Мәгариф вакыты

«Динсез фән чатан, фәнсез дин сукыр» Альберт Эйнштейн Илебездәге ислам дини белем хакында сөйләгәндә Альберт Эйнштейнның сүзләреннән башларга кирәк. Эйнштейн мөселман булмаса

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

«Динсез фән чатан, фәнсез дин сукыр»

Альберт Эйнштейн

Илебездәге ислам дини белем хакында сөйләгәндә Альберт Эйнштейнның сүзләреннән башларга кирәк. Эйнштейн мөселман булмаса да, дини эчтәлекле темалары әле хәзер дә күп кенә галимнәрне шаккаттыра. Кайберләре аны дини бәндә дип саный, ә кайберләре дәһри икәнен исбатларга тырыша. “Фән һәм дин” мәкаләсендәге сүзләре исламда диннең дә, фәннең дә әһәмиятле икәнлеген күрсәтә. Динебездә беркайчан да дин белән фән арасында капма-каршылык булмады, дини һәм дөньяви мәгарифләргә бүленмәде. Ислам җәмгыятьнең бөтен тармагын да үз эченә ала, бигрәк тә фән һәм мәгариф өлкәсенә. Әгәр мөселман тарихына күз салсак, мәктәпләрдә дин дәресләре белән бергә дөньявилары да укытылганын аңларбыз. Безнең татар мәктәп-мәдрәсәләре дә искәрмә түгел. Безнең мәдрәсәләрдә дә математика, биология, тарих, география фәннәре укытылды.

Фән тарихында урта гасырларның 8-13 йөзъеллыклары “Исламның алтын гасыры” дип атала. Шушы вакыт эчендә мөселман галимнәре фәлсәфә, әдәбият, икътисад, социология, төп фәннәрнең үсешенә зур өлеш керткәннәр. Шул вакыт эчендә ислам дөньясы фән, мәгариф, тыйбб үзәгенә әйләнә. Мондый үсеш гарәп һәм фарсы илләрендә күзәтелде. Коръән һәм сөннәт белән рухланган галимнәр математика, тыйбб, тарих, география һәм башка фәннәр буенча күп кенә ачышлар ясаганнар.

Чыннан да, күп кенә аятләр һәм хәдисләр гыйлемнең әһәмиятен аңлаталар. Түбәндәге аятьтә дә Аллаһка гыйлемле кешеләр якынрак икәнлеге хакында әйтелә. “Әйт: “Белүче белән белмәүче бертигез булырлармы?” (Зүмәра, 9). Хәдисләр дә гыйлем алырга һәм фәннәрне өйрәнергә чакыралар. Әбү Умама җиткерә: пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Белемле белән бары тик намаз укучы арасындагы аерма минем белән сезнең иң түбән дәрәҗәдә булганы белән бер”. Хәдистә башта гыйбадәт тә кылучы, гыйлем дә өйрәнүче кеше хакында, ә аннары гел гыйбадәт кенә кылып торучы турында сүз бара. Бу сүзләрдә гел гыйлем эзләүченең кыйммәте күренә.

Ислам дине иңгәнче гарәп халкы гыйлемсез бәдәвиләрдән генә торган. Алар бары тик үз тамакларын гына кайгыртканнар, бозык юлда булганнар, гел бәйрәм тормышын алып бардылар. Хәтта тере кызлар җиргә күмәләр иде. Шигрыять өлкәсендә генә казанышларга ирештеләр, калган фәннәрне бөтенләй дә белмәгәннәр. Ике гасырдан соң барысы да үзгәрә – ислам илләре фән һәм мәгариф үзәкләре булып китәләр. Монда аятьләр һәм хәдисләр зур йогынты ясаганнар.

Кызганыч ки. Бүгенге көндә ислам дөньясы фәнни-техник үсештән артка калды. Соңгы берничә гасыр эчендә фән һәм мәгариф үзәге көнбатышка күчте. Ул мөселманнарның Пәйгамбәр әйтеп калдырган кыйммәтләрне онытуларыннан булды.

Хәзерге вакытта да мөселман мәгариф оешмаларында дини гыйлемгә генә игътибар итәләр, дөньяви дәресләрне бик укытмыйлар. Безнең илдә дә мондый күренеш сизелә. Мөселман югары уку йортларында гуманитар, төп, табигать фәннәре укытылмый. Тарих, география башка фәннәр буенча мәдрәсәләрдә бирелгән гыйлем җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Укыту-тәрбия өлкәсендә исламның тулаем дигән принцибы үтәлми.

Бүгенге көндә исламофоблар бөтен көнбатыш илләрендә яшәүче халыкларның аңнарына тискәре йогынты ясыйлар. Күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары исламны кешелекнең бер һәлакәте итеп , ә мөселманнарны дошманнар итеп күрсәтергә телиләр. Без үзебез дә мөселманнарны тискәре яктан тасвирлап күрсәтүгә булышабыз кебек. Илебезнең ислам җәмәгатьчелегенә динебезнең нурын җиткерүче һәм исламны пакыстан киеме һәм озын сакаллар буларак түгел, ә, беренче чиратта, югары әхлакый кыйммәтләр итеп күрсәтүче югары белемле, интеллигент шәхесләр җитми. Монда мөселман дини уку йортларының роле зур. Мөселман яшьләребез дә бит мәдрәсәләргә укырга керәләр. Шундый сорау туа: дини уку йортлары югары квалификацияле кадрлар үстереп чыгара алалармы?

Минемчә, бу сорауга җавап бирер өчен, мөселман уку йортлары үз алдына куйган төп бурычларны карап китәргә кирәк. Мәсәлән, РИУның сайтында “РИУның бурычы – ислам фәннәре буенча белгечләр әзерләү, югары квалификацияле дин әһелләрен булдыру, дөньяви фәннәрне дә аларга өйрәтү”. РИУ дин әһелләрен булдырганда мондый фәннәрдән дә дәресләр бирә икән. РИУ бетергән шәкертләрнең гыйлемен КДУ, КДТУ һәм башка университет бетергән шәкертләрнеке белә чагыштырырга кирәк. Мондый чагыштыру ислам университетының файдасына булырмы икән? Шикләнәм. Аның күпме шәкерте магистратура белән аспрантурада укый? Аларның ничәсе диссертаөия яклады?

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең сайтында максатлар һәм бурычлар язылган. Шуны укысак та, мәдрәсәнең максатлары белән бурычлары ап-ачык аңлашылып бетми. “Төп бурычлар буенча, уку 3 юнәлештә алып барыла...”, ләкин болар санап кителми. Аннары ике нәрсәгә аңлатма бирелә. “Кешенең мәдәнияте, чын мөселман шәхесе үсешенә уку һәм аудиториядән тыш эшчәнлек уңай шартлар тудыра”, шартлар тудыру – теләсә-кайсы уку бинасының бурычы. “Дини уку йорты буларак мәдрәсәнең төп бурычы - милләтен һәм мәдәниятен онытмаган чын мөселман шәхесен тәрбияләү”. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, “Мөхәммәдия”нең төп бурычлары – чын мөселман шәхесе өчен шартлар тудыру һәм аларны тәрбияләү. Башта чын мөселман шәхесен тәрбияләр өчен шартлар тудыралар. Бары бүлектә генә “чын мөселман шәхесе” дигән сүз юк, ә аның милләтен һәм мәдәниятен онытмавы гына бар. Димәк, милләт һәм мәдәният мәдрәсәдә төп аспектлар булып торалар. Әйтергә кирәк, чын мөселман шәхесе һәръяклап белемле, интеллигент кеше. Хәзер безгә “Мөхәммәдия” югары белемле белгечләр тәрбияләвенә ышанасы гына кала.

Казандагы башка мәдрәсәләрнең сайтларын таба алмадым. Эзләүчеләр таба алмыймы, әллә алар бөтенләй дә юкмы. Мин укый торган мәктәпнең сайты инде 10 ел элек барлыкка килгән.

Казандагы дини уку йортларын караганнан соң, без шуны белдек: Бары РИУ гына төгәл итеп бурычларны куйган. Башка уку йортларының да бурычлары шул уктыр, тик алар ачык итеп язылмаган.

Дини уку йортларына билгене аларны бетергән шәхесләрнең иҗтимагый, сәяси, икътисадый тормышта ни күләмдә катнашуларыннан күренә. Мәсәлән, Төркиянең хәзерге премьер-министры Рәҗәп Эрдоган бары тик имам-хатыйп мәктәбен генә бетергән. Бу төрек дини уку йортларына бик яхшы реклама була. Әлбәттә, “инкыйлабка кадәр “мөхәммәдия”не бетергән шәхесләр буенча да күп мисаллар китерергә була. Ә хәзер ничек соң? Мәсәлән, мәдрәсә сайтының беренче битендә мөһим вакыйгалар хакында язылган. Шәкертләрнең берсе иң яхшы мөслимә була, икенчесе каллиграфия бәйгесендә җиңеп чыга, укучылар спартакиадада бик яхшы катнаштылар. РИУда хәлләр аз гына яхшырак. Анда шәкертләрнең иң яхшы мәкаләләре бирелгән.

Авыр хәлдә булган дини уку йортлары реформаларга мохтаҗ. Укыту буенча яңа методлар кирәклеген мәдрәсә җитәкчеләре аңласыннар иде. Дини фәннәрне генә түгел, дөньявиларны да укытырга кирәк. Хәзер безгә белемле һәм интеллигент шәхесләр бик кирәк, чөнки алар үрнәк булырга тиешләр.

Искәндәр НӘБИУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе