәтта мөселман зиратларындагы кабер ташларын да юк иткәннәр.
Җәмилев әйтүенчә, Кырым мөселманнары туган якларына кайткач барысын да өр-яңадан башларга мәҗбүр булган. Һәм бары халыкның тырышлыгы, мөселман илләренең ярдәме аркасында соңгы 20 елда Кырымда ислам аякка баса алган.
“Барлыгы 84 яңа мәчет төзелде, инде ишелеп беткән 43 гыйбадәт йорты янәдән торгызылды. Ләкин эшлисе эшләр әле тагын да күп. Тагын йөзләрчә мәчет булдырырга кирәк”, диде Җәмилев Акмәчеттә узган Коръән укучылары халыкара бәйгесендә.
Аның сүзләренчә, мәчет төзелешеннән тыш, Кырым татарларының ислам белемен арттырырга һәм мөселманнар арасында низаглар китереп чыгаручы, башка диннәр күзлегендә исламны каралтып күрсәтүче төрле секталар эшчәнлеген туктатырга кирәк, - дип яза “Азатлык” радиосы сайты.
Ландыш ХАРРАСОВА

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык