Татарны түбәтәй һәрчак бизиме?

Татарстан башкаласында шаулап-гөрләп Бөтендөнья татар яшьләре җыены булып узды. Казан мондый чараны быел үзендә дүртенче мәртәбә үткәрде. Әлеге форумның

БӘЙЛЕ
2010 Сен 01

Татарстан башкаласында шаулап-гөрләп Бөтендөнья татар яшьләре җыены булып узды. Казан мондый чараны быел үзендә дүртенче мәртәбә үткәрде. Әлеге форумның соңгылары август ахырында үткән иде, монысы да искәрмә булмады. Тарихка 90нчы елларның милли күтәрелеш вакыйгаларын үз эзен салган чорга да ниндидер нәтиҗәләр ясарлык вакыт җитте. Нәрсә дисәң дә, ул вакытта дөньяга тәүге аваз салган бала бүген егермене тутырды бит инде.

Быелгы форумга Россиянең 50 төбәгеннән 300 вәкил, БДБ һәм чит илләрдән 150, Татарстаннан 100 кеше килде. Алар юллаган анкеталардан исә иң күбесенең 1989 елда туганлыгы ачыкланды. Бу мәгълүмат программа төзелгәндә җитди игътибар үзәгендә булды. Суверенитет яулаганда бишектә яткан яисә тәпи йөреп китәргә азапланганнар бүгенге милли хәрәкәтне ничек күзаллый? Форум шул сорауга җавап эзләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров пленар утырышта үз сүзен Изге Рамазан ае белән тәбрикләүдән башлады. Ул 60 делегатның ураза тотуын җиткерде (“Сез ураза тотачаксызмы?” дигән сорау анкетада бирелгән иде), аларга барлык мөмкинлекләр тудырылуын, шәһәр үзәгендәге кунакханәләргә урнаштырылуын хәбәр итте. Ураза тотучылар Рамазанның 18 нче көне ифтарын ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый белән бергәлектә үткәрде. Шул ук көнне делегатлар тәравих намазын “Кол Шәриф” мәчетендә укыды. 29 август көнне Г. Тукайның Яңа Кырлай авылындагы музеен күрсәттеләр, чөнки шагыйрьнең тууына озакламый 125 ел тулачак. Кичкә таба Арча шәһәре үз районының 80 еллыгына багышлап төрле чаралар үткәрде. Биредә район хезмәтчәннәре ураза тотучыларны да күздә тоткан, аларга милли ризыклар пакетларга салып бирелде. Казанга кайту бик соңга калмасын өчен, Арча үзәк мәчетендә ахшам намазын уку белән үк юлга кузгалырга туры килде, ифтар исә автобусларда Казанга җиткәнче дәвам итте...

Быел да, башка еллардагы кебек, Россия Ислам институтында алты секциянең берсен оештыру каралган иде. Халкыбызның зур күпчелеге тоткан ислам дине мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”дә, ураза вакыты булуга да карамастан, зур кызыксыну белән йөздән артык кеше җыелды. Сөйләшүнең темасы “Милли бөтенлекнең сакланышында дини кыйммәтләрнең әһәмияте” дип аталу да моңа йогынты ясамыйча калмагандыр.

Секция эшен алып баручы егетләр – Рөстәм Батров белән Данис Гәрәев теманы берничә яссылыкта карады.

Милләтебезне саклап калу өчен ислам дине мөһим шарт булып торамы? Исламнан башка татар кешесенең тулы канлы тормыш алып баруы мөмкинме? Иң әүвәл сүз Татарстан дини элитасы вәкилләренә бирелде. Алар, бүгенге вәзгыятьтән чыгып, татар милләте һәм аның телен саклау мәсьәләләрендә диннең роле хакында сөйләделәр. Чыгыш ясаучыларның тел төбендә бабаларыбыз мең елдан артык тоткан традицион ислам, төгәлрәк әйткәндә, хәнәфи мәзһәбенең әһәмиятен Россия җирлеге һәм татар тормышы мисалында карау ята иде.

Югарыдагы сорауларга күпмедер дәрәҗәдә чишелешне ТР Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус Фәиз җавабы бирә алды. Хәзрәт биредә үзен дин әһелләре арасында тирән белемле тарихчы итеп танытты дисәк тә, арттыру булмас, чөнки ул халкыбызның мең елдан артык тормышында ислам дине үсешен ачып бирде; милли үзаң, мәгариф, мәдәният, һөнәрчелек, көндәлек тормышның алга китүендә хәнәфи мәзһәбенең ролен билгеләп узды. Кайсы чорда дингә мөнәсәбәтебез уңай һәм аңа нык бәйләнгән булсак, шунда милли бөтенлекнең дә ныграк сакланганлыгын күрергә мөмкин. Болгар бабаларыбызның ислам йогынтысы нәтиҗәсендә гаять зур дәрәҗә-мәртәбәләргә ирешүләрен Илдус хәзрәт пленар утырыштагы чыгышында да билгеләп үткән иде. (Аның алдагысы көнне форум делегатлары Әтнә халык театры куелышында тамаша кылган “Мулла” спектакле дә (авторы – Т. Миңнуллин) татарның милли үзенчәлеге, менталитеты, логикасы хакында гына түгел, ә бәлки халкыбыз өчен дин белән яшәүнең үтә әһәмиятле булуын күрсәтә иде.) Хәзрәт И. Фәизов фикеренчә, бары тик хәнәфи мәзһәбен маяк итеп алганда гына татар халкын, аның милли үзенчәлекләрен саклап калырга мөмкин. “Без экзотика эзләп йөрү хәленә калмаган. Чөнки бер ягыбыз да беркемнән ким түгел! Әле артыктыр да, сез моны тарихыбызда ныклап карасагыз, яхшы күрәчәксез”, – диде ул.

Мин ни өчен шорты кимим?

Мөселман яшьләренең шортыдан йөрүен күрсәм яисә аларның шул мәсьәлә турында башлап сүз әйтүләрен ишетсәм, үзем шаһит булган бер хәл искә төшә.

Узган елны Рамазан ае “әбиләр чуагы”на туры килде, көннәр чагыштырмача җылы торды. Уку йортыбыз, бәрәңге алу өчен дип, бер шимбә көненә ял бирде. Авылга җомга көнне үк кайту насыйп булды. Җомга намазын укырга “Компрессорный”га якын булган мәчетләрнең берсенә – “Болгар”га киттем. Рамазанның икенче ун көнлеге барганлыктанмы, Илдус хәзрәтнең хөтбәсе гөнаһлардан тәүбә итү турында иде. Әлеге мәчеткә йөрүчеләрнең зур күпчелеге татарча сөйләшкәнлектән, аны чын мәгънәсендә татар мәчете дип атарга була. Тел мәсьәләсе татар теле ягына йөз процент хәл ителгән. Татарлар гына җыелган җирдә мәзһәб “проблемасы” алай ук кискен тормый үзе. Шулай да аны ни рәвешле һәм нәрсә хисабына булдырырга мөмкин соң?..

Ул чакта Илдус хәзрәт шома гына сөйләгән урында бүленергә мәҗбүр булган иде. “Сез монда пляжга килмәгәнсездер бит, – диде ул тавышын көчәйтеп. – Азрак башкалар кебек киенеп килергә кирәк инде. Мәчет бит бу, җомга – мәҗбүри җәмәгать намазы”. Сүз намаз залына шортыдан гына килеп кергән егет турында иде. Әлеге вакыйганы мин секция утырышында күңелемнән булса да янә яңарттым. Ни өчен дигәндә, биредә дә читтән килгән бер егет, мосафир булу сәбәпле, бриджидан “Кол Шәриф”кә намазга керүен, аңа беркемнең дә гаҗәпләнеп карамавын әйтеп узды. Сөйләнгәннәргә җавап йөзеннән, И. Фәиз әхлак мәсьәләсен күтәрде. Мисал итеп, ул өлкән яшьтәге бабайларны китерде. Аларның җомганы көтеп алганнары пакь, чиста күлмәк, кәчтүм-чалбар киеп, чапмый-кабаланмый мәчеткә вакытында килеп җитә. Ә синең мәчеткә шортыдан килүең олы җомга көненә, дингә булган мөнәсәбәтеңне ничек билгели алсын ди инде (гәрчә гаурәтләрең капланган булса да)?! “Хәтта юлны кыскарту өчен, койма белән әйләндереп алынган мәчет территориясенә кереп, юлны дәвам итү дә шәхеснең әхлак күрсәткечен билгели. Мәчет ишегалдыннан узасың икән, син кереп һичьюгы ике рәкагать нәфел намазы укып чыгарга тиешсең. Бу вариантны сайлыйсың килми икән, юлыңны кыскартма, әйләнеп йөр”, – дип, хәзрәт “Болгар” мәчете урнашкан урамнар киселеше нигезендә җавап бирде.

Татарны түбәтәй һәрчак бизиме?

28 август көнне ислам югары уку йорты бинасында узган секциягә дә баш киемсез килгән егет-кызлар байтак иде. Ярар, әлегә гыйбадәтләрне тулысынча үтәмәгәннәр шулай йөрсен дип тынычланыргамы? Кая алай гына булсын, монда мәдрәсә бетереп килгәннәр дә яланбаш утыра! Ирексездән, истә булган тагын бер вакыйганы язып китәм...

“Татарстан – Яңа гасыр” каналы тарафыннан “Кол Шәриф” мәчетендә барган гает намазларын турыдан-туры трансляцияләү гадәткә кереп китте дисәк тә ялгышмабыз. Хөкүмәт рәсми ял көне итеп билгеләгәч, Корбан бәйрәмен экраннан караучылар да бермә-бер күп була. Вакытын башка мәчетләрдән бераз соңрак куюның да әйбәт ягы бар: бүген ял көне дип, озаграк йокларга яратучы студентлар да дөнья мөселманнарының бәйрәме икәнен белеп кала. (Алайсам, без кайчакта вакытында йокларга ятып, студентларның ниндидер бәйрәмен “онытып” тилмерәбез. – Н. С.) Узган елны мине вуз галимнәре дә, студентлар да мәчеттә утырганымны зәңгәр экраннан күргән.

Хәзерге вакытта биш вакыт намаздан ераграк торучы татар кызлары миңа әйтә: “Син ни өчен түбәтәйдән түгел идең?” Шул сорау бирелгәч, мин аларны: “Ул мәҗбүри түгел бит”, – дип тынычландырдым. Мондый җавапны алар мәдрәсә белеме алган белгечтән ишетмәде, билгеле. Алар өчен мин татар бит, милли факультетта укыйм. Татарлар аны мәчеткә генә түгел, зур кунаклар каршылаганда да киеп чыга. Көндәлек тормышта аның баш түбәсенә никадәр затлырагы менеп утырса, очрашуның да шулкадәр мөһимрәк булачагын көт тә тор. Мин “Кол Шәриф”кә бару вариантын телевизорга төшү өчен дә, өйдә “онытып” калдырган 50 сумлык Кытай түбәтәен халыкка күрсәтү өчен дә сайларга тиеш түгелмен. Иң беренче төп максат – гает-вәҗиб җәмәгать намазын үтәү. Шушы максатны бик күп төрки (ә бәлки төрки булмаганнарыдадыр, мисал өчен, руслар) милләтләр – татарлар, төрекләр, үзбәкләр һ. б. ала.

Барысының да башында бер үк чигүле түбәтәй булса, чәчәк бәйләмендәге чәчкәләрнең барысы да бер төрдәге кебек булыр иде. Ә бит миллилекнең артуы әхлакта да чагылыш табачак. Татарлар өчен түбәтәй-кәләпүшне намаз, эш, кунак һ. б. чараларның һәрберсенә аерым итү дәрәҗәсенә күтәрү кирәк! Алайсам, аны этник татарлар Сабантуйга яисә туйга барганда гына киеп куя. Кибетләрдә сайлау мөмкинлеге аз, бары тик затлы-кыйммәтлеләре генә сатылгач, шулай итәчәк тә инде ул. Менә мин ничек милли студент булгач, Кытайныкын кимәдем... Болай эшләү бик үк дөрес юл түгел түгелен.

Минем “милли” булуымны бөтен кеше дә белеп бетерми. Ә татар булуымны беренче аваздан ук чамалыйлар. Халкым мең елдан артык Әбү Хәнифә мәзһәбендә. Бүгенге татарларда да мәчеткә түбәтәй киеп баруга җитди караш саклануның төп асылы да шунда: имам Әгъзам Әбү Хәнифә гел баш киеменнән йөргән, аны хәтта ялгыз чагында да салмый торган булган. Аның мәзһәбен дәвам итүче дин әһелләре дә нәкъ менә шушы бурычны үтәп килгән. Мәрҗани, Насыйри, Фәхреддиннәрнең фотоларын карагыз! Аңлатмалы сүзлекләрне ачып карасак, анда кәләпүш, түбәтәйләр татар халкының милли баш киеме дип бирелә. Бу сүзләрне укып, без бер нәрсәгә сукырларча иярергә тиеш түгел: көзен суык җил-яңгырда, кышын зәмһәрир суыкта түбәтәйдән генә йөреп булмый бит. Башка бүрек кирәк. Милләтне дә, мәзһәбне дә саклау бурычын куйганда, без боларын да милли җирлек ягына хәл итәргә тиешбез, дигән фикердә торам.

Йомгак урынына әбиемнең гел телендә булган сүзләрне китерсәм, бик тә урынлы булыр. Ул яшен яшьнәгәндә башка теләсә нинди чүпрәк-чапрак алып ябарга куша иде. Борынгыларның бу сүзен бүген хәтта белгечләр дә бик еш исләреннән чыгара. Чәч магнитлы бит ул, яшен сугу ихтималы зур. Шул рәвешле хәнәфи мәзһәбе безнең климатик шартларга туры килүенә ныграк төшенәбез. Һава торышы шартларының төрле булуы һәм бик еш алмашынып торуы елның һәр көнендә дә баш киеменнән йөрү ихтыяҗын тудыра. Без үз мәзһәб галимебездән акыллырак була алабызмы соң?

Нәтиҗә урынына

Без, татар халкы, Россия җирлеге өчен хәнәфи мәзһәбенең кулай булуын башка халыкларга да күрсәтә белерлек итеп яшәргә тиеш. “Халыклар” дигәндә сүз илебездә ислам динен тотучы башка төрки халыклар турында бара. Үз җирләрендә гарәпләр гарәп булып торган төсле.

Милли бөтенлекнең сакланышында әхлак зур урын тота. Ә үз чиратында әхлак мәсьәләсе – ул кеше аңына кертү өчен бик нечкә, четерекле әйбер. Мөселман халыклары арасында без болай да бик нык көнбатышлашкан. Авыл яшьләре дә дискотекага ялтыраган, чуклы-чаклы джинсы, кысан кием белән дискотекага йөри. Татар телле мөселманның киеме клубка чыгучыныкыннан аерылып торырга тиеш, синең биергә яисә ахшам укырга барасыңны белеп торсыннар. Без Баш казыйдан джинсы кию мәкруһ, хәрам дип фәтва бирдертеп, фетнә чыгару юлын сайларга тиеш түгелбез. Әхлак мәсьәләсе чишмә башын мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан алырга тиеш!

Хәнәфи мәзһәбен активлаштыру тормышның башка өлкәләрендә дә барса, милләтебез үсәчәк. Шул турыда күбрәк уйлану кирәк. Бу турыда, Аллаһ теләсә, сөйләшүебезне тагын дәвам иттерербез.

 

Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе