Моң – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт

Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина 3 яктан елга кушылган, 11 чишмәле ямьле Арча районы Шекә авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә бу мөлаем ханымны моңлы, аһәңле

БӘЙЛЕ
2010 Мар 04

Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина 3 яктан елга кушылган, 11 чишмәле ямьле Арча районы Шекә авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә бу мөлаем ханымны моңлы, аһәңле мөнәҗәтләр башкаручы буларак беләләр. Күптән түгел ул «Сөләйман» мәчетендә айлык курсларда белем алучы күрмәүчеләрне үзенең мөнәҗәтләре һәм җырлары белән сөендерде. Шул форсаттан файдаланып, мин Гөлзадә ханым белән әңгәмә корып алдым.

– Гөлзадә апа, сүзне сезнең хыялый балачагыгыздан башлыйк әле.

– Тукай әйткәнчә, минем балачагым болыннарда, урманнарда тәгәрәп үтте. Утын кисеп, печән чабып, нарат, каен, алмагач агачлары утыртып. Алар инде хәзер зур, безнең белән бергә олыгаялар. Әтием сугыштан соңгы елларда колхоз рәисе булып эшләде, аны кулга алалар. Без 8 бала идек, ачлыкны, авырлыкны күп күрдек. Шуңа да мин ипи кадерен, бүгенге көн кадерен бик яхшы беләм. Кечкенә чакта ук мин артист буласымны белдем, артист булам дип йөрдем. Әнинең иске күлмәкләреннән, чаршауларыннан күлмәк тегеп, болыннарга барып балаларга концерт куеп йөри идем. Беренче сәхнәм – мунча ләүкәсе булды. Үзем кәгазьдән ясыйм да, 1-2 тиенгә билет сатам, аннары шуңа лоторей уйнатам (каләм, бантик, дәфтәр ише вак-төяк белән). Эшләгән акчаны таратам аннары. Берьюлы өч рәхәтлек: билет сатам, концерт куям, акча өләшәм. Балачактан малайлар белән уйнап, эшләп үстем, шуңа миндә хатын-кызга хас кайбер сыйфатлар җитеп тә бетми. Гомумән, минем балачагым бик матур, тулы булды.

– Гөлзадә ханым, сезгә бүгенге дәрәҗәгезгә җитү өчен күпне үтәргә туры килгәндер?

Әйе, төрле сынауларга дучар булырга туры килде. 14 яшемдә әти мине совхозга сыер саварга җибәрде. Чөнки авылда 7 сыйныфлы мәктәп иде. Ә минем укыйсым, зур кеше буласым килде. Минем бәхетемә безнең авылда кичке мәктәп ачтылар, мин 4 ел шунда укыдым. 11 сыйныфны тәмамлагач, Ветеринария институтына укырга кердем. Театр яки музыка буенча китәргә әтиемнең рөхсәте юк иде. Югары белем алам, аннары барыбер артист булам дип йөрдем. Институтны бетергәч, юллама буенча Ташкентта кош фабрикасында 3 ел эшләдем. Анда да үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырып, театрлар куеп йөрдек. Хәтта Татарстанга концерт куярга да кайттык. Аннары Казанга кайттым. Монда филармониягә җырчылар җыялар иде. Мәскәүгә студиягә укырга җибәрәләр дигәч, шунда бардым. 70 кеше арасыннан 4 кешене сайладылар, мин дә шулар арасында. Ул елны җитәкчеләр алышынып, укырга җибәрмәделәр, көз килергә куштылар. Килгәч, мине җыр-бию ансамбленә чакырдылар, мин бармадым. Чөнки инде мин солист идем. Институтта укыганда опера һәм балет сәхнәсендә смотрларда катнашып, беренче урыннарны яулаган идем. Ул вакытта филармониядә Риф Сафиуллин дигән җырчы бар иде, мин аның белән Куйбышев филармониясенә киттем. Анда мине концертны алып баручы һәм җырчы итеп алдылар. Аның белән 6 ел эшләдем. Без татар яшәгән барлык төбәкләрне йөреп чыктык, бер татар авылы да калмады. Бик күп авырлыклар күрдем, автобуста өшепләр беткән вакытлар да булды. Кызым Резеда үзем белән йөрде. Үзем 4 класс укыттым. Укыта алмый башлагач, Уфага интернатка бирергә мәҗбүр булдым. Кулына документ та кирәк иде бит. Күп авырлыклар күрдек юлларда. Аллага шөкер, мин исән калдым, ирем Риф Сафиуллин үлде. Аның йөрәге түзмәде бу авырлыкларга. Минем дә хәлем авыр иде. Татарстанга кайттым, бер елдан әти вафат булды. Мин филармониягә урнашырга теләдем, 4 тапкыр бардым, алмадылар. Куйбышевка Илһам Шакиров килгәч, мин аңа үз хәлемне сөйләдем. Ул чакыртырмын диде. Шулай бервакыт төш күрәм, миңа почтальон хат бирә: «Срочно приезжай, будешь работать с Ильхамом Шакировым». Шуннан ишек шакыган тавышка уянып киттем. Ишеккә барсам, почтальон миңа телеграмма китергән.

Эчтәлеге нәкъ төштәге кебек. Мин кызымны Уфага җибәрдем дә, киттем Казанга. Мине филармониягә Илһам Шакиров труппасына концертны алып баручы итеп алдылар, ләкин Илһам абый мине җырлата иде. Аның белән 6 ел эшләдем, аннары Әлфия Авзаловага күчерделәр. Инде мине анда җырлатмагач, буш вакытларда бушка концертлар бирә башладым. Аннары билетлар белән «Тынычлык» фондына эшләдем, «Кеше тавышы» программасы белән Татарстанны күп әйләндем. Шушы эшләрем өчен миңа Муса Җәлил исемендәге бүләк бирделәр. 1985 елда мине Бөтендөнья яшьләре фестиваленә Мәскәүгә җибәрделәр. Шунда мин үземнең кем икәнемне аңладым. Көне буе җырлау, аралашу... Опера һәм балет театрында эшли башладым. Биредә 6 ел хезмәт куйдым. Аннары кече предприятиедә эшләдем, параллель рәвештә концертлар куеп йөрдем. Ун ел нужа күрдем бу эштә. Бу сынау вакыты булды. Анда акча да, дәрәҗә дә булды. Аннары үз студиямне ачтым. Бүген шуны җитәклим. Беренче кассетам Коръән тәфсире булды. Хәзерге вакытта бик күп дисклар дөнья күрде. 1993 елда – пластинкада мөнәҗәтләремне һәм җырларымны чыгарып, бөтен дөньяга бушлай тараттым. Ул вакытта  татар-иҗтимагый оешмалар, милли хәрәкәт кайнаган чак. Гел чыгышлар ясадым, җырладым. 1999 елны татар-төрки балалары «Сөембикә варислары» фестивален башладым. Хәзер «Йөрәк авазы» дигән китабымны язам. Гомер буе урталыкта булдым, һәр эшемне бисмилләдән башладым. Аллага шөкер, 18 илдә булдым.

– Ә Сез дин юлына ничек килдегез?

– Мин дингә килмәдем, мин диндә тудым. Әбиемнең намаз укуы, зәмһәрир суыкларда да салкын су белән тәһарәт алулары әле дә исемдә. Мине бу бик сокландыра иде. Миңа да әбием артыннан догалар өйрәнергә насыйп булды.

Аннары инде еллар узу белән мине бер сорау борчый башлады, Аллаһы Тәгаләнең шушы кадәр нигъмәтенә ничек рәхмәт әйтергә? Әлбәтә инде, иң беренче рәхмәтебез – намаз. Беренче тапкыр намазга мин Йәмәндә бастым. Кызым намазга беренче басты, шулай юлга җыенганда ул миңа телефон аркылы: «Әни, син намаз догаларын беләсең инде, исән-имин килеп җитсәң, бергә басып намаз укырбыз», – диде. Аллага шөкер, барып җиткәч, намазга басырга насыйп булды миңа. Ике тапкыр хаҗ сәфәрен кылу шатлыгына ирештем мин. Бүгенге көндә мин шатланып туя алмыйм Аллаһы Тәгаләнең бу нигъмәтенә.

– Гөлзадә апа, кайчан мөнәҗәтләр әйтә башладыгыз?

– Мөнәҗәтләрне кечкенәдән әбиемнән ишеткәнем бар иде. Ләкин ул вакытта мөнәҗәтләргә мыскыллап карадылар. Ә мин аны бөтенләй башкача кабул итә идем. Тора-бара, артист булгач, гастрольләрдә әби-бабайлардан борынгы җырлар, мөнәҗәтләр белгән кеше юкмы дип сорыйм. Шулай җыя башладым. Соңрак Аллаһы Тәгалә мине Котдус абый Хөснуллин белән очраштырды. Ул миңа бик ярдәм итте. Мөнәҗәтләр бирде, көйләргә, борынгы сүзлернең мәгънәләрен аңларга булышты.

Мин җырлыйм – бу Хак Тәгалә биргән сәләт, мин популяр – бу Аллаһының рәхмәте. Ә мин шушы талантымны кая сарыф итәм? Бу сорау мине бик борчый башлады. Менә шушында мөнәҗәтләр ярдәмгә килде. Ләкин ул вакытта радио, телевизор, газеталарда мөнәҗәтләр чыгару тыелган иде. Мин яшерен рәвештә радиода язмалар яздырдым. Иң беренче туплаган акчама Мәскәүдә мөнәҗәтләр белән тәлинкәмне чыгардым һәм аны бөтен дөньяга тараттым. Мине күп җирләрдә шушы мөнәҗәтләрем белән беләләр. Шушы эштән коммерция ясамаганга, Аллаһы Тәгалә мине күтәргәндер дә. Кешедә изге сүзләрне тыңлап, Хак Тәгаләгә, яшәүгә, кешеләргә мәхәббәт барлыкка килә, арта.

– Сез моң төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

– Моң ул татарга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Белмим каян килә ул? Аның тамырлары бик тирәндә. Моң бит ул җырда гына түгел, ватан, ата-ана, туган тел, туган җир дә. Моңлы кеше – уйлы кеше.

– Гөлзадә апа, бүгенгә теләкләрегез?

– Мин атлаган саен, эш башлаганда гел бисмиллә белән башлыйм. Аллага шөкер, бүген гаиләм тигез, эшләргә көчем бар. Чакырган барлык җиргә дә барырга тырышам. Мин бүгенге көндә бик бәхетле. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрем чиксез, Ул мине бер дә ялгызымны гына калдырмады.

Эльмира ӘХМӘТ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе