Өйдә кем хуҗа? Ислам буенча гаилә өстенлекләре

Һәрбер парның да диярлек тормышында каһбер нәрсәләр турында сөйләшергә вакытлары кала: кем төнлә ипигә бара, кем ирнең яки хатынның әнисенә кунакка

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

Һәрбер парның да диярлек тормышында каһбер нәрсәләр турында сөйләшергә вакытлары кала: кем төнлә ипигә бара, кем ирнең яки хатынның әнисенә кунакка кайта, иргә носки кирәкме, хатын-кызга өске кием сатып алыргамы? Кем гаиләдә хуҗа дигән әйбер килеп чыга.

Күп гасырларда сөйләнгән әйтемдә болай диелә: кемнең икенче бармагы беренчесеннән өстенрәк була, шул гаиләдә хуҗа була.

Әгәр сез пирогның яртысыннан артык өлешен ашасагыз, өйдә нәрсәдер булса булырга мөмкин. ЗАГСтан кайтып, өйгә беренче булып керсәгез дә, шул ук хәлгә тарыйсыз. Бусагадан атлап кергәнче, ләлинкәгә дә басарга кирәк. Шунда ул ватылырга да тиеш. Таралган фикерләр буенча, кем күбрәк эшли, шул идарә итә. Кемнең ата-анасы баласына ярдәм итә, шул идарә итә. Әлбәттә, бу ялган нәрсәләр.

Гаиләдә кем хуҗа – хәзерге җәмгыятьнең социаль мәсъәләләреннән берсе, ләкин ул ислам динендә җавап таба. Пәйгамбәребездән: хатын-кызга кем ныграк хокуклы , дип сорагач ул: «Аның ире», - дип җавап бирә. «Иргә беренче чиратта кем хокуклы?», - дигән сорауга Ул (с.г.в.): «Аның әнисе», - дип җавап кайтара. Әйе, гаиләдә ир хуҗа. Ләкин хатын-кыз да зур урын алып тора, әгәр аның әнисе булса.

«Әлбәттә, ислам дине буенча, гаилә башлыгы, - ул диктатор түгел, ә хикмәтле вәли, тәҗрибәле капитан. Шуңа күрә, гаилә мөнәсәбәтләренең алтын куполы хатын-кызның иренә буйсынуы. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисендә болай диелә: «хатын-кызларның иң яхшысы – аңа карасаң, сина шатландыра, эш кушсаң, тыңлый, үзен һәм милкеңне син өйдә булмаганда саклый».

Иренә буйсынгач, Аллаһка буйсынган була, пәйгамбәрнең нәсыйхәтләрен үти, җәннәткә керүен көтә. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә: «Әгәр хатын-кыз 5 вакыт намазны укыса, ураза тотса, згелеген сакласа, иренә буйсынса, аңа болай дип әйтерләр: «Кайсы ишектән телисең, шунысыннан җәннәткә кер!»

Капитанга буйсыну, аның кануннарын үтәү гаилә көймәсен беркайчан да төпкә утыртмый. Ләкин командар буларак ир дә җаваплылыгын онытмаска тиеш. Хемингуэй әйтүенчә, Хатынны батальонны югалткан кебек югалтасың: авыр шартлар, үтәлмәс борыклар аркасында. Иргә сукырларча буйсыну да исламда бик яхшы яктан каралмый. Ислам дине Аллаһка буйсынмауда гыйбадәт юк ди. Дәләттәге кебек гаиләдә дә киңәшләшеп эшли торган шура булырга тиеш. «Алар арасында ризалык һәм шура…» (2;233).

Аллаһ ирне бар итеп парын да булдырды һәм аларга хокуклар, бурычлар бирде. Шулар буенча яшәргә тиешләр.

«Әй кешеләр! Сезне бер кешедән бар иткән һәм аның парын да барлыкка китергән, күп ирләр белән хатыннарны халык кылучы Раббыгыздан куркыгыз» (4:1).

«Ирләр хатын-кызларның вәлиләре булалар, чөнки Аллаһ беришләренә өстенлек биргән, чөнки алар милекләрен сарыф итәләр» (4:34).

Аллаһ үзенең гыйлеме белән ирне өстенрәк куйган, чөнки аңа авыррак бурычлар куелган. Ул кешеләрне изгелеккә чакыру һәм явызлыктан тыю буенча күбрәк эшләргә тиеш.

Мөһим бурычларның берсе – гаиләгә дөрес тәрбия бирү, тайпылуны булдырмау. Ул аның өчен җаваплылык тота. Кызганыч ки, әгәр ирләр үзләрен балалар кебек хис итсәләр, бу начар нәтиҗәләргә китерә. Ирләрдә уңышсызлыкларга очраучыларны күргән хатын-кызларга лидер булу авыр.

Гаилә дөрес мөнәсәбәт белән карар кабул итсен өчен, хатын-кыз иренең кимчелекләрен, хаталарын капларга тиеш. Иргә ышанычлы булгач, ире дә сәләтләрен ныгыта һәм уңышка омтыла. Беренче чиратта, ир хатын-кызга дус булырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Һәрбер кеше көтүче һәм үзенең көтүлеге өчен җавап бирә: илбашы көтүче була, ир гаиләсенә көтүче була, балалар тәрбияләүче хатын-кыз да көтүче һәм аның өчен җаваплы кеше».

Ир гаиләдә мәһәббәткә, хөрмәткә лаек булырга тиеш.

Ә без бүгенге көндә нәрсә күрәбез?

Еш кына хатын-кызлар гаиләдә башлык булалар. Алар кайсы юнәлешкә барырга кирәклеген хәл итәләр. Балалар ата-аналарын тыңламыйлар.

Ир мәхәббәткә һәм хөрмәткә лаек булмагач, нишләргә соң?

Ирнең исламча яшәмәве дә моңа сәбәп булып тора. Алдакчы, урлаучы, башка зур гөнаһлар кылучы ирдән нәрсә көтәргә була?

Без хәлне яхшыртырга тиешбез. Ләкин алар үзләре генә берничек тә була алмыйлар. Үзебездән башларга кирәк. «Кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмичә торып, Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен үзгәртми» (13:11)

Безгә барыбызга да гөнаһларыбыз өчен тәүбә үтенергә кирәк. Дин тотарга кирәк. Ир яңадан гаилә көтүчесе булырга тиеш. Ир мәхәббәткә, хөрмәткә лаек булырга тиеш. Бу уңышларга бары тик ислам аша гына ирешергә тиешбез. Гомәр әйтә: “Без ислам аркылы хөрмәткә ирешкән халык. Әгәр өстенлекне башкаларда күрсәк, түбән дәрәҗәгә төшәрбез».

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе