Мәчет ишек төбендә басып калдык...

Шәрык клубы Мәскәүгә экскурсия оештыра дигәнне ишеткәч, тора салып юлга чыкмадым. Мәскәвен күргән бар ла, ә менә мәчетләрен юк дип уйладым. Үземчә

БӘЙЛЕ
2010 Окт 05

Шәрык клубы Мәскәүгә экскурсия оештыра дигәнне ишеткәч, тора салып юлга чыкмадым. Мәскәвен күргән бар ла, ә менә мәчетләрен юк дип уйладым. Үземчә әле андагы хәлләргә әзерләндем дә: интернеттан соңгы вакытларда Мәскәү мәчетләренә кагылышлы язмаларны кәгазьгә чыгарып алдым. Янәсе, озын-озак юлда шуларны караштыргалап барырмын. Хәлләре шәптән түгел икән шул, мөселманнарга чыннан да мәчет җитми бу шәһәрдә... Әмма интернет язмаларда күзгә чалынмаган үзгә бер күренеш көткән булып чыкты: мәчетләренә бөтенләй кертмәделәр...

Ләкин сүземне Мәскәү үзәгендәге Зур татар урамында урнашкан “Тарихи мәчет” ишегалдында ишек ачканны көтеп басып торудан башлыйсым килми. Чөнки анда барып җиткәнче Җәмигъ мәчетендә тукталган идек. Биредә теләгәннәр иртәнге намазларын укыды, берәүләр фотоларга төште, кемнәрдер, эскәмияләргә утырып, эчтән генә белгән догаларын, теләкләрен кабатлады...

Иртә иде әле, көн яктырып кына килә. Аның өстенә якшәмбе көн, шуңа күрә без монда мәчеттә эшләүче берничә кешене һәм төзелеш эшләре белән мәш килеп йөрүчеләрне генә очраттык. Намаз вакыты төгәлләнгәч 10-15 минутлык экскурсия ясарга да өлгердек, рөхсәт иттеләр.

Әнә “охранник” егет тә елмаеп кына карый. Аның мәчеттә басып торуын онытмавы әллә каян сизелә: ягымлы, ачык сөйләшә, рәхимле булырга омтыла. Ничек шундый кеше янында тукталмыйсың инде? Бер-ике минутка гына булса да. Тик менә үзенең исемен атап торуны кирәк санамады, ә мәчет турында ул ихластан бары яхшы сүзләр генә әйтеп калырга ашыкты: “Безнең мәчет бик әйбәт, матур, тарихи. Менә төзелеш бара, үзегез күргәнсездер. Анда тышта фотолар эленгән, карамый китмәгез. Безгә күпләр килә. Ишеткәнсездер инде, Путин да килде. Күптән түгел. Ул моннан ерак түгел стадионга көрәш карарга килгән булган да, кереп чыкты, көтмәгәндә. Лужков та килгәли. Дөрес, сирәк инде. Әмма килгәли...” Бүгенге көндә яшел мәчет зурдан кубып башланган төзелеш “кочагында” калган. Күренеп тора, төзелеш эшләре байтак әле монда, айлы манара очлары бина төзелеп беткәнне әлегә җирдә көтә. Алла боерса, төзелеш 2012 елда тәмамланырга тиеш.

Әлеге бер гасырлык иман йортында булгач, тагын да өлкәнрәк яшьтәгесенә юл алдык. Зур татар урамындагы “Тарихи мәчет” дип йөртелә торганына. Бу мәчетнең исеме җисеменә бик туры килеп тора. Аңар 1823 елда нигез салынган. Барлыкка килүендә, эшчәнлегендә Мәскәүдә яшәүче мөселманнарның, бигрәк тә татарларның өлеше зур.

Бирегә килеп җиткәндә иртәнге уннар чамасы булгандыр. Ишегалдындагы палаткалар тирәсендә мөселманнарга кирәк-яраклар, китаплар тәкъдим итүче базарчылар күренә. Әмма әле сәүдәләрен башларга җыенмыйлар да, үзара ниндидер гәп кенә саталар. Аптырап - аптырап һәм кызыксынып безгә күз ташлыйлар. Ә мин, төркемдә яулык бәйләмәүчеләрнең берсе буларак, тырыша-тырыша чәчемне җыям. Мәчеттә бик каты таләп, бер генә бөртек чәчең күренсә дә кертмиләр диләр бит. Ә керәсе килә... Мәчеткә керү җае чыгып торганда, ишек төбеннән урап китмәссең бит. Гадәти журналистик кызыксыну да көчле – ике гасырлык тарихы бар бу иман йортының! Ишегалдында басып торган арада, тәрәзәләреннән күргәннәрдер инде, шунда урнашкан оешмалардан безгә төрле дини брошюралар, газетлар алып чыгып өләшергә өлгерделәр. Рәхмәт әйтеп алдык. Менә, ниһаять, мәчеткә җаваплы берәү күренде. Ишек ачты, әмма барыбыз да керергә җыенганны күргәч аптырап калды. Аннары: “Миңа бер генә кешене кертергә рөхсәт иттеләр. Ә мондый зур төркемне кабул итәргә, экскурсия ясарга без әзер түгел”, - диде дә борын төбендәге ишекне ябып китеп барды. Инде хәзер без аптырадык. Алар безне аңламадымы, әллә безме? Бәй, мәчет ишекләре һәрчак һәм һәркемгә ачык булырга тиеш түгелмени соң ул? Дини бәйрәмнәрдә бирегә халык ташкын булып ага диләр, ә 17 кешенең мәчеткә керү теләген үтәргә шулкадәр зур әзерлек кирәкме икән?

Шунда исемә төште, сентябрь ахырында бит бу мәчеткә кагылышлы бер вакыйга булган иде. Бу хакта шактый сайтлар язды. Билгесез затлар иртәнге дүрттә монда урнашкан дини китаплар кибетенә яндыргыч матдәләр тутырылган пакетлар атканнар. Ярый әле иртәнге намазга килгән мөселманнар утны вакытында сүндереп өлгергәннәр. Бәлки аларны менә шушы хәл куркыткандыр һәм хәзер саклык чарасын күрергә этәрәдер?

Казаннан икәнебезне дә әйттек, ерак юл үтеп шушы мәчетне күрергә килүебезне дә... Һәм аннары заманында бабаларыбыз өчен бик тә кадерле урын саналган Мәскәү үзәгендәге иман йорты бинасына тагын бер күз салдык та, бүгенге көндә аның ишегалдына җыелган әрсез базарчыларның биредә безгә караганда хокуклары күпкә зуррак бугай дип уйлап, юлыбызны дәвам иттек.

...Хәер, Казандагы кайбер мәчетләргә керәм дисәң дә шундыйрак хәлгә - “ябык” ишекләргә, тупаслыкка тарыйсың дигән сүзләр ишетергә туры килә. Элегрәк андый чакта, тәртип саклыйлар димәк дип, уйлап куя идем. Ни дисәң дә, төрле кеше бар: юньлесе – юньсезе, акыллысы - акылсызы. Ә Мәскәүгә баргач мәчет ишеген ерак юлларны узган сәяхәтче, иманга тартылган бәндә, очраклы гына рәвештә килеп чыккан кызыксынучан кеше дә ачарга мөмкин булуга тап булдым. Баксаң, аларның күңеле, мәчет ишек төбендәге аңлаешсыз хәлләргә тарып, ялгыш уйларга бикләнү куркынычы туган икән. Ә менә аннары мәчет ишек төбе хәлләренең иманга, дингә бернинди катнашы юклыкны аларга кем аңлатыр, белмим...

Айзирәк ГӘРӘЕВА

Intertat.ru

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе