Кадерле кунак

Әгәр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сиңа кунакка килсә... Әгәрдә җир йөзендәге иң күркәм иң гүзәл, гаделлек белән

БӘЙЛЕ
2010 Июн 08

Әгәр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сиңа кунакка килсә...

Әгәрдә җир йөзендәге иң күркәм иң гүзәл, гаделлек белән хөкем иткән сөекле пәйгамбәребез(с.г.в) яисә аның сөекле дуслары сәхабәләре сиңа кунакка килсә син нишләр идең? Уйлан әле!

Син кулларыңны җәеп миңа иң сөекле кунагым пәйгамбәребез(с.г.в) килде бит, ул минем тормышымның бизәге, яшәвемнең рәвеше дип күз яшьләреңне агызып елмаюлы йөзләрең белән аны каршы алырга ашыгасыңмы?!

Әллә инде сиңа аны каршы алыр өчен берникадәр үзеңне, өеңне тәртипкә китерү кирәк булыр идеме?Мөгаен нәкъ шулайдыр. Син иң беренче эш итеп бүлмәңә йөгереп кереп магнитофондагы иң популяр җырлар кассетасын алып атып аның урынына Коръән яисә берәр вәгазь куеп җибәрер идең, өстәл өстендә җыелып яткан җыен кирәксез карарга ярамый торган видео кассеталарыңны диван эченә тутыра башлыйсың. Стенадагы эстрада кумирларыңның фотоларын, портретларын кубарырга тотынасың. Китап шүрлегендәге җыен тузга язмаган китапларыңны тәрәз аша алып селкисең, алар урынына Ислам турындагы китапларны тезәсең. Пәйгамбәребезгә (с.г.в) ярау өчен ул яратмаган һәрбер нәрсәне күз алдыннан алып ташлар идең.

Ә тиз ара өчендә сакал үстереп өлгерерсең микән соң? Бу бит пәйгамбәребезнең(с.г.в) сөннәте теш пастасы янына мисвәк куярга җитешерсеңме? Коръәннән берничә сүрә өйрәнергә кимендә бер ун хәдис ятлый алырсыңмы?

Хөрмәтле хатын-кыз кардәшләребез сездә уйланыгыз әле, пәйгамбәребезне (с.г.в) сез ничек каршы алыр идегез икән? Динебез кушканча киенәсезме, яисә инде миңа барыбер, - дип тузгыган чәчләрең, сыланып торган киемнәрең буялган битләрең белән каршы алырга чыгасыңмы. Синең кыяфәтеңне күреп ул (с.г.в) бу йортның хуҗасы мөселман дип таныр микән соң , әллә инде ул (с.г.в) чираттагы Исламга бернинди дә катышы булмаган хатын-кызның ишеген ялгыш шакыганмын икән дип уйлармы?

Хөрмәтле мөселман кардәшем аның янында син ата-аналарыңа итәгатьле була алырсыңмы? Аларның әйтеп бетергәннәрендә көтеп тормыйча берәр эшкә тотынырсыңмы? Әллә инде син Пәйгамбәребез (с.г.в) булуына да карамастан аларга карата дорфалык күрсәтәсеңме, аларга кычкырасыңмы, төрле былчырак сүзләр әйтәсеңме? Син шул гамәлең белән пәйгамбәребез (с.г.в) әйткәннәрен үтәмисең булып чыга.

Әгәр ул синнән: “Иртәнге намазга торасыңмы, җәмагать намазына йөрисеңме, төннәреңне гыйбадәттә үткәрәсеңме?” – дисә син нәрсә дип җавап кайтарасың. Гыйбадәт синең яшәү рәвешең булырга тиеш. Әллә алай түгелме? Син бу вакытта нәрсә хис итәрсең икән? Ояласыңмы?Кайгырасыңмы? Әллә инде икейөзлеләнеп елмаеп “Әййе, шулай инде”,- дип җавап кайтарасыңмы? Әгәрдә ул синең айлар буе иртәнге намазыңны вакытында үтәмәгәнеңне белсә; дусларың әйләнәсендә мин Коръән укыйм, - дип мактанасың ә үзең сонгы тапкыр кайчан кулыңда Коръән китабын тотканыңны да хәтерләмисең.

Пәйгамбәребез (с.г.в) нәрсә дияр икән? Ул: “ Әй син түбән тәкәббер бәндә!?”- дип әйтер, хәтта аның ачудан йөзләре кып-кызыл булып чыгар иде, һәм тизерәк синең өйеңне калдырырга ашыгыр иде.

Ә сез пәйгамбәребез (с.г.в) белән нәрсә хакында әңгәмә корыр идегез икән? Илнең төрле почмакларындагы мөселманнарны авырттырган мәсьәләләр хакында, ничек гаделсезлекне бетерергә, ислам фәннәре турында, ислам тарихы, ислам өммәтендә булган бик мөһим проблемалар хакындамы, әллә инде ислам өммәтен ничек җәелдерергә ничек үстерергә. Яки киресенчә әңгәмә музыка хакында, аның юнәлешләре, Британиенең иң популяр җырчылары яки кинематографиядәге Голливудның иң яңа фильмнары турындамы? Әллә син пәйгамбәребезгә(с.г.в) дустыңнан электрон почта аша килеп ирешкән иң соңгы мәзәкне сөйлисеңме? Бәлки сез пәйгамбәребез (с.г.в) белән бөтендөнья күләмендә уздырылган футбол ярышында кем җиңүче булган һәм кемгә алтын туп эләккән шул хакта сөйләшерсез. Дустыңның юбилеенда ашаган грузин халык ашыннан барлыкка килгән тәэсирләр белән пәйгамбәребез (с.г.в) белән бүлешәсеңме?

Хөрмәтле мөэмин-мөэминә кардәшләрем әгәрдә шушы хәлләр булса син үзеңдә бераз җаваплылык тойдыңмы?Әллә инде бу миңа адресланмаган дип йөз чөердеңме?

Кардәшләрем үзегезнең нәрсә югалтканыгызны аңладыгызмы? Бу статьяны укыганда чыннанда сезгә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) килгән дип хис иттегезме?

Нәрсә булды сезгә хөрмәтле кардәшләрем? Әллә сез оныттыгызмы безнең Раббыбыз бернәрсәдә дә мохтаҗ түгел. Безне Аллаһ Тәгаләгә күзәтү кыен түгел. Ул армый да, йокламый да.

Төнен безгә Аллаһтан гафу сорар өчен бик яхшы форсат бирелә, ә көндезен төнлә эшләгән гөнаһыларыбыз өчен Аллаһтан гафу сорыйк. Төннең өченче яртысында Раббыбыз безгә “Тәүбәгә килүчеләр бармы? Тәүбәләрен кабул итәм, Кемнәр кичерүемне сорый Мин аларны кичерәм, кемнәр нәрсә дә булса сорый сораганнарын бирәм”, -ди.

Синең кальбеңне нәрсә катылата? Сине һәлак итә торган дөньядан котылу өчен сиңа нәрсә комачаулый.Сиңа котылу өчең мең хәтта аннан да күберәк тәүбә ишекләрен ачучы Аллаһ Тәгаләгә якынаюдан сине нәрсә тоткарлый.

Хөрмәтле кардәшем сиңа бу сүзләр кыямәт көнендә исеңә төшәр, моңа бернинди шик юк. Әгәрдә син бу сүзләрне укып үзеңә файда алган булсаң, син һичшиксез Аллаһ Тәгаләгә мактаулар әйтәчәксең.Бу дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булачаксың, әгәрдә инде укыпта үзеңнең яшәү рәвешеңне үзгәтмәгән булсаң биктә нык үкенәчәксең,әмма инде ул вакытта син бернәрсәне дә үзгәртә алмыячаксың.

Арча Җәмигъ мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе