Мөхтәрәм җәмәгать! Без – мөселманнар. Без сүздә генә “Ислам дине – яхшылык дине” дип сөйләп калмыйча, аны гамәлдә исбат итик. Тәртипле булыйк, тыныч булыйк!
Әгәр дә без: “Ислам дине яхшылыкка чакыра” дип сөйләп йөрсәк, ә кайберәүләр киресен эшләсәләр мөселманнар белән башка дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәт кискенләшер, һәм безгә яшәү авыр булыр.
Мөселманнар яхшылыкка өндәп, үзләре дә үрнәк булырга тиеш булсалар да, барысы да теләгәнчә булып бетә алмыйдыр, күрәсең. Мөселманнар арасында да караклар, кеше рәнҗетүчеләр, гайбәт сатучылар, ялган сөйләүчеләр һәм кеше үтерүчеләр юк түгел.
Хакыйки, чын мөселман начар булмас. Ислам дине кешене рәнҗетмәскә куша. Шулай булгач, башкаларга золым итүче мөселман була алмый.
Әй, мөселманнар! Ислам дине шулай эшләргә кушамы? Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә шуны әмер иткәнме?
Ислам дине кешегә зарар итәргә кушмый.
Ислам дине бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди. Дуслыклы урында яшәве рәхәт, күңелле.
Мөхтәрәм җәмәгать, бер-беребезне дуслыкка өндик, тыныч-имин яшәү өчен бер-беребезне яхшы, хәерле-файдалы вәгазьләр белән нәсихәтлик! Матур тормыш өчен тырышканлыгыбызны сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтик!
Аллаһ Тәгалә безгә Үзе яхшылыкка өндәргә кушкан.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде