Кешеләрне яхшылыкка чакыру һәм яманлыктан тыю

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә мөэминнәрне Үзенә һәм Ахирәт көненә иман китергәннәре өчен генә макта¬мый. Ул аларның кешеләрне

БӘЙЛЕ
2010 Июн 12

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә мөэминнәрне Үзенә һәм Ахирәт көненә иман китергәннәре өчен генә макта¬мый. Ул аларның кешеләрне яхшылыкка чакыручы һәм яманлыктан тыючы булуларын да мактап әйтә:

«Сез халыклар арасында иң яхшы өммәт булдыгыз. Чөнки сез яхшылыкка боерасыз, яман эшләрдән тыясыз һәм Аллаһы Тәгаләгә ышанасыз». (Гыймран: 110)

Кешенең акылы һәм башка хис-тойгылары күпме генә үссә дә, ул барыбер камиллек дәрәҗәсенә ирешә алмый. Шуның өчен ул күпме генә тырышса да, үзенең күпмедер дәрәҗәдәге кимчелекләре белән кала. Кеше мөселман бул¬са да, мөселман булмаса да, башкаларның үгет-нәсыйхәтенә мохтаҗ. Колагына үгет-нәсыйхөт кергән кеше күп афәтләрдән имин була. Үгет-нәсыйхәт нәтиҗәсендә мөселман кеше тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешә, мөселман булмаган кеше исә үзенең Раббысын танып, Аңа гыйбадәткә керешә.

Һәрбер җәмгыять үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ булган өчен, Аллаһы Тәгалә кешеләрне яхшылыкка боеручы һәм яманлыктан тыючы бер җәмәгать бул-дыруны мөэминнәргә йөкләп куйган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Үз арагыздан яхшылыкка чакыручы һәм яман эшләрдән тыючы бер җәмәгать булдырыгыз. Бу җәмәгать - котылучылар, уңышка ирешүчеләр». (Гыймран: 104)

Рәсүлүллаһ әйткән:

«Кечкенәләребезгә мәрхәмәтле булмаган, зурла-рыбызны хөрмәт кылмаган, яхшылыкка боермаган, яман эшләрдән тыймаган кеше минем өммәтемнән түгел».

Безнең өммәтебездә башкаларны Аллаһыга чакыручыларның иң беренчесе булып Мөхәммәт галәйһиссәләм санала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Әй Мөхәммәт, Без сине шаһит итеп, җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәр¬дек». (Гаскәрләр: 45)

Үзенең Пәйгамбәре белән бергә өммәттә Ис¬ламга чакыруда катнаша:

«Әйт: «Бу - минем юлым. Мин һәм миңа иярүчеләр белемгә нигезләнеп, Аллаһыга чакырабыз». (Йосыф: 108)

Аллаһы Тәгалә Үзенә чакыручыларны һәм белемгә ия булганнарны Пәйгамбәргә иярүчеләр дип атый. Шулай ук, Ул чакыруның да нәрсә икәнен аңлата:

«Аллаһыга чакырып, яхшы гамәлләр кылучы һәм: «Хакыйкатьтә, мин - мөселманнардан!» - диючедән дә кем күркәмрәк сүзле булыр?» (Аңлатылды: 33)

Кешеләрне Аллаһ диненә чакыру, аларның дингә ышанычларын арттыру, шәригать буенча яшәргә әзерләү - болар барысы да Ислам җәмгыятен аякка бастыруның төп чаралары.

Кешеләрнең Ислам чакыруына булган ихтыяҗы - зур бәлаләрдән котылу мөмкинчелеге ул. Бөтен дөньяга тарал¬ган явызлык белән көрәшү бүгенге көндә һәрбер кешенең бурычы. Бүген җәмгыять Раббысына һәм үзенә карата эч¬керсез булган, шәригатьне, үзе яшәгән җәмгыятьне яхшы белгән һәм үзен башкаларны шул дингә чакыруга багыш¬лаган фидакарь өндәүчеләргә мохтаҗ.

Әгәр дә Коръәннең саф чыганагыннан су сибелмәсә, аның шифалы суын эчмәсә, чакыру үсентесе үсә алмаячак һәм җимеш бирмәячәк. Аллаһының Илчесе Мөхәммәт га¬ләйһиссәләм һәм аның күркәм сәхабәләре шул чыганактан сугарылганнар. Аларның күңелләре Аллаһыга омтылган һәм Аның юлыннан бер дә читкә тайпылмаган, акыллары Аның нуры белән нурланган.

Һәр заманда да кешеләр милләтләренә, тән төсләренә, матди хәлләренә һәм шәхси сыйфатларына карамастан, Ислам чакыруына мохтаҗ.

Исламның тормыш рәвеше икәнен онытырга ярамый. Ул шулай итеп аңлатылырга һәм тормышка ашырылырга тиеш. Ислам - галәм, кеше, тормыш турында дөрес күзал¬лау бирүче тәгълимат.

Кешеләрнең дингә булган ихтыяҗы - аларның тор¬мышларының, табигатьләренең аерылгысыз бер өлеше. Ул ихтыяҗ һавага һәм суга булган ихтыяҗдан да көчлерәк. Бу ихтыяҗның әһәмияте безнең заманыбызда бик зур.

Әгәр дә Аллаһ һәм Аның Илчесенә таянган рухи ка¬миллек белән бәйләнеш булмаса, кешеләр ирешкән гыйль¬ми үсеш һәлакәткә алып килергә мөмкин.

Дөнья Аллаһыны Үзен Коръәндә тасвирлаганча, ә Мөхәммәт галәйһиссәләмне пәйгамбәр итеп тануга мох¬таҗ.

Мөселманнар да, мөселман булмаганнар да Ислам ча¬кыруына ихтыяҗ кичерәләр. Чакыру мөселманга - үзенең яхшылыкларын арттырып, камиллекнең югары-рак баскыч¬ларына ирешү өчен, ә мөселман булмаган-нарга туры юлны табу өчен кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Аллаһ - иман китергәннәрнең Дусты. Ул аларны ка¬раңгылыктан нурга чыгара. Ә иман китермәгәннәрнең дус¬ты - тагут (шайтан). Ул алар-ны нурдан караңгылыкка чыгара. Алар - ут (җәһән-нәм) әһелләре һәм анда мәңгегә калачак ». (Сыер: 257)

Котылу - яхшылыкка өндәп һәм начарлыктан тыеп, чакыру белән бәйле булган бурычны үтәүдә.

Аллаһ котылуны әлеге мөһим кагыйдәне үтәүгә бәйле итеп яраткан. Ул әйткән:

«Алар Без искә төшергән нәрсәне оныткач, Без на¬чарлыктан тыючыларны коткардык, ә зо-лым кылучылар¬ны бозык булганнары өчен каты газапладык». (Пәрдә: 165)

Рәсүлүллаһ әйткән:

«Аллаһ билгеләгән чикләрне саклаучыларны һәм аларны бозучыларны көймәдә теге яки бу урынны алу өчен шобага салучыларга тиңләп була. Шул шобага нәти¬җәсендә кешеләрнең бер өлеше - өске катта, ә бер өлеше аскы катта була. Аскы катта булганнарга су алырга кирәк булса, аларга өске катта-гылар аркылы үтәргә, андагылар¬ны борчырга туры килгән. Бервакыт аскы каттагылар: «Бәлки безгә өстә-геләрне борчымас өчен көймә төбенә ге¬нә тишек тишәргә кирәктер?» - дип әйтәләр. Әгәр дә өстә¬геләр астагыларның үзләрен генә калдырып, тегеләр үзлә¬ре теләгәнне эшләсәләр, барысы да һәлак булалар, әгәр дә комачауласалар - үзләрен дә, тегеләрне дә коткарып кала¬лар». (Бохаридан риваят)

Илдар хәзрәт Баязитов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе