12 (15) октябрь – Казан ханлыгы яулап алынган көн

1549 елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Аның берничә хатыны һәм дүрт улы булып, икесе Кырымда

БӘЙЛЕ
2010 Окт 12

1549 елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Аның берничә хатыны һәм дүрт улы булып, икесе Кырымда яши, шуларның берсе Бүләкгәрәй, әтисе үлгәннән соң, Казанга ханлыкка чакырыла. Ләкин казанлылар үзләре үк аны кире кагалар. Ә рус хатыныннан туган улының тәхеткә утырырга хокукы булмый. Иң кече улы, бары ике яшь тулган Үтәмешгәрәйгә тукталалар. Аны Казанның яңа ханы итеп, ә әнисе Сөембикәне аның янына регент (хан урынына эшләп торучы) итеп билгелиләр.

Сөембикә укучылар өчен таныш исем, әмма күпләр аның тарихын ныклап белмиләр әле. Аның әтисе, Нугай бие Йосыф, атаклы Идегәй нәселеннән чыккан, ул Идегәйнең кече улы Нуретдиннең оныгының улы булган. Идегәй Сөембикә өчен ыру башы булып саналган. Шул яктан Сөембикә белән Нурсолтан кардәшләр дә булганнар: Нурсолтанның бабасы һәм Сөембикәнең бабасының атасы бертуганнар, Идегәйнең уллары булганнар.

Сөембикә Казанга 1533 елның августында килә һәм 1551 елның августында аны Казаннан мәңгегә алып китәләр.

Җангали үтерелгәч, Сөембикәне Сафагәрәйгә кияүгә бирәләр, алар 14 ел буе яратышып, татулыкта яшәгәннәр, 1446 елда аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туган. Сөембикә Сафагәрәйнең хатыннары арасында иң яше булса да, үзенең дәрәҗәсе белән ул барысыннан да өстен торган, чөнки ул ханның яраткан хатыны булган. Рус елъязмаларында әйтелгәнчә, ул бик чибәр һәм акыллы булган. Татар риваятьләрендә һәм бәетләрендә аның гүзәллеге һәм кешелеклелеге чиксез мактала. Сөембикә исеме татар халкы тарихында азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүче символы булып тора.

Ә хәзер Казан ханлыгының иң соңгы чорына, татар халкы тарихында онытылмас фаҗигале эз, халык күңелендә һич төзәлмәс яра булып калган вакыйгаларга тукталыйк.

Казанда Кырым угланы, гарнизон башлыгы Кучак җитәкчелегендә хөкүмәт оеша. Гражданлык һәм хәрби хакимиятнең бер кулга туплануы мондый авыр, катлаулы заманда уңай роль уйнарга тиеш иде. Ләкин хөкүмәт Сафагәрәй үлгәннән соң өч ай үткәч кенә төзелә. Шулай итеп, гаскәрне туплау һәм аны сугышчан әзерлеккә китерү өчен кирәкле вакыт кулдан ычкындырыла. Ә Мәскәү җитәкчелеге шул арада Казанга яңа яу оештырырга әзерләнә.

1540 нчы еллар азагында тарихта «Иван Грозныйның Казан походлары» дип танылган, башында Иван IV үзе торган һөҗүмнәр башлана. Олы кенәз Иван IV балигъ булу яшенә җитә һәм 1547 елда, рус дәүләте тарихында беренче буларак, ул үзен патша дип игълан итә (аңарчы Русьның барлык хөкемдарлары, белгәнебезчә, олы кенәз дип йөртелгәннәр). Яшь патшаның гадәттән тыш сугышчан һәм басып алуларга омтылучан итеп тәрбияләнүендә нигездә ике кеше зур урын тоткан. Аларның берсе—митрополит Макарий, ул ук патша хөкүмәтенең башлыгы, ягъни дәүләттә патшадан кала икенче кеше. Икенчесе—югарыда телгә алынган Иван Пересветов. Ул патшага язган хатларында һәм публицистик язмаларында Казан ханлыгын басып алырга гел чакырып торган. Атаклы рус-совет тарихчысы, сталинизм елларында тыелган галим, академик М. Н. Покровский бик дөрес әйткәнчә, И. Пересветов «сугышлар таләп иткән»—иң элек Казанны басып алуны, аннары гомумән һөҗүм итү, басып алу сугышларын.

Иван Грозный үзенең әхлаксыз тормышы һәм кешелексезлеге белән аерылып торган, һәм ул төзегән террорлык сәясәтеннән иң элек рус халкы үзе зур зыяннар күргән. Буйсындырылган халыкларга карата ул аларны юк итеп бетерү сәясәте үткәргән. Бу аның Казанга яуларыннан башланып, Казан ханлыгын басып алуга һәм аны тәмам юк итүгә китергән.

Дәһшәтле вакыйгалар болай башланып киткән. 1548 ел азагында патша белән митрополит бергәләп, үзләре гаскәр башына басып, татарларга каршы яуга чыкканнар. Ләкин ул яу шулкадәр начар оештырылган булган, 1549 елның маена кадәр сузылган һәм «полководецлар» Мәскәүгә буш кул белән кайтып кергәннәр.

1550 елның кышында поход кабатланган, тагы патша үзе гаскәр башында торган һәм... тагы юл уңмаган—үткәндәге кебек, елъязмаларда әйтелгәнчә, «язгы җебетү», яңгыр, җылытулар һәм «юл

өзеклекләре» киткән. Монда, әлбәттә, җылыту һәм юл өзелүләргенә түгел, ә оештыручыларның булдыксызлыгы төп сәбәпче булган. Ләкин Казан хакимияте дә, рус армиясе Казан янында 13

көн буена хәрәкәтсез басып торуга карамастан, дошманга һөҗүм оештыру өчен бернинди дә чара күрә алмаган.

Менә шушы уңышсыз походлардан соң Казан ханлыгын басып алу өчен Мәскәүдә киң колачлы җитди программа әзерлиләр. Аны эшләүдә заманының хәрби белгечләре, дәүләт һәм чиркәү башлыклары катнаша. Көнбатыш Европадан танылган осталар чакырыла һәм шулай ук Казан ханлыгының хәрби-дәүләт төзелешендәге көчле һәм йомшак якларны яхшы белүче хыянәтче татарларның фикерләре дә искә алына. Бөтен рус гаскәрен үзгәртеп кору башлана (Кырым һәм Төркиянең алгы корпусларны оештыру тәҗрибәсе дә файдаланыла, андый берләшмәләрне укчылар — «стрелецлар» дип атыйлар), артиллерия көчәйтелә, немец һәм инглиз белгечләре булышлыгында һәм турыдан-туры катнашында Казанның ныгытмаларын шартлату өчен инженерлык гаскәрләре төзелә.

Казан ханлыгын басып алуга әзерлек чорында русларның ханлык җирендә, Казаннан нибары 30 чакрымда һөҗүм итү сугышында төп таяныч һәм куәтле ныгытма сыйфатында Свияжск крепостен төзеп куюлары хәрби-стратегик планны тормышка ашыруда аларның иң зур казанышларыннан берсе була. Ул 1551 елның маенда бик кыска вакыт эчендә—нибары 28 көндә төзелеп бетә. Моның өчен булачак крепостьның башта Угличта әзерләнгән өлешләрен Идел буйлап китерәләр. Заманы өчен Свияжск бик куәтле хәрби пунктка, хәрәкәттәге армия өчен уңай базага гына түгел, ханлыкның көнбатыштагы ярты биләмәсен тәшкил иткән Тау ягында хәрби-сәяси үзәккә дә әверелә. Тау ягының руслар ягында аерылып калуы алдагы сугышта татарлар өчен кирәкле бик күп матди һәм җанлы көчләрнең, бигрәк тә сугышчыларның, югалуына китерә. Шундый таяныч ноктасы корып кую русларга төп су (Идел, Кама, Зөя, Вятка) һәм коры җир юлларын басып алу һәм шуның белән татарларның болай да авыр сәяси каршылыклар белән интеккән башкаласын камау өчен зур мөмкинлекләр ача.

Казанда Кучак хакимиятенә каршы зур оппозиция оеша, яңа фетнә әзерләнә. Кучак бер кечкенә төркем белән шәһәрдән чыгып кача. Ләкин руслар аны Вятка тамагында тотып Мәскәүгә озаталар, һәм ул шунда халык алдында җәзалап үтерелә. Казанда Ходайгыл (Петр Ибраһимович түгел, башка кеше) һәм безгә мәгълүм Булат Шырынның улы Нурали Шырын җитәкчелегендә хөкүмәт оеша. Килешү шартлары тәкъдим итеп, Мәскәүгә илчелек җибәрелә. Рус хөкүмәте Казанга хан итеп Шаһгалине утыртырга, ә Сөембикәне улы белән Мәскәүгә озатырга дигән шарт куя, ә инде казанлылар шушы таләпне үтәмәсәләр, ул солыхны өзү һәм шунда ук Казанга гаскәр кертү белән яный.

Сөембикә хәлнең бик тә катлаулы булуын аңлый: ханлык икегә бүленгән, башкалага килә торган барлык төп юллар диярлек томаланган, димәк, халыктан гаскәр җыярга инде бернинди мөмкинлек юк. Дәүләт белән идарә итүдә тәҗрибәсе аз булганлыктан, ул, үзен әсир итеп алып китсәләр һәм Шаһгалине хан итеп куйсалар, Мәскәү хөкемдарлары Казанга гаскәр кертеп тормаслар, дип уйлаган һәм, дәүләтне саклап калу өчен, үзен корбан итәргә булган. Әгәр ул аңлы, мәдәниятле дошман белән эш иткәндә шундый адым ясаган булса, аның бу гамәлен искиткеч зирәклек дип бәяләп булган булыр иде. (Ә дошман аны тупас рәвештә алдый: үз вәгъдәсендә тормый, бер елдан Казанны басып ала.) Казанга рус патшасының вәкиле кенәз Серебряный килә һәм, бик күп мал-мөлкәт туплап, Сөембикәне Үтәмешгәрәй белән бергә Мәскәүгә алып китә.

Сөембикәне үз халкыннан, туган иленнән, бердәнбер улыннан мәңгелеккә аерганнар һәм Казан җимерелгәч Касыймга хан итеп билгеләнгән Шаһгалигә көчләп кияүгә биргәннәр. Аның гомеренең соңгы еллары авыр кайгы-хәсрәт эчеңдә үткән. Әтисе Йосыфның Иван Грозныйга язган хатларында, бик урынлы дәгъва һәм үпкә белдереп, Шаһгалинең Сөембикәне ничек газаплавы турында әйтелгән. Сөембикәнең улы Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырылган, 1564 елга кадәр яшәгән һәм 18 яшендә вафат булган (үлүенең сәбәбе ачыкланмаган). Ул да, Ходайгыл — Петр Ибраһимович кебек, Мәскәү Кремленең Архангел соборына күмелгән.

Шулай итеп, Казан тәхетенә өченче тапкыр шул ук Шаһгали— Казан татарларының дошманы, гарип сәясәтче, адәм актыгы, Маркс әйтмешли, «рус ялчысы»—менеп утыра.

Тау ягын бүлеп алуга татар җәмәгатьчелеге 1551 елның 14 августында—Шаһгали Казанга килгән көнне—үткәрелгән корылтайда бик зур ризасызлык белдереп чыга. Казанның бу җирләрне басып алуга каршы чыгуын Мәскәү исәпкә алмый, киресенчә, сугыш башлау белән куркытып, татарларны килешүгә кул куярга мәҗбүр итә, һәм шуннан соң ханлыкның көнбатыштагы яртысы Россия карамагына күчә. Мәскәү, үзендәге татар әсирләре хакында «онытып», барлык рус әсирләрен азат итәргә дигән катгый шартлар куя. Татарлар арасында ризасызлык күрсәтүләр башлана, Шаһгалигә һәм Мәскәү илчеләренә каршы заговор оеша, ләкин хыянәтче хан тагын өлгерлек күрсәтә. Мәскәү укчылары Казан уртасында суеш оештыра, 70 тән артык татар, шулар арасында танылган биләр һәм гаскәр башлыклары үтерелә.

Мәскәү тагын да катырак эш итәргә: Шаһгали урынына рус хөкемдарын утыртырга һәм ханлыкның көнчыгыш биләмәләрен дә Россиягә кушарга ниятли. Бу мәсьәлә Мәскәүдә тоткарланган татар илчеләре, шулар арасында Нурали Шырын катнашында патша хөкүмәтендә тикшерелә. Казан ханлыгын, аның эчке төзелешен саклаган хәлдә, Тау ягын кире кайтарып, автономия хокуклары белән генә калдырырга, ханны Мәскәү наместнигы белән алыштырырга һәм барлык рус әсирләрен азат итәргә дигән карар чыгаралар. Татар илчеләрен шушы килешүгә кул куярга мәҗбүр итәләр.

1552 елның февралендә Казанга, ханны төшерү өчен, рус илчесе Алексей Адашев килә. Ул Шаһгалидән рус наместнигына шәһәргә керергә рәсми төстә ризалык бирүне һәм шәһәрне аның кулына тапшыруны таләп итә. Тегесе Мәскәү гаскәренә шәһәр капкаларын ачудан баш тарта, ләкин үзе, тәхеттән ваз кичеп һәм Иван Грозныйның Казан артиллериясе арсеналын юкка чыгарырга дигән боерыгын гамәлгә ашырып, Свияжскига чыгып кача. Ул үзе белән күп санлы кешене — 80 нән артык татар би-морзаларын заложник итеп алып китә. 9 мартта рус наместнигы Семен Микулинский Шаһгали китергән татар заложникларын үзе белән алып, көчле гаскәр белән Свияжскидан Казанга юнәлә. Ләкин казанлылар аңа капканы ачмыйлар. Шәһәрдә ирек, азатлык рухы яңадан кабына, Мәскәүнең Казан ханлыгын Россиянең бер өлкәсе итеп калдыру турындагы мәкерле нияте барып чыкмый. Микулинский, заложникларны үзе белән алып, кире кайтып китә (соңыннан бу әсирләрне юк итәләр). Казанда Чапкын Отыч би җитәкчелегендә азатлык тарафдарларыннын вакытлы хөкүмәт төзелә.

Яңа хөкүмәт милли бәйсезлек өчен көрәш оештыруны үзенең беренче максаты итеп куя. Шәһәрдә калган рус укчылары юк ителә. Шушы вакытта Нугай Урдасында булган Әстерхан ханзадәсе Ядкәргә Казан тәхетен тәкъдим итеп чакыру җибәрәләр. Татарлар, шул көннәрдә уңышлы хәрәкәтләр ясап, Свияжскидан башка бөтен Тау ягын руслардан азат итәләр. Март башында Казанга 30 яшьлек Ядкәр килә һәм тәхеткә утыра. Татарларның күңелләре күтәрелеп китә, шәһәрдә азатлык рухы көчәя.

Мәскәү дә хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә. Патшаның үзе җитәкчелегендә 150 меңле рус гаскәре июньдә Казанга юл тота һәм август башында Свияжскига килеп җитә. 23 августта алар, Иделне кичеп, зур көчләр белән Казанны камап алалар. Руслар карамагында тагын 150 пушка һәм инглиз инженеры Бутлер (атаклы Казан химигы А. М. Бутлеров шул нәселдән) җитәкчелегендә махсус әзерлек үткән шартлатучы минерлар төркеме дә була.

23 августта татарлар дошманның алгы рәтләренә каршы беренче һөҗүмнәрен ясап карыйлар, әмма русларның чагыштыргысыз күп санлы булуы сәбәпле уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Берничә көн үткәч, рус армиясенең кенәз Горбатый-Шуйский җитәкчелегендәге берләшмәсе татарларның шәһәр янындагы Явыш һәм Япанча биләр оештырган иреклеләр гаскәрен җиңелүгә дучар итә. Икенче бер рус отряды сугыша-сугыша Арчага кадәр барып җитә һәм аннан, зур табышлар төяп, күп санлы әсирләр алып кайта. Бу әсирләрне шәһәр ныгытмалары каршындагы казыкларга бәйләп куялар һәм казанлыларны русларга бирелергә чакырырга мәҗбүр итәләр.

Казан тирәли боҗра торган саен кысыла бара һәм шәһәргә төп керү юллары булган Хан һәм Арча капкалары янындагы ныгытмаларның өзелү куркынычы туа. Шул капкалар арасында стена шартлатыла, әмма шәһәрне саклаучылар бу өзеклекне тиз генә төзәтеп куялар. 5 сентябрьдә Нурали манарасы астыннан үтеп бердәнбер исән калган чишмәгә бара торган җир асты юлы да шартлатыла. Камалыштагылар суны Черек күлдән алырга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә шәһәрдә йогышлы авырулар башлана. 30 сентябрьдә руслар Арча капкасы янында тагын стенаны шартлаталар, казанлылар дошманны бу юлы да шәһәргә үткәрмиләр. Явыз Иван илчеләренең казанлыларга бирелергә тәкъдим итүләре кире кагыла. Татарлар үз шәһәрләрен, үз җирләрен соңгы тамчы каннарына кадәр сакларга ант итәләр.

2 октябрьдә Казанга гомуми һөҗүм башлау билгеләнә. Башта шәһәрне утка тоталар. Ул төнне берәү дә йокламый: казандылар дошман белән соңгы, хәлиткеч сугышка әзерләнәләр, ә руслар һөҗүмгә күтәрелергә гомумсигнал бирелүен көтеп торалар. Менә таң алдыннан Аталык һәм Нугай капкалары янында бер үк вакытта коточкыч ике шартлау гөрселди—анда дары тутырылган җәмгысе 48 зур мичкә шартлатыла. Шәһәр ныгытмалары ике урыннан киң аралык ясап ишелеп төшә, һәм шулар аша рус гаскәрләре ташкыны шәһәр эченә бәреп керә. Коточкыч сугыш башлана. Ләкин сан ягыннан өстенлек дошман ягында була, һәм ул камалыштагыларны акрынлап кысрыклый, чигендерә башлый.

Әмма шунда җиңү чак-чак кына татарлар ягына авышмый кала: мәскәүлеләр өйләргә, кибетләргә, амбарларга ябырылалар, чын-чынлап талау, мародерлык башлана. Шуны күреп алган татарлар, артык дәрәҗәдә ачулары килеп, тагын дошман өстенә ташланалар. «Секут, секут» («Кисәләр, суялар!») дип ямьсез акырып, руслар кача башлыйлар. Ләкин Иван Грозный үзенең резервтагы 20 меңле гаскәрен сугышка кертә һәм, «изге» байрагын күтәреп, Хан капкасы янына баса, шуннан үз «лачыннарын» «изге сугышка» дәртләндереп тора. Рус гаскәренең яңа көче татарларны кремльгә таба кысрыклый.

Шунда соңгы бәрелеш була. Шәһәрне саклаучыларның башында Ядкәр хан һәм Кол Шәриф үзләре торалар. Сәет сугышта каһарманнарча һәлак була, көн уртасы җиткәндә Ядкәрне әсирлеккә алалар. Хан сараеның ишегалды соңгы терәк, таяныч урынына әверелә, исән калган 10 меңгә якын сугышчы татар иңгә-иң торып көрәшә, һич көтмәгәндә Хан сараеннан хатын-кызлар алга чыгып баса, ләкин дошман аларны да аяп тормый. Соңгы 6 мең чамасы татар кремль буеннан Казан суына таба камалышны өзеп чыга ала, тик алар кенәз Курбский берләшмәсенең яңа көчләре белән очрашалар. Казанлыларның бик аз өлеше генә елганы кичеп урман эченә юл ала.

Шәһәр эчендә чын мәгънәсендә суеш башлана. Рус чыганаклары («Патшалар кенәгәсе», Никон һ. б. елъязмалар, «Казан тарихы») теркәгәнчә, ир-атны кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм бала-чаганы рус сугышчыларына өләшәләр. Татар каны елга булып ага, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль турында Казан суы ярлары, чокыр-чакыр, ныгытма тирәләре өем-өем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер урыннарда шәһәр стенасы биеклегенә җитә. Көндез сәгать 3 тә атка атланып Иван Грозный шәһәргә керә, аның өчен көч-хәл белән Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны мәетләрдән арындыралар.

Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Казанның соңгы ханы Ядкәрне Мәскәүгә алып китәләр һәм, Симеон исеме биреп, чукындыралар. Хөкүмәт һәм гаскәр, бөтен дәүләт структуралары юк ителә. Казан белән идарә итү өчен Мәскәү наместнигы Горбатый-Шуйский куела. Ләкин татарлар һәм Казан ханлыгының башка халыклары үзләренең бәйсезлеге өчен көрәшне туктатмыйлар, тик инде ул стихияле төстә бара һәм халык көрәшенә әверелә. Казан арты, Тау ягы һәм мари төбәкләре баш күтәрәләр. Аларга гомуми җитәкчелек итүне Казан бие Мәмешбирде үз кулына ала. Аның урдасы мари җирендә, Иделнең сул ягындагы биек ярда, Чалым шәһәрендә урнашкан була. Арча ягында, Мишә елгасының югары агымында да крепость барлыкка килә.

Баш күтәрүчеләр беренче чорда ярыйсы гына уңышка ирешәләр—Казаннан һәм Свияжскидан аларга каршы җибәрелгән хөкүмәт гаскәрләрен тар-мар итәләр. Нугай Урдасының Сарайчык шәһәреннән Сөембикәнең энесе Галиәкрәмне хан итеп чакыралар. Йосыф би казанлыларга ярдәм итү өчен 100 меңлек гаскәр җыя, ләкин бу эшкә Нугай билегенең башлыгы, Казан ханлыгын басып алу алдыннан Казан-Нугай бердәмлеген булдырмау максаты белән Мәскәү хөкүмәте тарафыннан сатып алынган Исмәгыйль би комачаулык итә. Ул Йосыфның үзенә каршы сугыш башлау белән яный һәм казанлыларга киләчәк зур ярдәм шуның белән өзелә.

Шул арада Мәскәү баш күтәрүчеләргә каршы канлы хәрәкәтләрен башлап җибәрә. 1553 елның бөтен җәе буена Идел, Кама, Вятка һәм Зөя ярлары буйлап 1552 елгы Казан вакыйгаларында канлы эз калдырган Мәскәү кенәзләре Адашев, Микулинский, Шереметев, Морозов, Курбский идарәсендәге хәрби гаскәрләр йөреп торалар. Бу гаскәрләр татар, мари, чуашларны үтерәләр, әсирлеккә алалар, авылларны талыйлар һәм яндыралар, бөтен Казан җирен канга батыралар. Күренекле рус тарихчысы С. М. Соловьев әйткәнчә, 1554 елның кышында гына да карательләр «бөтен илне коточкыч дәрәҗәдә талап чыгалар, Кама буйлап 250 чакрымнар югарыга барып җитәләр, 6000 ир-атны, 15000 хатын-кыз һәм бала-чаганы әсир итеп алалар».

1554—1555 елларда халык көрәше, бер күтәрелеп, бер сүрелеп, дәвам итә. Ләкин бераздан Мстиславский отряды тагын авылларны талап чыга, меңләгән кешене әсир итеп ала һәм үтерә. 1556 елның язында Морозов гаскәре Чалым шәһәрен камап ала һәм анда нәкъ 1552 елда Казандагы кебек шартлатулар оештыра. Крепость җимерелә, морза Галиәкрәм һәлак була, ә Мәмешбирде көчле сак астында Мәскәүгә озатыла һәм шунда җәзалап үтерелә. Азмы-күпме торгызыла башлаган Казан ханлыгы бөтенләйгә юк ителә. Ләкин халыкның азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәше сүнми, тукталмый.

Хәзер инде 1552 елда татарларның җиңелүенә китергән төп сәбәпләрне кыскача санап карыйк.

1. Казан ханлыгының Рус дәүләте йөзендә дошманы булу. Россиянең агрессив сәясәте XVI йөзнең 40 нчы елларыннан көнчыгышны басып алу өчен тыелгысыз һөҗүмнәр башлауга күчә, татар-мөселманнарга карата чиктән тыш дошман мөнәсәбәттә яшәгән сугышчан рухлы чиркәү бу сәясәтне хуплап тора.

2. Свияжск крепосте төзелү һәм бер үк вакытта ханлыкның көнбатыш җирләрен аерып алу, бөтен Казан җиренең төп су һәм коры җирдәге юлларын ябып кую аркасында гомуми мобилизация үткәрергә, Казан ханлыгында дәүләт күләмендә бөтенхалык гаскәре төзергә мөмкинлек булмау. Шушы хәл ахыр чиктә дәүләтнең башкаласы аерылып калуга китерә.

3. Шәһәрне һәм ханлыкны саклап калуның хәлиткеч вакытында патша хөкүмәте кушуы буенча хыянәтчеләр тарафыннан Казандагы утлы корал юкка чыгарыла.

4. 40 нчы еллар азагында һәм 50 нче еллар башында, ягъни дәүләтнең бөтенлеген саклап калу өчен иң җаваплы чорда, татарларның үзләре арасында һәм бигрәк тә ил җитәкчелегендә бердәмлек булмый. Шаһгали, Киләхмәт, Нугай бие Исмәгыйльнең һәм башка хыянәтчеләрнең Явыз Иван хөкүмәте һәм державачы-чиркәү идеологиясе җитәкчеләре тарафыннан оештырылып һәм үстерелеп килгән, халыкка, дәүләткә каршы сәясәте Казанның һәлакәтендә зур роль уйный.

5. Көнбатыштан басып керүгә каршы уртак көрәштә Казан-Нугай, Казан-Кырым, Казан-Себер, ниһаять, татар-төрек берләшмәләре төзүгә комачаулау максаты белән Мәскәү актив төстә нәтиҗәле дипломатик һәм башка эшләр алып бара. Ә Казан дипломатиясе бу максатта, үзенә яңа дуслар булдыруда—илдән читтәме ул яисә ил эчендәме—ифрат йомшаклык күрсәтә. Хәтта кайбер күренекле дәүләт эшлеклеләре дә—Булат һәм Нурали Шырыннар, Гәүһәршад, Боерган, Чура Нарыков, Кучак һ. б.—сәяси һәм иҗтимагый көчләрнең бердәмлеген булдыра алмыйлар, хан идарәсе һәм хөкүмәт бердәм эшләми, халыкны бер максатка туплый алмый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе