Мөселман журналистикасы турында берничә сүз

Интернет челтәрендә яңа ислам сайтлары, интернет-тв, газеталар, телеканал тапшырулары барлыкка килә. Әле күптән түгел генә федераль мөселман телеканалы төзү турында сүз алып

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

Интернет челтәрендә яңа ислам сайтлары, интернет-тв, газеталар, телеканал тапшырулары барлыкка килә. Әле күптән түгел генә федераль мөселман телеканалы төзү турында сүз алып бара башлаганнар. Шуңа күрә, мөселман журналистикасы хакында күп ишетергә туры килә. Ләкин бу әле бик аңлашылып бетми.

Яңа сыйфатлы мәгълүматларга мохтаҗлык көн саен түгел, ә сәгать саен арта. Шуңа күрә, РИУ журналистика бүлеген ачарга тели. Чыннан да, бик яхшы ният, чөнки Россия өммәтенә белгечләр җитми.

Ләкин кемнәр турында сөйләргә соң? Мөселман журналистлары турындамы, журналист мөселманнар хакындамы? Рәттән барыйк әле. Әгәр дә без мөселман журналистикасы турында сүз алып барсак, монда күп эшләрне башкарырга кирәклеге ачыклана. Монда объектлы-предметлы өлкә, эш методлары барлыкка кибергә тиеш. Иң зур актуальлек шундамы икән? Минемчә, юк. Дөрес яктан башламыйбыз. Башта күп кенә мөселман белгечләрен барлыкка китерергә кирәк. Аннары гына без журналистиканың яңа тармагы турында сүз алып бара алабыз. Әлегә иртәрәк әле.

Тагын бер әйбер билгеле: үсеп килүче мөселман массакүләм мәгълүмат чараларына әхлаклы һәм сәләтле журналистлар кирәк. Ул мөселман темаларын күтәрмәсә дә, социаль һәм сәяси мәсъәлләрне ислам күзлегеннән карап китсен. Анда азмы-күпме ислам дине буенча гыйлем булырга тиеш. Әйтәсе килгән сүзләр шулар булды. Ләкин ул журналистиканың яңа төрен барлыкка китерү дигән сүз түгел. ММЧда эшләгән кешеләрне иҗтимагый фикерләре төрлечә, шуңа күрә, күптөрле юнәлешләр туарга мөмкин.

Хәзер безгә белгечләр бик кирәк. Бүгенге көндә журналистиканың берничә төре бар:

Сәяси журналистика;

Халыкара журналистика;

Эшлекле журналистика;

Фәнни журналистика;

Журналист тикшеренүләре.

Бер сүз белән әйткәндә, безгә шушы тармакларны әйбәт белгән белгечләр үстерергә кирәк. Бездә сәяси, аналитик, халыкара, икътисадый-финанс темаларына язучы эшлекле, ньюсмейкер журналистларыбыз булса, мөселман ММЧның күләме арта, алар мөселман дөньясын глобаль мәгълүмат базарында яхшы итеп күрсәтә аларлар иде. Бу безгә бик кирәк. Чөнки хәзер мәгълүмат сугышлары бара. Анда җиңсәк, тулы җиңү дә безнең кулда була.

Ни сәбәпле ислам динен начар яктан сыйфатлап күрсәтәләр? Сугыш башланды дигән сүз. Исламофобия мөселманнарның бу көрәштә җиңелүе белән бәйле. Ислам динен яхшы яктан сурәтләү – Россия мөселманнарының төп бурычларының берсе. Пиар-технологияләрне аңламау да җиңелүгә китерә. Ул вакытта безгә, чыннан да, көчле ММЧ кирәк.

Шулай ук, мөселманнар ислам ММЧ гына түгел, ә дөньяви ММЧларга да чыгарга кирәк. Үзеңнең согыңда гына кайнау бернинди дә үсешкә китерми. Мәгълүмат мохитендә алга китмәү сугыш кырын көндәшләргә калдыру белән бер. Шуңа күрә, мөселманнар ТВда да, төрле газеталарда да эшләргә тиешләр. Шул вакытта гына без дөньяви ММЧның кайберләренең исламга тискәре караш агымын туктата алабыз. Илебезнең күпчелеге мөселман газеталарын укымый, ислам сайтларына керми, ә мәгълүматны шикле чыганаклардан һәм динне аңламаган кешеләрдән гена алалар. Дошман белән бер үк кырда (мәгълүмати) көрәшергә кирәк. Чын исламны аңлатуның әһәмиятен аңлатырга кирәк бит.

Дәнис Гәрәев


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе