VI Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә гаилә темасы өстенлек итте

Быелгы VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителгән фильмнарның күпчелеге гаилә кыйммәтләре, традицияләргә тугрылык, буыннар алмашуы

БӘЙЛЕ
2010 Сен 20

Быелгы VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителгән фильмнарның күпчелеге гаилә кыйммәтләре, традицияләргә тугрылык, буыннар алмашуы мәсьәләләренә багышланган иде. Әзербәйҗаннан режиссер Эльчин Масаоглуның "40-я дверь", Франциядән Ямина Бенгигиның "Айша", Татарстаннан Юрий Фетингның "Бибинур", режиссер Юсуп Разыковның - Россия һәм Үзбәкстанның уртак проекты - "Гастарбайтер" фильмнары, шулай ук Башкортстаннан Айсыуак Юмагуловның "Ловец ветра", Һиндстаннан Каран Джохарның "Меня зовут Кхан", Ираннан Ферейдун Хасанпурның "Свой путь", Россия, Казахстан, Алмания, Франциянең уртак проекты - режиссер Марат Сарулу төшергән "Семья" кебек дистәдән артык тулы метражлы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар шундыйлардан булды.

Татарстан башкаласында алтынчы тапкыр үткәрелүче мөселман киносы фестиваленең бәйге программасында 28 илдән барлыгы 51 фильм катнашты, аларның - 14е тулы метражлы фильм, 17се документаль, 10сы кыска метражлы һәм 10сы анимацион фильм иде. Бәйгедән тыш программада исә тамашачыларга 24 нәфис һәм документаль фильм күрсәтелде. Сайлап алу комиссиясен Бөекбританиядән танылган режиссер һәм продюсер Овидио Салазар җитәкләде. Сүз уңаеннан, бәйгедән тыш программа кысаларында Салазар әфәнденең изге Мәккә җиренә багышланган "Посещение дома Бога" документаль фильмын да карап булды.

Җиңүчеләрне "Иң яхшы нәфис фильм", "Иң яхшы документаль фильм", "Иң яхшы сценарий" кебек төрле номинациядә тугыз белгечтән торган жюри билгеләде. Быелгы фестивальнең жюри рәисе, күренекле казах актеры Ментай Утепбергенов фестиваль тәмамлангач, фильмнарда темалар охшашлыгы турында түбәндәге фикерен әйтте: "Безнең алда фестивальнең сайлап алу комиссиясе эшен тикшерү түгел, ә бәйге программасына кертелгән фильмнарга бәя бирү бурычы куелган иде. Жюрида кино дөньясында яхшы таныш шәхесләр тупланды. Барысы да бердәм, аңлашып, җаваплылык тоеп эшләде, көндез өлгермәгәннәребез, фильмнарны кичен DVDдан карады. Җиңүчеләрне билгеләгәндә гадел булырга тырыштык, фестивальдән дә, үз эшебездән дә канәгать калдык. Ә фестивальдә күрсәтелгән фильмнарның темаларындагы уртаклыкка гаҗәпләнергә кирәк түгел, кинематографиядә ул еш очрый торган хәл. Әмма, мәсәлән, кибеткә кереп, дүрт кызның дүртесе дә бер төрле костюм алып кисә, әлеге костюмнар аларның һәркайсында төрлечә утырыр иде. Кинода да шулайрак,.. һәр режиссер бер үк проблеманы һәм аның чишелешен үзенчә күрә. Кешелекне борчыган мәсьәләләр бар икән, алар турында фильмнар һәрвакыт төшереләчәк. Жюри режиссерларның осталыгына, актерларның уенына һәм тамашачыларның теге яки бу фильмны ничек кабул итүенә игътибар бирде. Фестиваль программасында кино сәнгатенең барлык жанрлары чагылыш тапты - трагедия дә, мелодрама да, комедия дә бар иде...".

Жюри әгъзасы, Һиндстаннан актриса Гөл Кират Панаг та: "Сайлап алучыларның эшен шик астына куеп хөкем чыгарырга түгел, ә хөрмәт итәргә кирәк", - дип белдерде. Инде икенче ел рәттән жюрига алынган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер Михаил Михайлов шулай ук: "Фестиваль программасына, бәлки, бик үк көчле булмаган әсәрләр дә кергәндер, ләкин без андыйларны тикшерү белән шөгыльләнмәдек, максатыбыз - булганнардан җиңүчеләрне ачыклау иде", - диде.

Австралиядән актриса, режиссер һәм драматург Анна Бройновски моңа кадәр Казан кинофестиваленә килгәне булса да, беренче тапкыр жюри әгъзасы вазифасында катнашты. Ул да үз чиратында "режиссерлар үзләренең фильмнарында бер үк мәсьәләне төрле яклап күрсәтергә омтылганнар", дип ассызыклады. Анна ханым Италиядән язучы Мауро Мартино һәм Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән режиссер Ассад Таха белән, нигездә, документаль фильмнарга бәя бирү өчен җаваплы булган икән. "Фестивальдә катнашкан барлык документаль фильмнар игътибарга лаек иде, әмма бәйгенең таләпләре шундый - безгә өч фильмны гына сайлап алырга туры килде. Безнең фикеребезчә, аларның һәркайсы - кабатланмас фильм", - диде Анна Бройновски.

"Казанда оештырылучы мөселман киносы фестиваленең үз йөзе бар. Фестиваль программасы елдан-ел киңәя, катнашучы илләр саны артканнан арта. Чакырсалар, без башка елларда да бу кино бәйрәменә җыелырга әзер", - диде Ментай Утепбергенов фестивальгә йомгак ясап, журналистлар белән очрашуда.

Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән режиссер-документальче Ассаад Таха гына янә фестивальнең аталышына шикләнүен белдерде. "Ислам киносы" дигән исем белән бик сак булырга кирәк. Әгәр без бүген ислам кинематографиясе дип чыгыш ясыйбыз икән, иртәгә "христиан кинематографиясе", "буддистлар кинематографиясе" дә барлыкка килергә мөмкин, - дип кисәтте Ассаад Таха. - Минемчә, ислам темаларын күтәргән кинофильмнар булырга мөмкин. Мин, мәсәлән, Казанда караган фильмнар ислам дөньясын борчыган мәсьәләләргә багышланган иде".

Лилия Гаделшина

intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе