Әти дәресләре

12 нче октябрьдә күренекле дин әһеле, Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулачак. Юбилей уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте галимнең дини

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

49,32 Kb12 нче октябрьдә күренекле дин әһеле, Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулачак. Юбилей уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте галимнең дини мирасына багышлап чаралар үткәрергә планлаштыра. Хәзрәтнең улы, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән газетабызның күптәнге авторы, журналист Вәсилә Рәхимова хәзрәт хакында “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” дип аталган китап чыгарды. Әлеге китаптан өзек тәкъдим итәбез.

Адәм баласы гомер юлында бик күп нәрсәләргә төшенә, укый, гыйлем өсти, тәҗрибә туплый. Шулар арасында иң газизе, мөгаен, әти дәресләре, әтием сабагыдыр. Безгә әти остаз дәресләрен дә, имам дәресләрен дә, тормыш дәресләрен дә җитәрлек бирде. Әтинең никадәрле дә хаклы булуына, тормыш фәлсәфәсен дә, киләчәкне дә ничекләр итеп дөрес күрә белүенә вакыт үткән саен күбрәк сокланам.

Имам булып эшли башлагач, хәзер аңлашыла – әтинең бөтен шатлыгы укытуда, дәрес бирүдә булган икән. Әгәр дә үзем күпмедер вакыт дәрес бирми торсам, нидер җитмәгән төсле, үземне кимчелекле итеп сизә башлыйм. Әти дә шулай булган икән инде, укыту – гомерлек ихтыяҗы булган дигән нәтиҗәгә киләм. Әти гел эзли иде, кемгә булса да дәрес бирергә, кемне дә булса вәгазьләргә, гыйлемен таратырга ашыга иде. Әлбәттә, без әти кадәр белем ала алмадык. Ләкин белгән, ишеткән кадәресен уртаклашырга тырышабыз.

Имамәтчелеккә килгәндә, иң беренчесе – бу эшкә алынгансың икән, беренче чиратта Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирү турында кат-кат аңлатты әти. Имамлык аштан-ашка барып ашап-эчеп йөрү генә түгел, халкыңның, шул җәмәгатьнең һәрбер гөнаһысын үз өстеңә алу икәнлеген, бөтен җаваплылыгын төшендерергә тырышты. Әти яшьтән үк аңлата килде: имам булган кешенең вазыйфасы – халыкның гаебе булса, аны төзәтү, кимчелек-гөнаһларын Аллаһыдан гафу итүне сорау. Шулай ук яхшылыкларын арттыру, иманын, гыйлемен арттыру – имам вазыйфасына керә.

Әти белән минем остазыбыз уртак – Габделхак Садыйков дигән кеше. Мин аңардан шактый дәрес алырга өлгердем. Армиягә кадәр дә, армиядән кайткач та. Ул шулай ук гыйлем тарату турында бик кайгыртучы, бөтен күңелен, тырышлыгын шуңа салган зат иде. Бохара мәдрәсәсенә укырга китәргә ниятемне әйткәч тә, остазым: “Әгәр дә бәлеш ашап, корсак киереп, абыстай белән өйдән-өйгә кунак булып йөрү ниятең булса, барып йөрмә. Әгәр дә белем өстәргә, Аллаһ юлында, Аллаһ ризалыгы өчен баруың дөрес булса, баруың тиешле”, – дигән иде.

Аннан соң әти дә, Габделхак остаз да еш кына колакка киртлиләр иде: үзеңнең борыныңнан ераграк карарга. Әйтик, бер хәбәр, яңалык ишеттең икән, аның асылын, төбен уйлап карарга киңәш итәләр. Инде менә үзебез әти яшенә җитеп киләбез. Имамәтчелеккә 56,27 Kbалынгач, әтинең һәр сүзе – дисбегә төзелгән кебек, берәм-берәм хәтердә яңара. Һәр нәрсәнең ахырын, асылын уйлый белергә кирәк, тик торганнан гына бер нәрсә дә килеп чыкмый дип аңлаталар иде.

Менә хәзер ваһһабистлар дип сөйлибез, гаҗәпләнәбез, кемнәр алар дип сорашабыз. Алар элек тә булган. Революциягә кадәр дә мондый нәрсәләр чыккалаган. Шуларны сөйлиләр иде безгә. Без хәзер бик йомшак киләбез, демократик юл белән алып барырга, аңлатырга тырышабыз. Ул вакытларда үзгә фикерле, мәзһәбтән тайпылган кешеләрне таяк белән, бөтен шәкертләр каршында кыйнап, куып чыгара торган булганнар. Шундый ялгыш фикергә кереп китүчеләрне, әле бу фикерләре гамәлдә чагылмастан элек. Ягъни фикерләвендә үк ялгышлык сизелде икән, шул ялгышларын төзәтә торган булганнар. Кызганычка каршы, хәзер андый мөмкинлекләр юк. Имамнарга бик зур вазыйфалар йөкләтелсә дә, энә очы кадәр дә хокукыбыз юк. Авыр сүз дә әйтә алмыйбыз, хәттә ки андыйларны мәчеттән дә чыгара алмыйбыз. Шуларга аңлатып күпме вакыт, көч китә...

Шуңа карамастан, андыйларга карап, динне сүгергә кирәкми. Күңелебезне төшермичә, динне дәвам итәргә кирәк. Үзебезнең вазыйфабыз бар: Аллаһы Тәгалә каршысында җавап бирәсебезне онытмаска кирәк, дип әти һаман өйрәтә иде.

...Бик кечкенәдән мәчет мохитын күреп, “Мәрҗани” тузанын сулап үстек. Әти, рәхмәт, үзеннән калдырмады. Үсә төшкәч мәчеттә ремонтмы, хуҗалык эшләреме – әтигә булыша, һәммәсендә катнаша идек. Армиядән кайткач, бер ел почтада эшләдем. Анда бер тәүлек эшлисең дә, өч тәүлек ял. Таһир абыйга йорт салышырга булышуым иде шулай. 1984 елны “Мәрҗани”гә мәэзин булып кердем. Шул вакыттан башлап имамәтчелеккә алындым.

Мәэзин булган кеше, ул мәет юучы гына түгел, мәҗлесләр дә алып баручы, никах, исем кушу, җеназа – барысы да керә. Ул вакытта әле стаж да юк, 33 процент налог та алып калалар дин эшендәгеләрдән. Ике ай хезмәт хакы алабыз, өченче айныкы налогка кереп бетә. Дин юлында хезмәт итүчеләр дәүләттән аерылган дигән закон 1986 ел ахырында, Горбачев килгәч кенә бетерелде. Шуннан соң гына хәлләр бераз җиңеләйде. Мин ул чакта гаиләле идем инде.

Армия хезмәтеннән кайтуга, 1984 елны ук Бохарага укырга җибәрүләрен сорап гариза яза идем. Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына чакырып аңлаталар иде бу эшнең киләчәге юклыгын. Ел саен яза идем, тагын чакырып сөйләшәләр иде. Әлбәттә, әти шул вакыт көч биреп тора иде: без Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәбез, башка кешеләргә хезмәт итүче түгел дип.

1988 елны Аллаһтан вакыт җитте – Бохарага китү мөмкинлеге ачылды. Ул вакытта гаиләбез арткан, ике кызыбыз бар иде. Гаиләмне алдым да ерак Бохарага юл тоттым. 1988-1991 еллар теория өйрәнеп үтте, “Мәрҗани” дә практиканы җитәрлек узган идем бит инде. Кайткач, 1991–1995 елларга Чистайга имам итеп җибәрделәр. 1995–1998 елларда Диния нәзарәте таркалу сәбәпле, имамәтчелекне калдырып тордым. 1998 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә эшләп алдым. 1999 елда Салехард шәһәренә киттем, анда да 7-8 ай эшләдем.

Аннан кайтып, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укыта башладым. Уку-укыту программасына “Имамлык вазыйфалары” дигән фән керттем. Әлеге юнәлешне миңа башларга туры килде. Үзем үк укыту программасын яздым. Моңарчы андый дәрес булганы юк иде әле. Әти бу эшемдә төп ярдәмчем, киңәшчем булды. Гомумән, һәр эш-гамәлендә әти үзе белгәнне, халык белән эшләү тәҗрибәсен тизрәк башкалар белән уртаклашучы иде. Бу сыйфат безгә әтидән килә. Әти җиренә җиткереп, бик матур иттереп чалма чалучы иде. Әтидән шушы эшкә өйрәнеп калдым.

2002 елны Ноябрьск шәһәрендә имамлык итергә Таһир хәзрәт чакыртты. Анда биш ел эшләдем. 2005 елны мәдрәсә ачтык. Уку-укыту дәвам итә, имам-ректор үзебезнең татар егете. 2007 елда Когалым шәһәре имамы һәлакатькә очрап үлгәч, мине бирегә күчерделәр. Когалым мәхәлләсенең үзенчәлеге – монда Кавказ халыклары бик күп, басым көчле. Алар белән эшләү яшь имамга авыр булыр дип, мине чакырдылар.

Аллага шөкер, алар белән дә татулык урнашты, мәхәллә эше тыныч бара. Миңа кадәр һәр җомгада фетнә чыгып, гаугалаша торган булганнар. Болар бетте. Хәзер мәчетебезне зурайту нияте белән йөрибез, халык сыймый башлады. Аллаһ кушса, киләсе елга мәдрәсә төзү ниятебез дә бар. Когалым, Урай, Лангепас, Покачи – Лукойл шәһәрләре. Аларның мәчетләренә мөхтәсиб вазыйфаларын башкарам.

Хәзер Россия мәчетләрендә мәдрәсәләр ачып, үзебезнең мәзһәб буенча укыту оештыру, хакыйкый динебез буенча тәрбияләү проблемасы өлгереп җитте. 15-20 генә шәкерт булсын, аларны шул мәдрәсәдә яшәтеп, шул мохитта формалаштырып, динебезне дөрес аңлатып. Җиһад – сугыш дип түгел. Хөкүмәтне саклауны, ил куркынычсызлыгын тәэмин итүне кайгыртып. Ваһһабистларны ничек бетерергә дигән сорау бөтен кискенлеге белән торган бүгенге шартларда иң кулай юл бу.

Әлеге агым Сөгуд Гәрабстанында килеп чыкса да, анда таралмаган. Иң ярлы Әфганстанда бик кыска арада җиде мең ярым мәдрәсә төзеп, үсеп килүче үсмерләрне тутырганнар. Уйлап карагыз, һәрберсендә 50-60 кеше генә укыган булса да, шуларга бераз дин өйрәтүгә, корал тоттырып, җиһад-җиһад дия-дия сугышчы әзерләгәннәр. Кыска гына вакыт эчендә зур гына талибаннар армиясе тәрбияләнгән. Талиб – шәкерт дигән сүз. Бер караганда барыбызга да аңлаешлы, укучы дигән мәгънә салынган кебек. Ләкин нәрсәгә өйрәтелә, нәрсә сеңдерелә бит?! Хәзерге вакытта алар ислам динен мыскыл итеп, аны киресенчә күрсәтүгә көчләрен юнәлтәләр. Ислам динебезнең бу сугышка бернинди катнашы булмаса да.

Әти сабагында иң еш колакка киртләгәне – сабырлык. Юк, бу дәшми калу, вакыйгаларда эшем юк дип, читтә тору мәгънәсендәге сабырлык түгел. Ә эш-гамәлләрне оештыруда, мөнәсәбәтләрне көйләүдә акыл белән эш итүгә караган сабырлык.

Икенче таләп: мәҗлестә бернинди дөнья сүзе булырга тиеш түгел. Нинди мәҗлес булуга карамастан, бары тик Коръән, хәдис, дин турында гына сүз булырга тиеш. Үзем белә-белгәннән, Әхмәтзәки, Габделхәбир хәзрәтләр дә моны нык куялар иде: мәҗлестә иман-ислам хакында сөйләмәсәгез, буш кайткан буласыз, дип аңлаталар иде. Әлхәмдулиллаһ, вазыйфаларны үтәргә тырышабыз.

Минем фикерем буенча әтинең иң зур миссиясе: ул кешеләргә динне сөйләп кенә түгел, ә тормышларына кертергә өйрәтүче иде. Әтинең өйдә утырганын хәтерләмим. Кич буе өйдә, телевизор каршында утыруны безнең гаилә гомумән күз алдына да китерә алмый. Әти һәр кичне, әз генә вакыты булуга, әнине, мине алып, кемгә булса да бара идек. Менә кич утырырга килдек әле дип. Барып керүгә, җаен тотып алып, вәгазьләргә тотына. Намазны укымыйча бара иде. Аларга баргач та, бергәләп уку өчен. Инде шулай 1-2 тапкыр бергәләп намазга баскач, теге кешеләр әкренләп үзләре тартылалар, кызыксынып китәләр иде. Якын-тирәдәгеләрне дингә тартуның иң кулай алымын әти бик ипле төстә кулланды.

Әтинең иң еш колакка керткән киңәшләренең, әти дәресләренең тагын берсе – сез халык кешеләре дия иде. Гаиләгә караганда халыкка хезмәте күбрәк иде әтинең. Телендә, уенда гел укыту, сөйләү, аңлату, вәгазьләү булды. Кичен арып кайта, иртән тагын чыгып китә иде шул халык, җәмәгать дип. Хәзер без шулай.

Кешене мактауга да, бәяләүгә дә бик сак килә иде әти. Кешене яхшы диярсең, ул ялгышып куюы бар. Дөнья тормышында төрле хәлләр була. Күп мактасаң, зарар китерүең бар, тәкәбберлеккә китереп чыгаруың. Үлгәч кенә әйтергә мөмкин нинди кеше булуын, дип искәртә иде еш кына.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе