Ватанны сөю – иманнан

29 апрельдә Татарстан мө­сел­ман­на­ры Диния нәзарәтендә үзгә бер җан­лы­лык, тантана хөкем сөрә иде. Биредә Ва­тан сугышында катнашкан 7 имам хатипны –

БӘЙЛЕ
2010 Май 11

29 апрельдә Татарстан мө­сел­ман­на­ры Диния нәзарәтендә үзгә бер җан­лы­лык, тантана хөкем сөрә иде. Биредә Ва­тан сугышында катнашкан 7 имам хатипны – Харис хәзрәт Салихҗанны («Хә­тер» мәчете), Гарифулла хәзрәт Гатауллины (Апас районы, Кара Борнаш авылы), Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшинны (Нур­лат районы), Гайнан хәзрәт Насый­ров­ны (Кама Тамагы районы, Чаллы авы­лы), Исмәгыйль хәзрәт Саттаровны (Кама Тамагы районы, Олы Мә­рәтхуҗа авылы), Хәмит хәзрәт Мә­мә­тевне (Саба районы, Шәмәрдән бис­тәсе) Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарс­тан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый кабул итте һәм аларга бүләкләр тапшырды.

27,55 KbБу көнне тантаналар башланганчы миңа Гайнан хәзрәт Насыйров белән оч­ра­шып сөйләшү насыйп булды.
...1923 елда Чаллы авылында Госман һәм Гайшә гаиләсендә дөньяга кил­гән Гайнанга Хак Тәгалә Үзенең сынау­ларын мулдан әзерләп куйган икән. Туып 40 көн узуга әнисенең күзләре мәңгегә йомыла. Гайнанга 1 яшь тулганда әтисе вафат була һәм ул тома ятимгә әйләнә. Ярый әле яхшы бән­дәләр табыла. Гайнанны Хәким исемле кеше асрамага ала, ул шунда үсә.
Менә Ватан сугышы башлана. 1942 елның 2 маенда Гайнанны да сугышка алалар. Шунда – яу кырында ул күп тапкырлар, кем әйтмешли, мәрхә­мә­тсез үлем белән йөзгә–йөз очраша. Белоруссия фронтында орыша ул. Ржев каласын кулга төшерү өчен барган канлы, аяусыз сугышта каты гына яралана, аңын югалта. Күзләрен ачып җибәргәндә янында автоматлы немецларның басып торганын күрә. Шул рәвешле, Гайнан Насыйров әсир­лек­кә эләгә.
– Юк, энем, андагы хәлләрне сөйлә­ве бик авыр миңа. Аллаһы Тәгалә бе­рәү­гә дә күрсәтмәсен ул җирләрдәге мәх­шәрне, – дип бер мәлгә тынып калды сугыш ветераны. Тавышы да үзгә­ргән, басынкыланган, хәтта ки керфек­лә­ренә кайнар күз яшьләре эленгән иде аның бу мизгелдә. Чынлап та, батыр кешеләр алар сугыш ветераннары! Ни­ка­дәрле генә авыр булмасын сугыш ха­ти­рәләрен яңартуы, ул үзендә башлаган сүзебезне дәвам итәргә көч тапты.
Немецлар аларны 12 чакрым арага җәяү­ләп алып китәләр. Август ае була бу. Бөтен җир мәет белән капланган. Үле кешеләр арасыннан тар г­ына сук­мак салынган. Тимер чыбык белән әй­лән­дереп алынган зур гына чокыр янында ял итәргә туктата­лар аларны. «Шунда ук кече һәм олы йо­мы­шыңны үти­сең, шунда ук үлгән кеше­ләр ята. Халыкара конвенция ни­гезендә, әсир­лә­ргә кешечә шартлар тудырылырга тиеш булса да, Ста­лин­ның: «Минем әсир­ләр юк, алар сатлык­җан­нар», – дигән сүзенә карап, билге­ле, ул шартлар үтәл­ми иде», – д­иде Гайнан ага.
Г.Насыйров 1947 елда туган якларга әйләнеп кайта. Әмма биредә дә аңа тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Әси­рлектә булуын сәбәп итеп, 1950 ел­да аны 25 елга төрмәгә ябалар. Бә­хетенәдер инде, ул амнистиягә элә­геп, 1957 елда туган авылына кайту бә­хе­тенә ирешә.
Гайнан абый хәләл җефете белән 7 бала үстергән. Хәзер аларның гаиләсе зурайган, 63 кешегә җиткән. Күптән тү­гел үзләрен «Пар канатлар» тапшыруына чакырып, хөрмәтләү билгеләре күр­сәт­кәннәр.
1990 елда ул авыл бабайларына ияреп, дин юлына баса, намаз укый башлый. 1991 елда Чаллыда мәчет салынгач, аның мөэзине һәм имамы итеп сайлана. Аннары ул имамлык кылуны дини белем алган бер яшь хәзрәткә тапшырган.
...Менә тантаналы мизгелләр якынлашты. Мөфти хәзрәтләре сугыш ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады. «Пәйгамбәребез: «Ватанны сөю ­– ­иман­ннан», – диде. Без күпме генә сез­гә хөрмәт, ихтирам билгеләре күр­сәт­сәк тә, ул бик аз булыр. Әтием 1921 елгы, ул 2 ел армиядә хезмәт иткәч, аңа 3 ел сугышта катнашырга туры килгән. Бабам 1945 елның май ае башында сугышта һәлак булган. Әтиләребез, бабаларыбыз кебек үк бик якын һәм кадерле кешеләр сез безгә», – диде Госман хәз­рәт Исхакый һәм һәр ветеранның тү­шенә «Халкыбызга хезмәт өчен» ди­гән ме­дальны такты.
Кызганыч ки, мондый хөрмәтләү бил­гесен Чирмешән районы мөсел­ман­нары имам мөхтәсибе Фәссах хәз­рәт Гафиев күрә алмады. Ул 87 нче яше бе­лән барганда 20 апрельда бакыйлыкка күчте. Олы йөрәкле, тәкъ­ва, динебез өчен күп тырышкан бу хәзрәтнең урыны оҗмахның түрендә булсын!
Ветераннарга хөрмәт күрсәтү –безнең намус эшебез. Аларны Диния нәзарәтенә чакырып бүләкләгәннән соң, сугышта күп җәфа чиккән ветеран­нар­ның калебләре (йөрәк) бераз җы­лын­гандыр, күңелләрендә күтәренке ха­ләт барлыкка килгәндер, дип уйлыйм.

Хатиб ГАРАЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе