Минем дә бар иде Акъәбием...

«Безнең гаиләдә – Рамазан» конкурсына

БӘЙЛЕ
2010 Авг 12

«Безнең гаиләдә – Рамазан» конкурсына

Әгәр дә Болгар буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, бер дә үкенмәссез: ялыгыз күңелле узар. Безнең якларның табигате бик матур. Дөрес, һәр як үзенчә матур һәм бай. Әмма кайсы якны гына алсак та, ул шундагы байлыкны, гүзәллекне тудыручы хезмәт кешеләре белән күркәм. Тирә-якның гүзәллеген балачактан тоеп үскәнгәме, күзләремне машина тәрәзәсеннән ала алмыйча сокланып барам. Әнә, сап-сары иген кырлары, ерак таулар, урманнар, аллы-гөлле чәчкәләр...

Юллар. Олы юллар. Нинди тирән хискә баеталар, искә төшерергә өйрәтә алар. Туган ягым, бихисап кешеләрне үз тирәңә җыйгансың, халкымның тормышына тирән эз салгансың. Аллаһым, рәхмәт Үзеңә! Туган ягымда бабаема-әбиемә, әти-әниемә эш һәм икмәк биргәнеңә! Мин менә шушында туган, яшьлек һәм картлык гомерен кичергән Дәү әнием-Зәйтүнә әбием турында язарга булдым. Һәркемнең якын кешесе була. Аның белән барлык серләреңне бүлешәсең, шатлык, кайгыларыңны уртаклашасың. Минем дә андый кешем бар иде. Ул- Дәү әнием. Хәзер искә алып сөйләргә якты хатирәләре генә калды. Ул-6 бала анасы һәм 14 оныкның әбисе.

Бабай белән киңәшләшеп, дус, тату гомер кичерделәр. Үз язмышында дәһшәтле сугыш елларында авыр хезмәтнең ачысын да, җиңү шатлыгын да татыган. Дәү әнием-киңәшчем дә, дустым да иде. Хезмәт сөяргә, гадел, тырыш, көчле ихтыярлы булырга өйрәтте. Оныкларын тигез күрде: бу-кызымныкы, монысы киленнеке димәде. Минем зур байлыгым-оныкларым, дия иде. Тикмәгә генә күршеләре аңа “Зәйтүнә әни” димәгәннәрдер, чөнки әти-әниләре эшкә киткәндә бишеккә салган балаларын безнең әбигә кертеп калдыралар иде. Дәү әни аларны да үз оныклары кебек карады, тукландырды. Иң мөһиме-үзенең акыллы киңәшләрен бирде. Ул чакларда капчык тутырып он, күп итеп ярма, тоз алу юк. Зәйтүнә әбидән тегене яисә моны сорап керсәләр, ул берәүне дә буш кул белән кире борып чыгармады, соңгысын булса да биреп чыгара иде.

Раббыбыз үзенә дә нигъмәтне мул итеп бирә. Иң беренче җиләк-җимеш, яшелчә дә аның бакчасында өлгергән була. Башта ул нәниләрне, күршеләрне сыйлый. Тәмле булган, зур рәхмәт дисәләр, ул шундый рәхәтлек кичерә ки, бабайга карап, бер рәхмәт мең бәладән коткара, дип елмая. Көз, кыш җиткәндә өйнең чормасы әбекәйнең мәтрүшкә бәйләмнәре белән тулган була. Баш авыртса, дәваланырга, дип төрле үләннәрне, аерым-аерым капчыклар ясап, тутырып куяр. Берәребез авырса да, хастаханәләргә җибәрмәде. Тәмле вә татлы чәйләрне үзе ясап, безгә эчерер иде. Әниемә дә шулай эшләргә өйрәтте.

Гадәттә, ул беренче әтәч кычкыру белән йокыдан тора, безне дә иртүк уята, бәхетегез йоклар, дип өстәп куяр иде. Мин аның һәр эшен илтифат белән күзәтергә яратам. Менә ул башына ап-ак яулыгын бөркәнә, биленә эре чәчәкле ашъяулыгын ябып куя, аннары мич эчендәге күмерләр өстендә тәмле-тәмле таба ашларын пешерә һәм сөенә-сөенә безне сыйлый. Бу вакытларда миңа мондый тәмле ризык дөньяда башка юк сыман булып тоела иде. Ул тирән эчтәлекле дини вәгазьләр сөйләр, ә куллары безгә оекбаш бәйләр. Без җыелышып утырып, аның тиз-тиз хәрәкәт иткән бармакларына кызыгып, шул арада төрле чәчәкләргә күмелеп утыручы гөлләргә су сибүен күзәтеп, татлы йокыга талганыбызны сизмичә дә калабыз.

Ул ураза кичләрендә, авыз ачу сәгатьләрендә догалар кабул була, уенга алданып, соңга кала күрмәгез тагын, дип безне кисәтә иде. Ә без онытабызмы соң? Юк, ул чакларны һич тә оныту мөмкин түгел! Сәхәргә торганда да, балакайларым, Аллаһыга догаларның ирешү вакыты җитте, дип безне йомшак кына итеп уята идең. Дәү әнием, синең кабереңне зиярәт кылганда әткәй каберенә барган чаклар искә төшә. Башта госел коена идең, безгә дә чиста булырга кушасың. Һәрчак ике рәкәгать намаз укып, өйдән чыгып китәсең. Юлда үзең белгән догаларны безгә дә өйрәтеп барасың. Тыныч булырга, үсеп җиткәч, миңа да дога кылырсыз дип аңлатасың. Ул вакытларда без әле кечкенә идек. Шулай да син һәммәсен дә күңелгә сеңәрлек итеп аңлата алгансың.

Менә Рамазан-Шәриф аена да кердек. Барчабызның да бәйрәмнәре шатлык белән үтсен, догалары кабул булсын. Рамазан-иң изге айларның берседер. Ә сиңа, Дәү әнием, мин Аллаһыдан кабереңне нурлы итүен, җәннәт чишмәләрен тату насыйп булуын, кабер газабыннан коткаруын сорыймын. Безне тәрбияләүдә әти-әниемә булышканың өчен мең рәхмәт!

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: сезнең дә кадерле әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез бардыр. Алар хакында ислам газетасына языгыз, горурланыгыз үзләре белән. Алар бу дөньядан мәңгегә киткән икән, дога кылыгыз, сәдака бирегез. Исән булсалар, хәлләрен белегез, аралар ерак икән, телефоннан шалтыратып торыгыз, хат языгыз. Әбиләргә шуны әйтәм: оныкларыгызны яратыгыз, сөегез, ислам кануннарына таянып тәрбияләргә тырышыгыз,сабыр булыгыз. Без бу дөньяда кунак кына. Шуңа күрә матур һәм тату яшик.

Гөлүсә ӘХМӘТШИНА,

Чистай


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе