Унике ел мөфти вазифасында

Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәтен җитәкләвенә тиздән 12 ел тула. Аның мөфти булып эшләве чорлар, гасырлар очрашкан

БӘЙЛЕ
2010 Фев 22

Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәтен җитәкләвенә тиздән 12 ел тула. Аның мөфти булып эшләве чорлар, гасырлар очрашкан катлаулы заманга туры килүенә басым ясарга кирәкме икән?

Узган гасырның 90нчы елларында Татарстанда чын дини яңарыш башланды: дингә килүче кешеләрнең саны арта башлады, мәчетләр калыкты, бер-бер артлы мөселман китаплары басыла торды.

Ләкин, 1990 еллар турында сөйләгәндә «Ислам яңарышы» сүзтезмәсен еш куллансак та, аны чын яңарыш дип атау иртәрәк иде әле. Күп кенә тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, СССР атлы ил җимерелгәннән соң, Татарстанда ислам бердәм милли хәрәкәтнең бер фракциясе кебек кенә иде. Мөселман руханилары бу вакытта үзләренең символик милли-дини бурычларын үтәп, милли берләшмәләр җыелышларында чыгышлар ясадылар.

Вакытлар узу белән вәзгыять үзгәрә торды. Нәкъ менә 90нчы еллар азагыннан, Татарстан мөфтиятен Госман Исхакый җитәкләгәннән соң, ислам Татарстанда милли хәрәкәтнең бер өлеше булып кабул ителүдән туктады. 2000 елларны Татарстанда чын-чынлап ислам яңарышы чоры дип атарга кирәктер. Без моны мәчетләрнең халык белән тулылануыннан, мәгариф системасының үсүеннән һәм хәләл-индустриянең көч ала баруыннан күрәбез.

Нәкъ менә 1998 елдан, Госман хәзрәт Исхакый мөфти итеп билгеләнгәч, Татарстанда Мөселманнарның бердәм Диния нәзарәте эшли башлады. Төбәктә исламның эзлексез үсешен тәэмин итүдә әлеге вакыйга әһәмиятле роль уйнады. Моңардан кала, Госман хәзрәт Исхакый Россия Ислам университетының нигез салучысы һәм беренче ректоры(1998-2005) булды. Хәзер әлеге уку йорты РФдә мөселман белеменең беренче «карлыгачыннан» санала.

Илнең төрле төбәкләрендә таркалыш һәм болганыш күзәтелгән, әле бер, әле икенче субъектта берничә мөфтият төзелгән вакытта, Татарстан руханилары арасында бердәмлек, татулык хөкем сөрүе әлеге елларның олуг казанышы итеп кабул ителде. Җөмһүрияттә бердәм Диния нәзарәте яшәве башка җөмһүриятләр һәм өлкәләр өчен үрнәк булды. Әлбәттә, ТҖ МДНдә бернинди дә проблема юк, ул идеологик яктан монолит берләшмә дип әйтсәк, урынсыз мактау килеп чыгар иде. Табигый ки, һәр җирдәгечә, биредә фикер төрлелеге, мәнфәгатьләр төркемнәре һ.б. яши. Нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстанда бердәм башлангыч кыйммәт бәяләнә, чөнки ирешелгән уңышларның тигезлеген саклау өчен җитди дипломатик тырышлык таләп ителә.

Дипломатия һәм төрле караштагы кешеләр белән сөйләшә белүе Госман хәзрәт Исхакыйга ТҖ МДНннән бердәм хәрәкәтләнүче оешмага әйләндерергә мөмкинлек бирде. Алда әйтеп кителгәнчә, аңа мөфтият белән җитәкчелек итү җайлы вакытка туры килмәде. Совет хакимияте елларында мөселман белеме һәм мәгарифнең бөтен системасы юкка чыгарылды, халыкта динлелек дәрәҗәсе түбәнгә төште. Нәтиҗәдә, 90нчы елларда мөселман белеме алырга теләүчеләр чит илләргә китте, ә гарәп меценатлары мөселман инфраструктурасын үстерү – мәчетләр һәм уку йортлары салу өчен һәрвакыт әзер торды. Бу хәлне ничек бәяләргә иде соң? Әлбәттә, чит илләрдән акчалата һәм гыйльми ярдәм килә башлау белән, илебезгә җирле мәдәнияткә традицон булмаган агымнар үтеп керә башлады. Әмма бу урында: «Әлеге чорда үзебезнең меценатларыбыз һәм дәүләтебез кайда иде соң?» – дип сорыйсы килә. Үсеп килүче өммәт ярдәмгә мохтаҗлык кичерә, әмма кыргый капитализм чоры югары һәм мәңгелек рухи хәзинәләр хакында уйлап та бакмый. Үзләрен мөселман дип санап, муеннарына алтын айлы чылбыр аскан күп кенә татар меценатларыбыз матди ярдәм күрсәтәсе урында, күбрәк шәхси амбарлары турында кайгырттылар. Аларның бу уе әле дә үз көчендә.

Әлеге барлык мәшәкатьләрне ТҖ МДНнә хәл итәргә туры килде.

Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегендә кем генә торса да, күчеш чоры шартлары Исхаков алдына куйган проблемаларны барыбер саклар иде.

Әлбәттә, үзәк позициядә тору үзеңне уң һәм сул яктан да тәнкыйтьләргә урын калдыра. Ләкин Татарстанда сәяси фигура өчен – ә мөфти вазыйфасы нәкъ менә сәяси позиция – үзәк юлдан башка юл юк.

Шулай да хәзерге мөфти үз бурычларын тулысынча башкарып бетермәде әле, алда зур эшләр көтеп тора. Узган 12 елны әзерлек баскычы – берләштерелгән мөфтиятнең структурасын җайга салу, мәчетләр, уку йортлары төзү, инфраструктураны үстерү еллары итеп атарга кирәк. Үсеш өчен база төзелгән, хәзер алга таба хәрәкәт итү зарур.

Кызыклы факт – 2010 елда Кыргызстанда әлеге җөмһүриятнең дин эшләре буенча дәүләт агентлыгы Мөселманнарның Диния нәзарәтен реформалаштыру өчен тәкъдимнәр пакетын әзерләүне планлаштыра. Бу Кыргызстан МДНнең тоткан позициясе яшь буын мөселманнарының акылына каршы көндәшлек тудыра алмый дигәнне аңлата. Дәүләт агентлыгы җитәкчелегенең фикеренчә, хәзерге имамнар яхшы философлар, психологлар, социологлар, төрле яклы шәхесләр булырга тиешләр. Әлбәттә, әлеге сораулар белән шөгыльләнү дәүләт оешмасы эше түгел. Әмма хәл үзгәрмәгән һәм аны кулда тота алмаган, руханилар яшьләр белән эшләүдә җитди башлангыч күрсәтмәгән очракта нишләргә соң? Татарстандагы вәзгыять Урта Азия төбәкләрендәгегә караганда күпкә алда булуы куандыра, хәлбуки, аны да камил дип әйтү мөмкин түгел.

ТҖ МДНннән киләчәктә яшьләр арасында агарту эшләрен активлаштыру, аның барлык бүлекчәләренең йогынтылылыгын арттыру, урыннардагы эшләрнең сыйфатын яхшырту белән бәйле сыйфатлы яңа адымнар көтәсе килә. Кичекмәстән чишелергә тиешле әлеге җитди мәсьәләләрне төбәктәге мөселман тормышының көен җибәрмичә хәл итик.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе