Татарстанча ислам. Юлъязмачы фикерләре

Әйе, тәҗрибә арткан саен гади генә әйбергә ныграк инана башладым: үзең кайнаган казаннан читкә чыгып карау бик мөһим. Югыйсә, аны сизмичә, дөнья синең

БӘЙЛЕ
2010 Июн 09

Әйе, тәҗрибә арткан саен гади генә әйбергә ныграк инана башладым: үзең кайнаган казаннан читкә чыгып карау бик мөһим. Югыйсә, аны сизмичә, дөнья синең һәм синең якыннарыңны чолгап алган проблемалар тирәсендә генә әйләнә дип уйлый башлыйсың кебек. Шуңа күрә кайвакыт үзеңә һәм әйләнә-тирәңдәге чынбарлыкка читтән карау да кирәк.

Еракта яшәгән мөселман кардәшләргә кунакка барып, алар белән әңгәмә коруның файдалары хакында хәдисләр дә күп. Шундый изге ниятләрне күздә тотып, мин ТР мөселманнар Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Әхмәт Халиковның Казанда уздырылачак мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының III Бөтенроссия фестиваленә чакыргач, юлга чыгарга булдым.

Татарстанның башкаласына 2 көн тору дәверендә, күп кенә күзәтүләр ясадым һәм кызыклы мәгълүматлар җыйдым. Шулар хакында сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Көтелмәгән мөселманлашу

Тәҗрибәле күзгә Казанның һәм Татарстанның ничек итеп исламлашуы, хәтта мөселманлашуы ап-ачык күренеп тора. Гади халыкның да социаль, икътисадый, мәдәни тормышларында ислам диненең йогынтысы артканлыгы сизелә. Ә бүген бик мөһим. Әгәр тарихны исебезгә төшерсәк, әле күптән түгел генә Татарстан дөньявилашу буенча үрнәк булып торган иде. Шулай ук, «бердәм совет халкы»ның социаль винегретында кайнаганнан соң исламга таба атлау бик уңай күренеш.

Мәскәүдә үскән татар буларак, минем һәм Татарстанда яшәмәгән башка татарлар өчен мөселманлашу катлаулы бара. Татарстан тәҗрибәсе минем өчен бик кызыклы булды.

Якынча исәпләүләр буенча, Татарстан Республикасында 12 % татар дин тота (барлык республика халкының 5-6%ы), һәм бу сан елдан-ел арта. Әгәр Россиядә яшәгән татарларга күз салсак, мөселманнарның саны аз килеп чыга( Мәскәү татарларында хәтта 1 %ка да җитмәс).

Без Казан Кремлендәге «Кол-Шәриф» мәчетендә утырабыз. Ул Христос Коткаручы храмының Татарстан аналогы кебек. Биредә болай дип шаярталар: «Бездән ерак түгел генә республиканың Дәүләт Советы депутатлары утыра. Ә көн саен ТР Югары судының судьясы сәлам биреп уза». Моңа кадәр дә Татарстандагы бер зур банк җитәкчесенең үз акчасына мөселман газетасы чыгаруын ишеткән идем. Ислам конференциясе оешмасында Роосиянең вәкиле, Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның кызы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мөселман үзәген ачкан, аның әтисе әле хәзер дә «Казан нуры» мәчетендә имам булып эшли.

Намаздан соң «Казан егетләре» чыгыш ясады. Аларны элеккеге «Казан егетләре» дип атарга да мөмкин. Чөнки берничә ай элек 4 егетнең икесе ислам дине буенча яшәргә карар икылган һәм «Раян» исемле нашид-ансамбль төзегән. Хәзер алардан башка бер генә мөселман чарасы да үтми.

Казанда хәзер 50дән артык мәчет бар. Тагын бер куанычлы вакыйга: яңа төзелгән зур биналарда да намаз бүлмәләре барлыкка килә тора. Бай казанлылар 1нче каттагы фатирны сатып алалар да , мөселманнар карамагына тапшыралар. Махачка, Грозныйдагы кебек биредә дә урамнарда азан яңгырый.

Татарстан башкаласы Казанда 16 мөселман балалар бакчасы бар. Республика буенча мөселманча гомуми белем бирүче мәктәпләр, ә дөньяви мәктәпләрдә мөселман балалары өчен сыйныфлар ачыла.

Республиканың бер көллиятендә шундый вакыйга була. Берничә мөслимә тырышлыгы аркасында медицина тикшеренүен хатын-кыз алып бара. Хәзер дөняви уку йортларында да туташларга хиҗабтан йөрергә рөхсәт ителә, шулай ук, дин дәүләттән аерылса да, кызларның ислам динен тотуларына теләктәшлек белдерәләр.

Шәригать буенча киенгән мөселман хатын-кызларына хәзер кырын карамыйлар. Ул Казан тормышының бер кисәгенә әверелде. Хәләл һәм башка ислам символикасын да еш кына күрергә була: Гражданнар сугышы батырларына куелган һәйкәлгә дә Коръән аятләре язылган.

Шушы 10-15 ел эчендә Казан сиздермичә генә мөселман республикасына әйләнде. Мөселманлашу хәрәкәте чылбырлы реакция кебек бара. Билгеле бер социаль мохит һәм тәртип, үз-үзеңне тоту үрнәкләре бардыкка килә бара. Алар кешеләрдә кызыксыну уята.

ТРда исламча яшәү рәвеше – ул инде сүзләр яки теория, бер-ике кешенең генә тәҗрибәсе түгел, ә социаль модель. Кешеләр бу тормыш рәвеше белән хаостан, кешелек мөнәсәбәтләренең акчалашуыннан, җәмгыятьнең атомлашуыннан, барысының да коммерцияләшүеннән, икътисадый авырлыклардан, массакүләм мәдәниятнең басымыннан бердәнбер котылу юлын табалар.

Тормышта ислам тәҗрибәсен җиткерү хәрәкәте башланган. Дин тотып яшәүнең уңай нәтиҗәләргә китерүен, киң мәгънәдә бәрәкәт китерүен, шәригатьнең файдалы икәнен инде берничә генә түгел, күбрәк кеше белә.

Кешедә бәндәчелек дигән нәрсә бар. Халык массаларын дингә тарту бик катлаулы хәл. Ләкин кешеләр дин тотуның “дингә бирелгән” маргинал эше генә түгел икәнлеген, ә тотрыклылыкка, рухи һәм физик рәхәтлеккә, балаларны ата-анасына карата яхшы мөнәсәбәттә булыр өчен, ә аларны картлар йортына бирмәс өчен, тәрбияләү чыганагы, әхлакый нормаларны да үз эченә алган тормыш рәвеше ул.

Мөселманнарның тыгыз яшәве, милли автономия булдыру, бердәм Диния нәзарәт һәм, әлбәттә, хөкүмәтнең дә ярдәм итүе уңай нәтиҗәләрен күрсәтте. Алар Татарстандагы исламга бик файдалы булдылар. Минтимер Шәймиев ислам динен җөмһүриятнең суверенитетын ныгытуда, татар халкының бердәмлегендә файдалы фактор итеп куюга иреште.

Ләкин барлык элеккеге коммунизм башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, Советлар Союзы таркалгач, РФның мөселманнар яши торган регионнарның җитәкчеләре дә бу эшне булдыра алмадылар. Мәсәлән, монда Дагыстандагы Муху Алиевны яисә Башкортстандагы Мортаза Рәхимовны әйтеп китәргә була. Хуҗалыкны яратучы Шәймиев Кәримовның үзбәк үрнәге исламга карата бик яхшы сәясәт түгел икәнлегенә ышанды.

Минуслар да юк түгел

Беренче, ягъни төп минус – без, татарлар, ислам дөньясында алга киткән һәм гыйлемле халык булсак та, исламлашмаган халык булып калалар. Дини булу ягыннан татарлар әле түбән дәрәҗәдә. Әгәр инде безнең хәл яхшырып китсә, глобаль ислам дөньясында без әйдәүчеләрнең берсе, ә Татарстан мөселман үсешенең витринасы булыр иде.

Татарстандагы ислам, үпкәләтсәм, гафу итәрсез, бик татарлашкан һәм татарстанлашкан. Мөселман тормышы үз-үзенә, татар теленә һәм мәдәниятенә бикләнгән. Хәер, гаделлек өчен шуны да әйтергә кирәк, Казандагы бер-ике мәчеттә җомга намазлары рус телендә алып барыла. Хәтта Казанда бер гарәп имамы да бар. Аны Татарстаннан читтә дә беләләр.

Гаепләргә теләмим, чөнки башкача мөмкин түгел. Моны мин начар дип әйтмим. Дин белән милләтнең бердәмлегенә риза булырга кирәк. Ислам дине бөтен җирдә дә җирле халык мәнфәгатьләрен күздә тота. Ул гомумислам мәнфәгатьләренннән югарырак тормаганда, зыянлы түгел.

Шуның өчен дә Татарстанда үзәктән килгән һәрбер нәрсәгә, хәтта Диния нәзарәтләрне берләштерүгә дә, саклык белән карыйлар. Күбесе Мәскәү (“бердәм мөфтият” буларак) аларның матур тормышларын җимерер дип куркалар. Ләкин монда халыкның хәтере дә зур роль уйный, чөнки татар халкының хәтерендә әле һаман да төньяк Евразия тарихының канлы вакыйгалары ята.

Әлбәттә, плюслар янында башка минуслар да бар. Мәсәлән, Казан дәүләт университетында әле һаман да намаз уку бүлмәсе юк. Чагыштырыр өчен: МГУда православие динен тотучылар өчен часовня ачылган.

Шулай ук, дәүләтнең дингә ярдәм итүе, Диния нәзарәтнең бөтен ислам тормышына да үтеп керә торган кулы республикада да, аннан читтә дә кайбер бәндәләргә ошамый. Икенче яктан карасак, әгәр анархия һәм Идел-Уралда яшәүче мөфтиләрнең тарткалашуы, Төньяк Кавказдагы гражданнар сугышы белән Татарстандагы “шатлык бухтасын” сайларга туры килсә, әлбәттә акыллы кеше соңгысын сайлый.

Миңа Мәскәүдәге шикелле “Кол Шәрифтәге” вәгазь озакка сузылган кебек булды. Мәчетләрдә җомга вәгазе уртача 30-35 минутка сузыла. Шимбә белән якшәмбе ял көннәре булган республикада җомга вәгазен озаккарак сузу кирәк түгел дип саныйм.

Икенче начар хәл, монда диварларның да колаклары бар икән. Татарстандагы бер таныш имам моны тагын бер кат кисәтте, чөнки без аның белән коридорда сөйләшеп тора идек. Осетин мөфтие: “Ислам әдәбе буенча күп нәрсәне сөйләргә ярамый,” – дигән сүзгә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның шунда ук җавабы булды. Әле шуны да искә төшердем.

Төркиядәге кебек

Татарстандагы ислам Төркиянекенә охшаган кебек тә тоелды миңа. Монда үзеңне мөселман итеп кенә түгел, ә татар, татарстанлы итеп тә тоясың. Хәзер “динилекнең төрки моделе”, “төрек-мөселман синтезы”, “төрки мөселманлык” дигән төшенчәләр искә төшеп тора. Мондый хәл дин тотучылар белән тотмаучылар, суфыйчылар белән салафитлар, мөселманнар белән кяферләр, татарлар белән урыслар арасындагы каршы торучылыкка китерми.

Татарстан халкында “бер көймәдә йөзү” төшенчәсе, ягъни әле аларга күп еллар буе бергә яшисе дә яшисе, дигән фикер ныгыган. Якын киләчәктә әле беркем дә өстенлек итмәс. Димәк, чебен кебек пыялага бәргәләнү файдасыз, хәтта зыянлы да. Барысы бергә тыныч кына яшәү файдалырак. Бәлки бу исламлашуның иң кулай ысулыдыр.

Төркиядәге кебек, Татарстанда да ислам дине Хакимият тарафыннан яклана, алар төрле ислам төркемнәре арасында дошмалашуны булдырмый калалар. Шулай ук алар административ рәвештә тотрыклылыкны саклый. Үз вакытында Шәймиев үзе Татарстандагы берничә Диния нәзарәтеннән берсен генә калдырды. Бәлки бу кайбер кешеләргә ошамыйдыр, ләкин бу да, шулай ук, уңай нәтиҗәләрен бирде.

Төрекләрдәге кебек, татарстанлыларда да ачыктан-ачык әйтелмичә, ләкин кабул ителгән стратегия бар: зур глобаль мәсьәләләргә үрелмичә, билгеле бер урында үз эшеңне башкарып утырырга. Һәрбер кеше үз өен тәртипкә китерсен, шул вакытта бөтен өйләр дә тәртиптә булырлар. Әмма бу шул ук вакытта мин үз өемне генә беләм, дигән сүз түгел.

Казан мәчетләре

Казан мәчетләрендә бер кызыклы нәрсә күзгә ташлана: анда акчалы, җаваплы эштә эшләүче, гаиләле, урта яшьтәге ирләр күбрәк килә. Минемчә, бу бик мөһим.

Россиядә исә яшьләр дингә тартыла, Советлар Союзы вакытыннан калган картлар да мәчеткә йөри. Ә урта яшьтәгеләр бик күренми. Мөселман тормышының тотрыклылыгын тәэмин итрү өчен алар гына җитми, чөнки максималист яшьләр белән бабайлар арасында мәңгелек каршылык бара.

Гаиләләре, эшләре өчен җаваплы булган урта яшьтәге кешеләр өммәткә сәләмәт консерватизм һәм прагматизм алып килерләр, ул, үз читарында, картларның реакцион, ә яшьләрнең радикал булуларын кисәтер иде.

Татарстанча ислам

Татарстандагы күп кенә руслар һәм башка мөселман булмаган халыклар ислам динен, мәдәниятен, тормыш рәвешен (гомумроссия фонында) әйбәт беләләр, шуның белән алар читтә яшәүчеләрдән аерылып тора. Кайбер мәсьәләләрдә республикада халыклары бер милләт булып берләште (мәсәлән, сәясәттә). Аерма бары тик шунда гына: беришләре мәчеткә, икенчеләре чиркәүгә йөри. Барысы бергә Татарстан халкы дип атала.

Мөселманнар белән бергә яшәүче мөселман булмаган халыклар турында аерым сөйләшергә була. Исламофобиянең тискәре якларын эзләгәндә менә шуны мисал итеп китерергә була.

Икенче яктан караганда, Татарстанда һәм республика өммәтендә Кавказ факторы бөтенләй сизелми. Кавказ халкы арасыннан Татарстанда әзәрбайҗанлылар күбрәк, Төньяк кавказ халкы юк диярлек. Шуңа күрә, андагы проблемалар турында аз сөйләнелә.

Гомумән алганда, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда рәхәтләнеп динне тотып яшәргә була, әгәр дә “бөтендөнья җиһаты”, “хәлифәт” дигән утопияләргә яисә сәясәткә кереп китмәсәләр.

Вакытлар үтү белән, ислам дине сәясәттә дә үз урынын табар, ләкин бары тик татарстанча булыр. Бәлки, төркиядәге кебек мөселман технократизм белән татар-мөселман прагматизмы үсеш алыр. Чечняда, Ингушетиядә, Дагыстанда “регионлы ислам” сәяси-иҗтимагый тормышта үз урынын тапты, тик андагы хәл ТР өчен актуаль булмас.

Диния нәзарәте

Гомумән алганда, ТР МДНен Россиянең алга киткән Диния нәзарәтләрнең берсе дип атарга була. Ул – яхшы гына эшләп килүче менеджмент кебек.

Татарстанда ныклы иерархия, бюрократия, бөтен нәрсәгә дә нәзарәттән рөхсәт алырга кирәк булса да, анда мәчетләрдән, намаз уку бүлмәләреннән тыш хатын-кызлар, яшьләр, социаль-хәйрия, иҗтимагый оешмалар бар, массакүләм мәгълүмат чаралары әйбәт кенә эшләп килә, балалар өчен учрежденияләр бар, спорт һәм мәдәни чаралар алып барыла. Хәтта мөселман эшмәкәрләре һәм табиблары бар. Болар Россиянең бер җирендә дә юк.

Диния нәзарәте барлык нәрсәне дә күзәтү астында тота, ләкин мондагы тәртипләр белән риза булучылар өчен эшләргә зур мөмкинлек бирә.

Шунысы да мөһим: имамнар арасында дини белем алганнар күбрәк. Чит илдә укып кайтып Диния нәзарәтендә эшләгән яшьләр дә бихисап (бу хәл Кавказда юк).

Шулай ук, дин тотмаган мөселман һәм мөселман булмаган интеллигенция белән якыная башлау сизелә. Башка төбәкләрдә дә моны әлегә күргәнем юк.

Мине шул да шатландырды: Татарстан мәчетләрендә дини йолалар, мәсәлән, никах уку өчен, акча сорамыйлар. Кайбер төбәкләрдә мөселманча никах таныклыгын алыр өчен 1000гә якын акча түләргә кирәк.

Татарстанча хәләл

Бүген Казанда хәләл ризык табу проблема саналмый. Калада берничә дистә хәләл ашханә эшли, аларда хот-дог, шаурма ашарга була. Аларда ит тә хәләл, хәрам эчемлекләр дә юк.

Хәләл ризыклар җитештерү инде күптәннән дәвам итә. Хәзер Татарстанда майонез белән кетчупны да хәләллектә тикшерә башлаганнар. ТР МДН карамагындагы хәләл буенча комитет инде 40 оешманы тикшергән һәм аларга хәләл продукция ясарга рөхсәт биргән.

Хәтта бер кунакханә дә үзенең хәләллеген күрсәтте. Чиратта әле берничәсе бар (алар арасында дөньяга танылганнары да бар). Бу булачак универсиада белән бәйле, чөнки анда мөселман илләрееннән дә киләчәкләр.

Ризыктан тыш, республикада хәләл индустрия дә барлыкка килде. Хәләл косметика җитештерәләр, шәригать кануннары буенча эшләүче хәләл фитнес-үзәкләр ачылды, Казанда мөселманнар өчен 3 дәваханә бар. Казан урамнарында хәләл стоматология рекламасы да эленеп тора – хиҗаб кигән кызның тешләре ялтырап тора.

ТР МДНнең хәләл комитеты белдерүенчә, ислам кагыйдәләренә туры килгән эшмәкәрлек хәтта икътисадый тотрыксызлык вакытында да үсеш алды. Аның рентабельлеге 40 % тәшкил итте. Комитет җитәкчесенең урынбасары Динар Садыков әйтүенчә, 70 % хәләлне динне тотмаучылар куллана. Хәләл ул динне тотучыларга гына түгел, ә башка кешеләргә дә кирәк. Беренче чиратта, - хәләл – сәламәт, чиста, сыйфатлы ризык. Ул сатып алучыларны җәлеп итә.

Хәләл комитетының җитәкчесе итеп үз эшендә яңа технологияләргә ирешкән тәҗрибәле эшкуар Илнур Гайнуллин сайланган. Хәләл ризыклар сатарга яки җитештерергә рөхсәт кәгазен алыр өчен акча да сорамый. Оешма белән комитет арасында килешү төзелә, шунда комитет эшкуарларны маркетинг һәм башка кирәк яраклар белнә тәэмин итеп тора. Илнур Гайнуллин әйтүенчә, тиздән хәләллекне тәэмин итеп торыр өчен һәрбер тикшерелгән оешмада да веб-камера куела.

Комитет беркемгә дә көчләп хәләл ризыклар җитешетрергә кушмый. Һәрбер оешма үзе хәләл ризык җитеәтерергә хокуклы. Сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, ышанычларны акларга кирәк дип саный комитет. Гайнуллин сүзләренчә, комитет үз-үзен тәэмин итә һәм франшизаны башка төбәкләргә дә сатарга җыена.

Республикада тармаклар үсәләр, комитет иҗтимагый орбитрга административ булмаган күзәтүче булып китте. Бизнес-технологияләр хәләл белән дә эшли алуын Татарстанда расладылар.

Исламча ММЧ

Татарстанда 25 дини газета чыга. Алар арасында бик сыйфатлылары да бар. Шуның кадәр үк сайт та эшләп килә. Күп кенә басмалар рус телендә дә чыга.

ТР МДН белдерүенчә, тиздән һәрбер район мөхтәсибәтенең дә үз сайты булачак. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб сүзләренә караганда, интернет ресурс булу Диния нәзарәтнең үсешен күрсәтә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында яшьләрнең энергиясе күбрәк кулланыла. Газеталар һәм сайтларда кызлар, егетләр эшли. Татарстандагы медиа-тәҗрибә нәтиҗәнең әһәмиятен тагын бер кат күрсәтте.

ТР МДН җитәкчелегендә дә ислам өчен ММЧ кирәклеге расланды.

«Сөләйман» мәчете

Без Казандагы зур булмаган “Сөләйман” мәчете турында күп яздык, мин дә аның хакында күп нәрсә ишеттем, тик моңа кадәр анда булырга насыйп булмады. Исламда күрмәүче кешегә ярдәм итсәң, догаң кабул булыр, дигән хәдис бар. Аның нәтиҗәлелеге биредә күренеп тора.

Бу мәчет Бөтен Россиягә инвалидлар белән зур эш алып буруы белән танылган. Кечкенә генә бинада ишетмәүче һәм күрмәүче мөселманнар өчен курслар алып барыла, шунда Россиянең төрле почмакларыннан килеп укыйлар. Берничә атна буе алар мәчетнең тулай торагында яшиләр. Анда күрмәүчеләр өчен китаплар нәшер ителә, соңыннан алар бушлай өләшенелә. Үзәктә күрүчеләр дә, укып бетергән күрмәүчеләр дә эшли.

Мәчеттә күрмәүчеләрне ислам дине нигезләренә генә түгел, ә махсус программа нигезендә компьютерда эшләргә дә өйрәтәләр. Бөтен яктан аларга ярдәм итәләр. Аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр – дәваланудан башлап хаҗга баруга хәтле.

Шуннан тыш, җәй көне мәчеттә лагерь эшли. “Сөләйман”ның ишегалдына хәтта бассейн да куелган. Шунда бәләкәй мөселманнар су керәләр.

Бу үзәкне Казан мэры Илсур Метшин килеп карагач, күзләреннән яшьләр чыкты, дип әйтәләр. Хәзер ул үзәкне Казанның эчендә төзүне күз астында тота. Аны хәтта Чечняда да беләләр. Сүз уңаеннан, “Сөләйман” 2008 елда Россиядәге иң яхшы волотер оешмасы булды.

Мәчетнең имам хатибы, ТР МДНнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовның сүзләренә караганда, инвалидларга ярдәм итү уе кинәт кенә килгән. Бер күрмәүче баланың әтисе бер җөмлә әйткәч, ныклы эшкә тотынганнар.Ә теге авыру баланың әтисе язмыш тарафыннан кыерсыталган кешеләр белән дә эшләргә кирәклеген әйткән иде. Коръән-хафизларны әзерләү буенча эшләгән имам шундый кеше мин булам дигән.

Мәчеттә йөргәндә, күрмәүче малай Фәнис Мингареевтан минем өчен дога кыл әле дип әйтергә кыюлыгым җитмәде. Хәзер ул үзе укытып йөри. Аны аптыратасы килмәде, чөнки ул компьютерда утыра иде. Мин мәчеттә булышып йөргән күзе күргән малайдан дога кылуын сорадым. Аның догалары, иншә Аллаһ, бик файдалы булыр дип ышанып калам.

Мин гаиләмә бүләкләр алырга ниятләгән акчамны “Сөләйман” мәчетенә садака итеп бирдем. Әбү Бәкер бөтен милкен дә Аллаһ юлында сарыф иткән, өйдәгеләргә нәрсә калдырдың дигән сорауга : “Аллаһны һәм Аның илчесен” дип җавап биргән. Үзеңне дә аз гына булса да шушы изге эшкә сарыф итү дә катнашучы итеп тою бик яхшы.

И. Баязитов ниндидер мизгелдә миңа вәли (авыруларга һәм мохтаҗларга ярдәм иткәне өчен Аллаһка якынайган бәндә) булып тоелды. Аның мәчете – тарихта шәхес роле буенча бик яхшы мисал. Бер кеше бит тау хәтле проблемаларны урыннан кузгалта ала.

Күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр белән бездә беркем дә шөгыльләнми. Баязитовның сүзләренә караганда, аларның күбесе физик яктан да, рухи яктан да бик авыр хәлдә. Үз-үзен үтерергә хәтле җиткәннәр дә бар.

“Сөләйман” эшләгән эшләр бик кирәк. Урыннар әлегә бөтен теләгән кешегә дә җитми. Бөтен Россиядән күрмәүчеләрне җыяр өчен 350000 сум акча кирәк. Әлбәттә, күренә инде, акча да җитми. Ләкин, Аллаһның рәхмәте, бу курслар дәвам итә. Бераз акча табылгач, күрмәүчеләр намаз тәртипләрен өйрәнергә, Коръән укырга өйрәнергә киләләр. Танышу бүлеге аша өйләнешеп китүчеләр дә бар.

Мондый хикмәтле җиһад Россиянең бөтен мәчетлрәендә дә булырга тиеш. Мәчет, беренче чиратта, сөннәт буенча, ислам тормышының үзәге булырга тиеш. Намаз гына укып чыгу мәчет өчен аз.

Имамнар, “Сөләйман”нан үрнәк алыгыз. Берегездә балалар өчен түгәрәк эшләп килсен, икенчегездә мөселман кинолары күрсәтелсен, өченчегездә китапханә булсын, дүртенчегездә спорт уеннары уздырылсын, кемдәдер компьютерда эшләргә өйрәтелсен, инглиз, гарәп телләренә дә өйрәнергә кирәк, ярлыларга, ятимнәргә булыша торган мәчетләр дә булсын, кайдадыр әңгәмә клубы ачылсын. Ул вакытта иманлы бәндә үзенә кирәкле эшне үзе сайлар. Ул вакытта эшсез ятмас ул.

Йомгак

Мөгаен, мин күп әйберне күрмәгәнмендер. Бу фикерләремдә хата да булырга мөмкин. Казандагы хәлне аңлар өчен, монда яшәргә кирәк. Эшләсәң, тагын да яхшырак. Мин үземнең күзәткәннәрем белән генә уртаклаштым. Чөнки алар кызыклы....

“Кол Шәрифтән” чыккач, шундый сорау туды: кайда балаларны тәрбияләү яхшырак – Казандамы, Мәскәүдәме? Фикерләребез төрле булды, мөгаен, Казандадыр. Мөселманнар аз гына булган шәһәрдә яшәү ничегрәк булыр, кем генә соң ул калаларда торыр.

Пәйгамбәрнең сәхабәләре Мәдинәдә калып тыныч кына ислам динен тотырлар иде. Ләкин алар авырлыкларны сайлаганнар һәм төрле илләр буйлап таралганнар. Ислам өчен хәтта үзләренең тормышларын биргәннәр.

Шул ук кичне мин Мәскәүдә яшәргә дигән ният белән поездга утырдым. Ләкин иманны куәтләп торыр өчен Казан кебек калаларга йөрергә кирәк.

Абдулла Ринат МӨХӘМӘТОВ, Islam.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе