Җәлил хәзрәт кунакка килгәч

3 мартта «Сөләйман» мәчетендә бу гыйбадәтханә хезмәткәре Алсу Исхакованың әнисе Нурия, туганнары Хәеркамал, Саимә, Наилә, Фәтхирахмән, Хәбир

БӘЙЛЕ
2010 Мар 04

3 мартта «Сөләйман» мәчетендә бу гыйбадәтханә хезмәткәре Алсу Исхакованың әнисе Нурия, туганнары Хәеркамал, Саимә, Наилә, Фәтхирахмән, Хәбир Исмәгыйлевләр, Чулпан Әхмәдуллинаның химаясе нәтиҗәсендә Мәүлет бәйрәме үткәрелде. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне мәҗлесенә башкалабыз Казанда яшәүче күрмәүчеләр, мәхәллә халкы чакырылган иде.

Бу көнне «Сөләйман»га Татар­стан­ның Баш казые Җәлил хәзрәт Фаз­лыев­ның килүе нур өстенә нур булды, мәҗ­лесебезне тагын да күркәмләтеп җи­бәр­де. Җәлил хәзрәтнең оста вәгазьче икән­леген барыбыз да беләбез. Ул безгә кайчан балаларга дин турында аңлатырга кирәклеге хакында бер кызыклы кыйсса сөйләде.

Аны башта Балтачтагы балалар бакчасына чакырганнар. Ул анда Ал­лаһы Тәгалә турында бәян иткән. «Раббыбыз безне күрә, ә без Аны күр­мибез», – дигән. Кич белән бер бала­ның атасы аңа телефоннан шалтыратып: «Син нәрсә, Аллаһ турында сөй­ләп, сабыйның башын катырасың. Ул аны барыбер аңламаган», – дигән. Димәк, балалар бакчасында Хак Тәгалә турында сөйләргә әле иртәрәк икән, дип нәтиҗә ясаган Җәлил хәзрәт. Мәктәпкә беренче сыйныф балалары янына килгәч, аларга ул җәһәннәм хакында хикәят кылган. Иртән тагын бер баланың атасы: «Балабыз куркып, төне буе йоклый алмыйча чыкты. Ник аңа җәһәннәм турында сөйләдең?» – дип борчылып хәбәр иткән. Аннары Җәлил хәзрәтне югарырак сыйныф балаларына кунакка чакырганнар. «Боларны сез нәрсә белән генә куркыта алырсыз инде?» – дигәннәр аңа. Ул аларга җәннәт, җәһәннәм турында сөйләсә дә, шалтыратучы булмаган. Соңрак Җәлил хәзрәт балалар колониясенә барган. Анда да үзенең үтемле вәгазен бәян иткән. Аңа андагы җитәкчеләр: «А где ты был раньше?» – дип сорау биргәннәр. «Мин хәзер балаларга кайчан дин турында сөйләргә икән, дип уйлана башладым. Бакчада һәм башлангыч сыйныфта бала әле курка, динне кабул итә алмый, ә өлкән класстагылар аңа битараф. Олыракларга без инде соңга калган булып чыгабыз», – ди Җәлил хәзрәт. Аннары ул балага өч яшь тулгач ук динне аңлата барырга киңәш бирде. Баш казый фикеренчә, сабый тәпи йөри башлауга аны үз яныңа намаз укырга бастыру мәслихәт. Фәкать менә шул рәвешле баланы иманга китереп була.

Бу мәҗлестә Җәлил хәзрәт әле шактый мәсьәләгә кагылып узды. Әйтик, берәүне җирләгәндә имам: «Бу нинди кеше иде?» – дип сорагач, кайберәүләр: «Кяфер иде ул, чөнки намаз укымады», – дип җавап бирәләр. Баш казыйның әйтүенчә, намаз укымаучы әле кяфер дигән сүз түгел. Кем дә кем «Ләә иләһә иллаллаһу Мөхәммәдер-рәсүлуллаһу» кәлимәсен әйтә, ул әле иманлы кеше. Шулай да иманыбызның дәрәҗәсе калебнең торышына бәйле. Ул безгә моны аңлату өчен бер чагыштыру китерде. Электр кергәнче, элек өйләрне керосин лампасы ярдәмендә яктырттылар. Менә шул лампаның пыяласын гел чистартып тормасаң, ул карала, яктылыгы төшми башлый. Иман да шулай. Әгәр дә аны гел чистарту өстендә эшләмәсәң, ягъни намаз укып, дога кылып тормасаң, изге гамәлләр кылмасаң, ул пычрана һәм карала. Шуңа күрә дә кеше Аллаһыга иман китерергә, Хак Тәгаләнең кушканнарын җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Шулчагында Раббыбыз бу кешегә нигъмәтен дә, савабын да бирә торган була.

Кыскасы, барлык мәсьәләләрдә безгә Пәйгамбәребездән үрнәк алып яшәү, Аллаһ кушканнарның чигеннән чыкмау зарури.

Роза МОРТАЗИНА, мөгаллимә


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе