Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышында тайм-менеджмент

«Тарихта 100 иң бөек кеше» (The 100: A Ranking of the Most Influential Persons in History) китабының кереш өлешендә Майкл Харт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дини тормышта да,

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

«Тарихта 100 иң бөек кеше» (The 100: A Ranking of the Most Influential Persons in History) китабының кереш өлешендә Майкл Харт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дини тормышта да, социаль-икътисадый тормышында да зур уңышларга ирешүен әйтеп үтә. Пәйгамбәрнең өммәте үзе исән чакында 4 кешедән башланган иде: хатыны Хәдичә, дусты Әбү Бәкер, туганнан туган энесе Гали, Пәйгамбәр үзе. Ә ул вафат булган вакытта мөселманнар саны берничә йөз меңгә җитә. Сәхабәләреннән 10 меңләгәне генә Мәдинәдә күмелгән, ә калганнары дөньяның төрле кыйтгаларында җирләнгән. Көнбатышта сөйләнгәнчә, Пәйгамбәр үзенең күп вакытын сугыш кырында үткәрмәгән. Күбрәк вакытын гыйбадәттә, гаиләсендә , сәхабәләре арасында уздырган. Үз вакытын да акыл белән файдалы итеп үткәргән. Бу мәкаләдә без Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тайм-менеджментын карап үтәбез. Шулардан чыгып 4 принцип турында әйтеп китәргә була:

1 – вакытның кыйммәтен аңлау,  һәрбер минутны файдалы итеп үткәрү

2 – бөтен эшләрдә дә пәйгамбәрлек кылу, һәрбер эшне ниятләгәндә мөһим пунктларын билгеләү

3 – вакытны акыллы куллануның сәясәтен булдыру

4 – бурычларны билгеләнгән вакытында үтәү

Вакытның кыйммәтен аңлау

Вакытның кыйммәте күп кенә Коръәндәге аятьләрдә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә килә. Аллаһы Тәгалә «Гаср» сүрәсендә вакыт белән ант итә. Күпчелек тәфсирчеләрнең сүзләренә караганда, бу ваытның әһәмиятен күрсәтү өчен шулай эшләнә. «Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасры белән ант итәм. 2. Дөреслектә, адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер. 3. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар». «Иртә» сүрәсендә дә Аллаһ әйтә: «1. Төшкә хәтле булган вакыт белән ант итәм. 2. Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа».

Пәйгамбәрнең тормышына күз салсак, аның һәрнәрсәгә догасы булган. Мәсәлән, эш башлар алдыннан укыла торган дога, ашар алдыннан, юлга чыкканда, авырганда укыла торган дога. Боларга карап та, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышында буш вакыт булмаганын аңлыйбыз. Беркөнне ул вакытын бушка уздырган кеше белән күрешмәде. Кирегә кайтканда ул аның белән күреште, чөнки ул вакытта нәрсәдер эшли иде. Аллаһ илчесе моны түбәндәге сүзләр белән аңлата: «Кайбер кешеләр ике әйбернең кыйммәтен аңламыйлар: сәламәтлек һәм вакыт, шуңа күрә алар югалтуларга дучар булалар» (Бохари).

Пәйгамбәрлек эшен алып бару

Пәйгамбәрлек эшчәнлеге башланганнан бирле Мөхәммәд Пәйгамбәрнең эше ислам динен тарату белән бәйле булды. Тормышының төп максатларыннан Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм башкаларны да Аңа гыйбадәт кылырга өйрәтүне әйтеп китәргә була. Монда ике нәрсәне күздә тотарга кирәк: кешеләрнең иң күркәме буларак, үзенең рухи үсеше, башкаларны да үз үрнәгендә иманга чакыру. Тормыш кыйммәтләре Коръәни-Кәримнән алынган. Соңгы хаҗ вакытында ул: «Үземнең Пәйгамбәрлек эшемне башкарып чыктыммы? » - дигән сорауга барысы да: «Әйе», - дип җавап бирделәр.

Атна саен планлаштыру

Ибн Габбастан килгән бер хәдистә: «Якшәмбе  – орлык утырту һәм төзелеш көне, дүшәмбе – юлга чыгу, сишәмбе – кан бирү, чәршәмбе – сәдака бирү, пәнҗешәмбе – җитәкчеләргә шәхси сораулар белән мөрәәҗгать итү, җомга – туйлар өчен, вакытыңны гаиләң белән уздыру, шимбә – ауга чыгу көне» диелә. Бу –зәгыйфь хәдис, шуңа күрә, шушы көндә шул ук эшләрне башкарырга димәгән. Ләкин бу хәдис планлаштыруны күрсәтә. Көчлерәк хәдистә болай диелә: «Дүшәмбе саен гыйлем алыгыз». Икенче бер хәдистә җомга саен никах укыту һәм госел коену хакында сүз бара. Аллаһ илчесенең әнә шундый көндәлеге була.

Көн саен кертелгән тәртип

Көн саен кертелгән тәртипкә карап Пәйгамбәр тормышындагы тайм-менеджмент хакында тулырак мәгълүмат алырга була. Эшчәнлеген кайбер төрләре даими рәвештә булган. Даими рәвештә булмаган эшләргә илчеләрне кабул итү, төрле очрашулар, таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү һәм башкалар. Бу гамәлләр алдан ук планлаштырылмаганнар. Әгәр Пәйгамбәр янына килсә, вакыт булгач та кабул ителгән. Моңа мисал итеп Таиф кабиләсеннән килгән кешеләр белән вакыйганы китерергә була. Бу илчеләр берничә көн Мәдинәдә торганнар һәм көн саен Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән ястү намазыннан соң очрашканнар. Төннәрнең берсендә Пәйгамбәребез гадәттәге вакытына килмәгән, шуңа Таиф халкы шундый сорау биргән: «Йә Аллаһ илчесе, нигә син бүген соңга калдың?»

Пәйгамбәрнең көндәлек тормышы

Төп игътибарны намаз вакытларына юнәлткән, ә алар тирәсенә башка гамәлләр дә планлаштырылган. Гамәлләр ике әйбергә корылганнар: 1. Барлык гамәлләр билгеле бер вакыт аралыгында үтәлгәннәр 2. Һәрбер гамәл дә вакытына сыешырга тиеш булган.

Аллаһы Тәгалә намазны вакыты белән иңдергән, шуңа күрә, аларны вакытында укырга кирәк. Аллаһ илчесе моның хакында болай дигән: «Мөселманның иң яхшы гамәле – вакытында укылган намаз»(Бохари, Мөслим). Намазны билгеле-бер вакыт аралыгында үтәргә кирәк. Бер минутка да соңга калмаска кирәк, чөнки укылмый калган намазым дип ниятләп укырга тиеш була. Намазның вакытын белү дә мөселманга вакытның кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирә.

Көн тәртибенә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик җаваплы караган. Аның вакытка мөнәсәбәтен мөселманнар да сизеп алганнар. Мәсәлән, бер сәхабә Пәйгамбәрне урамда күрә, чөнки башка көннәрдә шул вакытта өендә күрә иде һәм бу аңа гаҗәп тоелган.

Пәйгамбәрнең төнге эшчәнлеге

Сәхабәләре җиткерүенчә, Мөхәммәд Пәйгамбәр төнен өч өлешкә бүлгән. Төннең бер өлешен –гыйбадәттә, икенчесен – гаиләсе белән, ә өченчесен үзенең шәхси эшләре белән үткәргән. Кайвакытта ул сәхабәләре янында булган.

Аллаһ илчесе үзенең көндезге эшләрен кояш баегач тәмамлый. Ләкин ул кичләрен ял итмәгән, кайвакытта  сәхабәләре белән сөйләшкән. Пәйгамбәребез ястү намазы алдыннан йокламаган. Гайшә җиткерүенчә, Мөхәммәд (с.г.в.) ястүдән соң йокларга яткан, төннең соңгы өлешендә намазлар укыган. Кайвакытта ул төн уртасына кадәр йокламаган.

Мөхәммәд Пәйгамбәр төннең күп кенә өлешен гыйбадәттә, намазларда һәм фикерләүләрдә үткәрә. 67, хәтта 75%ын гыйбадәттә үткәргән. Ел фасылларына карап, бу вакыт 4-7 сәгатькә сузылган. Төнге намазлар хакында хәдистә килә: «Һәрбер төнне дә Аллаһ: «Гөнаһлардан тәүбә үтенүче бармы, кичерер идем, дога кылучы бармы, догасын кабул итәр идем». Аллаһ илчесе Давыт пәйгамбәрнең төнге гыйбадәтен үрнәк итеп китерә: «Давыт пәйгамбәрнең төнге гыйбадәте иң яхшысы. Башта ул йоклап ала, аннары озак вакыт гыйбадәт кыла, аннары тагын йокларга ята һәм таң атар алдыннан тора»(Бохари, Мөслим).

Пәйгамбәрнең көндезге эшчәнлеге

Аллаһ илчесе сәхабәләренә иртәнге намаздан соң йоклауны тыя. Күп очракта ул кояш чыкканчы мәчеттә була һәм сәхабәләре белән сөйләшә. Дини темалар- дан тыш, башка кызык темаларга да әңгәмәләр булды. Кайвакытта Пәйгамбәребезне елмайган килеш тә күрә алдылар.

Аннары вакытын гаиләсенә багышлый. Ураза тотмаган көннәрдә иртәнге ашны ашаган. Күп очракта көнгә ике генә тапкыр : иртәнге ашны соңга калыбрак һәм төшке ашны ашаган. Көн уртасы алдыннан йоклап та алган һәм сәхабәләренә дә шуны киңәш иткән, чөнки төнге намазларга да вакыт кирәк. Өйләдән соң Пәйгамбәребез иҗтимагый эшләрне башкарган. Аннары тагын гаиләсе белән булган. Мәккә чорында Пәйгамбәребез (с.г.в.) Хәдичәгә никахта була. Калган хатыннарга Хәдичә үлгәч кенә өйләнә. Моңа 3 сәбәп була: 1. Тол хатыннарга өйләгән, 2. Башка кабиләләр белән дуслык урнаштыру өчен, җитәкчеләрнең кызларына өйләнгән, 3. Исламны башка хатыннарга җиткерүчеләргә өйләнгән. Өченчесе бигрәк тә мөһим, чөнки хатын-кызлар динне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хатыннары аша белгәннәр.

Нәтиҗә

Мөселман булмаган илләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күбрәк сугышларда катнашкан дип сурәтлиләр. Ләкин бу сүз чынбарлыктан ерак. Бу мәкаләдә без аның тайм-менеджментын карап киттек. Моннан барлыкка килгән нәтиҗә көнбатыш илләренең фикерләренә туры килми. Ул тормышының күп вакытын гыйбадәттә үткәргән. Икенче урында иҗтимагый һәм гаилә тормышлары торган. Калган вакытларны да буш уздырмаган. Көн тәртибе дә тыгыз булган. Таң атканда йокламаска киңәш иткән. Ләкин төш алдыннан йоклап алырга мөмкин дигән. Аллаһ илчесе ашауда, йоклауда урталыкта булган. Буш вакытларда гыйбадәттә булырга тырышкан. Һәрбер гамәлендә дә пәйгамбәрлеген күрсәткән. Болар барысы да тайм-менеджментның төп принциплары буларак ачыкланган.

Юксель Асландоган, конфессияара диалог институтының президент урынбасары, Хьюстон, Техас

Журнал "Fountain"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе