Казан күңелләренә хуш килде

«Сөләйман» мәчете каршында күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен үткәрелгән Коръән укырга өйрәнү курсларында

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

«Сөләйман» мәчете каршында күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен үткәрелгән Коръән укырга өйрәнү курсларында Башкортстаннан килгән бер төркем мөслимәләр дә бар иде. Аларның җитәкчесе Тәнзилә Абдуллова Казаннан алган тәэсирләрен хәбәрчебез Хатыйп Гәрәй белән дә уртаклашты.

-Мин бирегә килгәнче үк 3 ай алдан Казандагы бу мәчет әһелләренең күркәм эшләре турында ишеткән идем инде,-дип башлады ул сүзен һәм болай дәвам итте:-Миндә шул чагында ничек булса да Казанга барырга дигән көчле теләк уянды. Үзем Уфадагы күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең 28 нче мәктәп-интернатында балалар укытам. Үзем дә тумыштан беренче төркем инвалид. 1970 елда 7 яшемдә Уфага килдем һәм андагы интернатта 12 ел белем алдым. Аннары Башкорт дәүләт университетын тәмамладым. Казанга килгәнче Коръәнне укый белми идем. Бик тә өйрәнәсем килде бу изге китапны. Казанга алып бару өчен кызларны озак үгетләргә туры килде. Аларның 9ы минем белән бергә юлга чыгарга ризалык белдерде. Әти-әниләре рөхсәтен алып, ышаныч кәгазьләре һәм башка документлар җыйдым. Шулай да Казанга минем белән 5 кыз гына килә алды. Аларның 4сенең күзләре күрми, ә бер кыз үзенең туганын озатып йөрергә ризалыгын белдерде. Кызларыбыз Башкортстанның төрле районнарында яшиләр. 2 кызыбыз гына намазлы иде, башкаларның да исламга керәсе килде. Төркемебездә Алинә Әхмәтшина дигән бик тырыш һәм талантлы кызыбыз бар. Ул «Мисс-мөслимә» бәйгесендә җиңеп чыкты һәм кәрәзле телефонны алу бәхетенә иреште. Әлбәттә, бу безнең өчен зур шатлык булды, горурлану хисләре кичердек Алинә белән. Димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар, дигән сүз иде бу! Ә иң зур сөенечебез шул: Коръәнне Брайльчә укырга өйрәндек. Дөрес, изге китапны шома итеп уку өчен әле шактый тырышырга кирәк. Безгә бу изге эштә булышкан һәркемгә олуг рәхмәтләребезне әйтәбез: Аллаһ аларны рәхмәтеннән ташламасын иде дип дога кылабыз. Мәчет әһелләренә Раббыбыз бетмәс-төкәнмәс көч вә куәт бирсен. Мин тагын Казанга килә алырмынмы, анысын хәзер генә әйтә алмыйм. Ә менә кызларыбызга Казан искиткеч ошады. Алар яңадан да бирегә килергә ниятләре барлыкны сиздерделәр.

Биредә кешеләр бик кунакчыл икән. Минем андыйларны очратканым юк иде. Монда күп кешеләр белән таныштык һәм дуслаштык. Без Казанның күп кенә истәлекле урыннарында булдык. Идел буйлап теплоходта йөздек, ипподромга-башка җирләргә экскурсияләргә бардык. Кыскасы, Казаннан бихисап якты хатирәләр алып китәбез.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе