Алиягә ярдәм итсәгез иде

Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Сезгә зур үтенеч белән ярдәм һәм киңәш өмет итеп, бер

БӘЙЛЕ
2010 Окт 21

Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Сезгә зур үтенеч белән ярдәм һәм киңәш өмет итеп, бер мөселман әбисе мөрәҗәгать итә. Минем өч яшьлек оныгым Алия аягына басып йөри алмый. Ул бала дөньяга алты айлык булып (980 грамм) дөньяга килде, хәле бик авыр иде. Аллаһының рәхмәте белән Алия акрын гына тернәкләнде, зиһене яхшырды, аз-азлап сөйләшә дә башлады, тик йөри алмый. Әнисе белән озак кына хастаханәләрдә дәваландылар, тик уңай якка үзгәреш юк.

Интернет аша Новороссийск шәһәреннән Шиловлар гаиләсе белән элемтәгә кердек: алар йөри алмый торган бердәнбер кызларын (ДЦП) яңа алым белән дәвалап, аякка бастырганнар. Хәзер аягында йөри, “бишле”гә укый да, ди.

Әлеге ысул белән Шиловлар безнең Алия кебек балаларны уңышлы дәвалыйлар икән. Әйбәт күрсәткечләре бар: Чистай каласыннан бер кыз балада бер дәвалау курсын үткәч уңай якка үзгәреш булган. Ноябрь аенда кабат баралар дәваланырга. 2-5 ай рәттән дәваланучы балаларда уңай нәтиҗәләр дә күренә.

Ноябрь аена Алияне дә чакырдылар: ни аяныч, безнең мөмкинлегебез юк, матди яктан безнең гаилә авыр хәлдә. Үзем 40 ел укытучы булып эшләп, бернинди дә “запас” ясый алмадым. Ирем – II төркем инвалид. Алиянең әтисе бөеренә катлаулы операция ясадылар; хәзергә эшли алмый. Үзем пенсиядә булсам да, эшләп йөрим, ләкин очын очка ялгап барынга гына җитә.

Шиловларда бер курс дәвалану – 48 мең сум, ә яшәү хакы 10 мең сум тора.

Безнең матди яктан ярдәм итәрлек бер кемебез дә юк.

Аллаһы ризалыгы өчен кешенең күпме хәленнән килә, безнең Алиягә дәвалану өчен ярдәм итсәгез иде.

Сезгә зур ихтирам белән Нургалиева Флюра Әһлиулла кызы.

420076 Казан шәһәре, Осиновская урамы, 27 нче йорт, 2 нче корпус, 10 нчы фатир. Өй телефоны: 8 (843) 557-92-05; кесә телефоны: 8-906-327-24-22.

Алиянең әнисе – Нургалиева Әнзилә Искәндәр кызы.

 

Акча күчерү өчен банк реквизитлары:

Реквизиты ДОС 6672/0224

Получатель: Нургалиева Энзиля Искандаровна.

Банк получателя: отделение «Банк Татарстан» № 8610 г. Казань

Корреспондентский счёт: 30101810600000000603.

Расчётный счёт: 30302810862006006226.

20-значный счёт клиента: 42307810362261585677/48.

ИНН: 7707083893.

БИК: 049205603.

КПП: 165702001.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе