Кәбир – олуг дигәнне аңлата

Дөресен генә әйткәндә, күпчелек авылларыбызда диннең торышы мактанырлык түгел әлегә. Сәбәпләре күптер инде мондый сүлпәнлекнең. Хезмәт хакы

Читайте также
2010 Мар 04

Дөресен генә әйткәндә, күпчелек авылларыбызда диннең торышы мактанырлык түгел әлегә. Сәбәпләре күптер инде мондый сүлпәнлекнең. Хезмәт хакы һәм торырга урыны да булмаган җиргә мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез дә кайтырга бик атлыгып тормыйлар. Ә авыл халкы ул бер-берсен яхшы белә. Кайберәүләр динебезгә кайтсалар да, аларның яшь чагында шактый гөнаһ кылганлыклары табыла. Андыйларның халыкны үз артларыннан ияртергә, дингә өндәргә әхлакый хокукы булмый.

Ә шулай да халык арасында абруе һәм оештыру сәләте, иң мөһиме – Аллаһыга ихлас күңелдән ышануы булган кеше имам итеп сайланып куелса, авылда да динебезне шактый алга җибәреп була икән. Азнакай районының Кәкре Елга дигән авылына барып кайткач, мин шундый нәтиҗәгә килдем.

1927 елгы Кәбир Вәлиевкә имам булганчыга кадәр шактый катлаулы тормыш юлыннан узарга туры килә. Кәбирнең әнисе Мөсәббикә бик диндар кеше булса да, ире Газиз аны: «Дин белән бу баланың башын катырма», – дип нык итеп кисәтеп куя. Шуңа күрә дә Кәбир динне белмичә үсә. Ул үзенең хезмәт юлын Кәкре Елгада клуб мөдире булудан башлый. Аннары аны мәктәпкә эшкә алалар. Тырыш, хезмәт сөючән, күндәм егеткә югары күтәрелергә дә юллар ачыла. Аны райкомга эшкә чакыралар. Әмма соңрак тәрҗемәи хәлендә кара таплар булуы ачыклана. Әтисенең репрессиягә эләккән инсан икәнлеген белгәч, Кәбиргә җитәкче даирәләргә чыгу юлы ябыла, кабаттан мәктәпкә кайтырга туры килә. Аны Сталинның: «Малае атасы өчен җавап бирми», – дигән сүзләре коткарып кала. Мәктәптән соң – Авыл Советында, аннары ревкомиссиядә хезмәт куя. Пенсиягә чыккач, мәчеткә йөри башлый. Моннан 17 ел элек гыйбадәтханәне салырга керешкәндә авыл халкы мөтәвәллият рәисе итеп сайлый аны. Районның ул вакыттагы җитәкчесе Әнәс Исхаков бик булыша аларга бу изге эштә. Шулай да шактый озак, 9 ел төзергә туры килә мәчетне. Нефтьчеләрнең ярдәмендә авылда мәктәп тә салдыра ул. Кәкре Елгадан 15 чакрым ераклыктагы Азнакайга барып, Баязит хәзрәттән дин сабаклары ала Кәбир абзый. Ул вакытларда авылда Әгълам исемле кеше имамлык кыла. Авылдашлары: «Яңа мәчеткә синең өлешең күп керде, исемеңне бирик изге йортка», – дисәләр дә, ризалыгын белдерми Кәбир Газиз улы. «Әйдәгез, иман йортына Әгъләм хәзрәт исемен бирик», – дип тәкъдим итә. Әгъләм хәзрәт авырып киткәч, халык аны имам итеп сайлый. Хикмәтле фикер иясе ул Кәбир хәзрәт.

Ел саен мәчеттә балалар өчен җәйләү оештыра алар. 25тән артык бала катнаша анда. Аны үткәрү өчен шактый гына матди ярдәм кирәк. Әмма хуҗалыкның акчалата булышырга хәленнән килми. 10 килограмм ит ала ул хуҗалык рәисеннән. Профсоюз рәисе дә шуның кадәрле үк үз өлешен кертә бу изге эшкә. «Элегрәк мондый саваплы гамәлне үтәргә булышучы бик яхшы ярдәмчем бар иде. Себердән кайтты ул. Ни кызганыч, вафат булды. Урыны җәннәттә булсын. Хәзер шуның хатыны гел ярдәм итә. Аллаһының рәхмәте яусын аңа», – ди Кәбир ага. Балалар белән экскурсияләргә чыгалар икән алар. Үзләренең Азнакайдагы иң биек тауга – Чатыртауга баруларын сөйләде ул. Шуннан якында гына урнашкан Уразай авылындагы мәчеткә намаз укырга киткәннәр алар. Ни кызганыч, мәчеткә бер әби белән бабай гына йөри икән. Шуның кадәрле баланың намаз укырга дип килгәненә алар башта ышанмаганнар. Малайлар – бер якта, кызлар икенче якта тәһарәт алып, намаз укыгач, үзләренә кайтып киткәннәр. «Һәммәсенә акча кирәк инде. Авыл Советын бераз кымтырыкладык акчага. Матди якны кайгырту минем өстә», – ди Кәбир хәзрәт.

Балалар өчен ислам Сабан туе, Мәүлет ае кичләре дә уздыралар биредә. Сабан туена барлык халыктан бирнә җыялар. Мәйданын корып алып, шунда төрле уенннар оештыралар. Җиңүчеләрне бүләклиләр. Балалар ярышларда теләп катнаша. Намаз укып үскән балаларның кайберләре югары уку йортларына кергәннәр. Шушы намазлы яшьләр ялга кайткач, бөтен авыл ямьләнеп, күңелләнеп киткәндәй тоела икән Кәбир агага. Егетләр армиягә киткәндә дә Коръән укып, хәер-фатиха биреп җибәрәләр мәчеттә. Яшьләргә никахны да гыйбадәтханәдә һәм өйләрендә укыйлар. Мәчетнең ашханәсе бар. Анда 70ләп кешегә мәҗлес үткәреп була.

«Җомгага ничә кеше йөри?» – дигән соравыма, Кәбир хәзрәт: «Фарыз залыбыз тулып ук бетми, ә гаетләрдә тула», – дип җавап бирде.

Әлбәттә, моның кадәрле эшне бер үзе генә башкара алмас иде Кәбир хәзрәт. Оркыя, Гөлзирә, Назыймә исемле абыстайлар һәрдаим булышып тора аңа. «Бик яхшы итеп Коръән укый торган егетем бар иде. Хаҗга да барып кайтты. Өйләнде дә, хатыны алып китте үзе белән», – дип тә уфтанып алды ул. Тагын да ныграк борчыган мәсьәләләр дә бар икән Кәбир хәзрәтне. Угрылар 2 тапкыр инде мәчетне басканнар һәм кассадан шактый күләмдә акчаны алганнар. Каракларның эзенә дә төшкәннәр алар. Судья: «Нишләтәбез боларны?» – дип сораган Кәбир хәзрәттән. Ә ул: «Мин әти-әниләрен дә беләм. Алган акчаларын кайтарып бирсәләр, миңа шул җиткән», – дип җавап биргән. Теге егетләр дөрестән дә акчаларны түләп бетергәннәр.

Тагын да үкендергәне шул Кәбир хәзрәтне: Татарстан мөфтие аңа 2 тапкыр инде хаҗга барып кайтырга дип тәкъдим ясаса да, сәламәтлеге начараю сәбәпле, моны башкара алмаган ул. Күзләре начар күрә башлаган аның. Башка мәчет әһелләренә үрнәк булырлык бер фикере бар Кәбир хәзрәтнең. «Мәктәптән, Авыл Советыннан, дөресрәге, һәрбер оешмадан дин өчен җаваплы кешеләрне билгеләп, бергәләп эш иткәндә динне авылда да алга җибәреп була», – ди 83нче яше белән баручы Кәбир ага Вәлиев.

Сүзлектән мин «Кәбир» кәлимәсенең мәгънәсен карадым. Гарәпчә ул – олы, зур, дәү, өлкән, бөек; икенче мәгънәдә исә мөһим дигәнне аңлата икән. Ә Кәбир хәзрәтне мин Кәкре Елга авылында мөһим дини эшләр башкаручы олы җанлы бөек зат дип атар идем.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе