Татарстан. Тау ягы. Апас районы.  Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты.

РТ мөфтиенең киңәшчесе, Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкиле Илдар хәзрәт Баязитов «Хәҗәр» үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашу үткәрде.

БӘЙЛЕ
2025 Авг 12

Татарстан. Тау ягы. Апас районы.  Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты. 

 

 

Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты. Төп яңалыклар

 

РТ мөфтиенең киңәшчесе, Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкиле Илдар хәзрәт Баязитов «Хәҗәр» үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашу үткәрде.

Чарада «Ярдәм» иҗтимагый фонды президенты Илһам Исмагилов, «Хәҗәр» үзәге директоры Айназ Сафиуллин, Татарстанның Апас районы җәмәгать активистлары, «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге проектларында катнашучы балаларның актив ата-аналары да катнашты.

Очрашу балалар һәм яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның актуаль мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең җәйге чордагы эшенең арадагы нәтиҗәләре күрсәтелде, биредә хәзергәчә ике балалар сәламәтләндерү курсы үткәрелде, барлыгы йөздән артык бала катнашты.

Чыгышында Илдар Баязитов балалар һәм яшьләр арасында гаилә, туганлык бәйләнешләре, кешелек, шәфкать кебек традицион, гомумкешелек кыйммәтләрен татар дини мирасы призмасы аша да тулысынча саклауның кирәклеген ассызыклый.

Спикер, шулай ук, 14 сентябрьдә яңадан Татарстан Республикасы Рәисе итеп Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайлауда аның юнәлешен яклыйк дип әйтте. «Җәмгыятьнең, республикабызның, бөтен илнең уңышы һәрбербезнең сайлавына бәйле», – дип төгәләде Баязитов.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе