Марат Бәшәров башкорт фильмында төшкән

Танылган актер Марат Бәшәров Башкортстан режиссеры Айсыуак Юмагуловның "Ловец ветра" фильмында төшкән. Бу фильмның премьерасы VI Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә узды. Фильм 17 сентябрь

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

Танылган актер Марат Бәшәров Башкортстан режиссеры Айсыуак Юмагуловның "Ловец ветра" фильмында төшкән. Бу фильмның премьерасы VI Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә узды. Фильм 17 сентябрь кичендә Казанның "Родина" кинотеатрында Казан кинофестиваленең конкурс программасы кысаларында тәкъдим ителде.

Айсыуак Юмагулов үзе "Ловец ветра" нәфис фильмын озакка сузылган проект дип атый. Әлеге фильмга ул 2003 елда ук "Башкортстан" киностудиясенә режиссер итеп эшкә урнашкач алынган булган, сценарий авторлары - Айдар Акманов һәм Владимир Чернышев. Фильмның бер өлеше 2004 һәм 2005 елларда төшерелгән, аннан акча җитмәү сәбәпле туктап калган. 2006 һәм 2007 елларда режиссер тагын эшкә алынган. "Миңа инде бу проектка кул селтәргә киңәш иткәннәр иде. Әмма башлаган эшне ташлыйсым килмәде. Инде менә аны башкарып чыгуыма шатмын. Фильмны ниндидер үрнәк булырлык киноәсәр дип атамыйм, кимчелекләрен үзем дә күрәм, шуңа күрә тамашачыга күрсәтер алдыннан бик борчылдым, шулай да казанлыларның аны җылы кабул итүен күреп куандым", - дип сөйләде режиссер премьерадан соң.

Айсыуак Юмагулов сүзләренчә, "Ловец ветра" фильмында мәңгелек тема - гаилә темасы күтәрелә. "Күзәткәнемчә, Казан кинофестивалендә гаилә кыйммәтләре мәсьәләләренә багышланган фильмнар байтак. "Ловец ветра" - шуларның берсе. Кеше янәшәсендә ныклы гаиләсе булмаса бу тормышта үзен барыбер бәхетле хис итә алмыйдыр, минемчә", - диде Айсыуак Юмагулов.

Башкортстан фильмын узган ел Татарстанда төшерелгән "Бибинур" нәфис фильмы белән чагыштыручылар да булыр мөгаен. "Бибинур"да баш герой татар авыл карчыгы иде, монда исә - башкорт авыл бабае. Шулай да Бибинурны уйнаган Казанның Г.Камал театры артисткасы Фирдәүс Әхтәмова фильмнарның стильләре төрле, дип белдерде. Фирдәүс апа "Ловец ветра"ны караганнан соң андагы вакыйгалар, "Бибинур"дагы белән чагыштырганда, тиз хәрәкәттә баруын ассызыклады.

"Ловец ветра"ның баш герое - Әхмәт бабайны Башкортстан филармониясе артисты Мәүлитбай Гайнетдинов уйнаган. "Мин бу артистны балачактан күреп беләм, ул концертларда башкорт халык җырларын башкара иде. Аны күргән саен нишләп артистлар шундый ямьсез икән дип аптырый идем. Шушы фильмны төшерергә уйлагач, күз алдыма әлеге артист килеп басты, аның кызыклы йөзе бик туры килер төсле тоелды. Әхмәт бабаебыз сценарийда гына түгел, тормышта да бик җайлы кеше булып чыкты", - дип искә ала режиссер фильмга актерлар сайлаган чорны.

Ә фильмга Марат Бәшәровны чакыруын Айсыуак Юмагулов гади генә аңалата: фильмның прокатлы булуын теләдек, шуңа күрә танылган кешене чакырдык, ди. Шулай да фильм төшерелә башлаганда Марат кинода театрда кебек үк популяр түгел иде әле, дип тә өсти режиссер. "Без фильмны төшереп бетергәнче, Маратның популярлыгы югары ноктасына күтәрелде. Соңгы елларда аның эш вакыты аеруча тыгыз, нәтиҗәдә безгә кайбер күренешләрне төшергәндә Марат Бәшәров героеның "игезәген" файдаланырга туры килде, ул чакта аны арттан төшердек, тамашачы сизмәгән булса - без бик шат", - ди Айсыуак Юмагулов.

Фильмда вакыйга Башкортстанда, Юлдаш исемле бер авылда башланып китә. Режиссер сүзләренчә, фильм төшерелгән авыл чынлыкта да Юлдаш исемен йөртә. Таулар арасында урнашкан бу авылда бөтен кеше теленә "сәер", "җүләр" дип аты чыккан Әхмәт бабай яши. Ул тау өстенә җил тегермәне төзеп, көннәрен шуны эшләтеп җибәрергә маташып уздыра. Авылда йорты булса да, гаиләсез көн күргәнгәме, аны тегермәнгә яшәргә күчкән дисәң дә ярыйдыр. Милиционер булып эшләүче шушы авыл малае Алеша гына соңгы вакытта бабайның "законсыз корылмасын" җимерергә янап, әледән-әле тау башына бульдозер менгерә, тик картның бирешергә исәбендә дә юк...

Шундый көннәрнең берсендә Әхмәт бабайның авылдашы Гөлсирә әби авырып китә. Түшәккә калган әбинең соңгы теләге - оныгын күрү. Балачакта еш кына җәйләрен әбисендә үткәргән Руслан оныгын Гөлсирә әбинең инде күп еллар күргәне юк. Гөлсирә әби соңгы теләген үтәүне сорап, Әхмәт бабайга мөрәҗәгать итә. Үтенечне кире кагарга җөрьәт итмичә, Әхмәт бабай шулай итеп Руслан оныкны эзләргә дип калага юл тота.

Онык дигәне исә инде Руслан Гомәрович булган, зур гына банк идарәсен җитәкли икән. Көне-төне акча эшләү белән мәшгуль булганлыктан, аның гаиләсенә дә, бердәнбер улы Русланны тәрбияләргә дә вакыты җитми. Шуңа күрә дә эштән һәм үз мәшәкатьләреннән бушый алмаган ата-анадан туеп, бөтен дөньяга ачулы уллары Руслан игътибар таләп итеп, һәрвакыт төрле тәртипсезлекләр кыла. Әхмәт бабай Руслан Гомәровичны нәкъ менә шушы хәлендә эзләп таба.

Режиссер алдан ук тамашачыларны фильмда күтәрелгән проблемалар юмор аша бирелүен кисәтеп куйган иде. "Фильмда көлкеле урыннар күп, без монда юморның хәтта гротеск формасын файдаландык дип әйтер идем", - диде Айсыуак Юмагулов. Фильмда сурәтләнгән күңелләре акча янчыгына әйләнгән бай эшмәкәрләр, аларның иркә балалары һәм акча булган җирдә һәрвакыт бөтерелүче бандитлар монда заманча Голливуд комедияләрендәге образларга да охшап китә.

Әхмәт бабайга Гөлсирә әбигә биргән вәгъдәне үтәү авырга туры килә, чөнки Руслан Гомәрович бабайны күрергә дә, ишетергә дә теләми. Кайчандыр Әхмәт бабайга ияреп, авылдагы инешкә балык тотарга йөргән Русланның шушы кыланмышларыннан аптырашта калган бабай нәтиҗәдә түзми, банкир оныкның колак төбенә тондыра. Төрмәдән Әхмәт бабайны Руслан Гомәровичның улы Руслан гына коткарып кала: беркемнең дә кулы җитмәгән әтисенең шулай берсүзсез "иманын укыткан" бу гади бабай яшүсмердә кызыксыну уята. "Минем улым белән безнең гаилә дустыбызның кызы туган көненә барсаң, мин дә синең белән Юлдашка кайтырмын", - дип вәгъдә бирә Руслан Гомәрович. Шулай итеп, үзе чираттагы командировкага китеп барган банкирның иркә улы белән Әхмәт бабай тулы бер көн үткәрергә мәҗбүр була. Бу көнне бабай белән малай төрле кыен хәлләрдә дә кала, маҗараларга да очрый. Әхмәт бабай малайның тәртипсезлегенә дә, дорфалыгына да түзәргә әзер, бары тик Руслан Гомәрович кына иртәгә аның белән Юлдашка кайтсын... Малайга сөйләгәннәрдән без Әхмәт бабайның моңсу язмышы турында ишетәбез: ул сугышны исән-сау үтеп, авылга әйләнеп кайтканда сөйгән кызы аны һәлак булган дип белеп, башкага кияүгә чыккан икән, Әхмәт бабайның ни өчен ялгыз гомер кичерүен шуннан аңлыйбыз.

Иркә малайны көйләп узган көн Әхмәт бабай өчен һич көтмәгәнчә тәмамлана. Банкирның кайчандыр дус булып йөргән хезмәттәше бандитлар яллап, аның улы Русланны урлата. Утны-суны кичкән Әхмәт бабай югалып калмый, бандитлар артыннан куып китеп, малайны коткара ул. Тик менә бердәнбер улын югалтудан коты алынган банкир гына рәхмәт әйтергә ашыкмый, киресенчә, ул булган хәлләрдә бабайны гаепләп, янап, куып җибәрә. Юлдашка кайту турында сүз дә юк.

Бандитлар белән сугышып яраланган кулын тоткан килеш, икенче көнне Әхмәт бабай авылга кайтып төшә. Бөтен авыл халкы монда аның җил тегермәнен милиционер Алеша һөҗүменнән саклап торган икән. Әмма бабайны инде берни дә кызыксындырмый, ул Гөлсирә әбинең күзләренә ничек күренергә белмичә кайгыга баткан. Шулай да биргән вәгъдәсен үтәргә насыйп булган икән бабайга... Әхмәт бабай артыннан ук диярлек авылга Руслан Гомәровичның улы Руслан кайта. Ул әти-әнисеннән Әхмәт бабасы янына качкан икән. "Мин синең белән яшисем килә", - ди ул бабайга.

Әхмәт бабай Русланны үлем түшәгендә яткан Гөлсирә әби янына алып керә. Бабай: "Мин синең үтенечне тулысынча үти алмадым", - дисә дә, Гөлсирә әби Русланны бик тиз танып ала - моннан күп еллар элек соңгы тапкыр яшүсмер килеш күргән яраткан оныгы нәкъ үзе бит инде бу!

Гөлсирә әби бакыйлыкка тыныч күңел белән күчә. Кичен тегермәнлектә икәүдән-икәү калгач, Руслан Әхмәт бабайга Гөлсирә әбинең аңа әйткән соңгы сүзләрен җиткерә: "Әби сиңа әйтергә кушты, гомерем буена бер җүләрне сөйдем, улым Гомәр - аның улы, диде. Гомәр ул минем әтинең әтисе була түгелме соң?" Гөлсирәне югалту кайгысына Әхмәт бабайның шатлыгы да бар - ул бу дөньяда ялгызы түгел, аның да дәвамчылары - оныклары бар икән!

Бу фильмда Гөлсирә әбине уйнаган әби, кызганычка, инде чынлыкта да вафат булган. Айсыуак Юмагулов гади авыл әбисе роленә бик күп артисткалар арасыннан сайладык, тик беркем дә туры килмәде, ди. "Фильмга кастингка килгән бер кыз бу рольгә үзенең әбисен чакырырга тәкъдим итте, әби роленә без шулай кеше таптык", - дип искә ала режиссер.

Фильмны төшерү озак вакытка сузылу сәбәпле, Русланны уйнаган яшүсмер малай белән дә эшләү җиңел булмаган. "Шушы еллар эчендә ул үсеп буйга җитте, кайбер кадрларны кире төшерергә, кайберләрен урыннары белән алыштырырга туры килде", - ди Айсыуак Юмагулов. Фильмда малайның тавышын яздырту өчен 200ләп яшүсмерне тыңлап, сайларга туры килгән.

Айсыуак Юмагулов фильмны Башкортстанда да җылы кабул итәрләр дип ышана. Аны Уфада бер айдан соң күрсәтәчәкләр. Бу вакыйгага Марат Бәшәровны да чакырганнар, тик ул вакыты тыгыз булу сәбәпле киләчәгенә ышандыра алмаган.

Лилия Гаделшина

intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе