Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Казанда урыс милли хәрәкәте «Татарстанда урыс теле кимсетелә, көчләп татар телен укытуга каршыбыз» дип пикетлар оештырганда, меңгә якын урыс кешесе КФУда уздырылган татар теле курсларына йөри

БӘЙЛЕ
2012 Фев 16

Казанда урыс милли хәрәкәте «Татарстанда урыс теле кимсетелә, көчләп татар телен укытуга каршыбыз» дип пикетлар оештырганда, меңгә якын урыс кешесе КФУда уздырылган татар теле курсларына йөри башлады. Алар арасында тележурналист Игорь Севрюгин да бар.

Игорь журналистикадан тыш, итальян телен үзләштереп, башкаларны да бу телгә өйрәтә. Хәзер җиң сызганып, татар телен дә өйрәнә башлады. Ул «Трудности перевода» дип исемләнгән блог язып, татар телен өйрәнүнең өстенлекләре турындагы фикерләре белән уртаклашты. Аны хуплаучылар күп булды, ләкин араларында урыс милләте кешесенең татарча өйрәнергә теләвен шикләнеп кабул итүчеләр табылды.

Игорь белән очрашып, аралаштык. Сәламләшүләребез, хәлләрне белешүләр барысы да татарча. Игорь ярыйсы гына сөйләшә башлаган. Кайбер сорауларны татарча бирсәм дә, аңлап, урысча җавап бирде.

– Игорь, синең татарчага өйрәнүеңнең сәбәбе үзенә уңай имидж яисә карьера ясау белән бәйле дигән сүзләр дә йөри...

– Мин гади гаиләдә тудым, әтием спортчы, ул туп белән хоккей уйнаучыларның тренеры, әни хисапчы булып эшли. Әти мәктәптә укыганда миңа инглиз һәм татар телләрен үзләштерүгә басым ясады. Ләкин бу аның «улым карьера ясар, зур кеше булыр» дигән нияттән чыгып әйткән сүзләре түгел. Безнең гаиләдә тирә-якны танып белү, илләр гизү, төрле мәдәниятләр белән танышып, рухи якны баету культы бар. Күп телләр белгән саен, кешенең күңеле дә байый.

Тел белүне таләп итсәләр, ябырылып өйрәнерләр иде

Карьера ясау дигәннән, ә Татарстанда бары тик татарлар гына зур максатларга гына ирешәме әллә? Татар телен белмәүчеләр арасында түрәләр дә, эшкуарлар да байтак. Дәүләт хезмәтенә эшкә алганда бездә татар телен белүне таләп итмиләр дип беләм. Бәлки, мондый катгый кагыйдә булса, ябырылып татарча өйрәнерләр иде.

Казанда «Джузеппе» кунакаханәсе хуҗасы белән аралашканда ул миңа итальяннарның бер хикмәтле фикерен әйтте. «Әгәр син бу җирдә тугансың һәм язмыш тарафыннан монда яшисең икән, бу төбәкне, яхшымы, ул яманмы, күңел белән кабул итәргә, яратырга кирәк. Ошамый икән, дөнья киң, сайлап алу мөмкинлеге бар» диде ул миңа. Бу сүзләр белән 100 %ка килешәм. Бу бик гади: мин Татарстанда туганмын һәм шушы җирдә яшәгән милләтнең телен, мәдәниятын танып белергә тиешмен.

– Татарстанның урыс мәдәнияты оешмасы вәкилләре «республикада кем тели, татарчаны укысын, көчләү булмасын, урыс теле кимсетелмәсен» дип чыгышлар ясый, пикетлар ясап, Мәскәүгә әләкләр җибәреп торалар.

– Бу барлык урыслар фикере дип уйламагыз, шәхсән мин гомеремдә дә алар рәтендә басмаячакмын. Ике һәм берничә телдә фикерли алганнарның өстенлекләрен галимнәр дә раслады.

Татар теле аша төрки телләрнең нигезен өйрәнәм

Мәктәптә укыганда бала ни өчен математика яисә биология, татар теле кирәк дип уйламый, алар аны бары тик автоматик өйрәнә. Ата-аналар «балага татар теле кирәкмәячәк яисә ул аны яратмый» дип әйтә. Соң мин дә, бәлки, алгебра яисә химияне яратмаганмындыр?! Бала теләгенә иярергә тиешме без? Без балаларның тәрбияле, әхлаклы булып үсүен, аларның кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр кора белүен телибез, димәк, янәшәдәге милләтләрне, телләрен, мәдәниятләрен дә кабул итәргә өйрәтергә тиеш. Татарлар белән аралашып, аңлашып яшисем килә. Киләчәгемне белмим, Татарстанда яшәрменме-юкмы, әйтә алмыйм, ләкин татар теле аша төрки телләрнең нигезен өйрәнәм.

Урыс җәмгыяте вәкилләренең чыгышларына Казандагы татар теле курсларына меңләгән урыс кешесенең килүе — яхшы җавап. Иң кызыгы, берсен дә куалап китермәделәр, барысы да үзләре ишетеп теләк белдерде. Мин укыган төркемдә өч хезмәттәшем бар.

– Игорь, пикетка чыккан урысларның дәгъваларында дөреслек бар кебек. 20 ел дәвамында татар теленә өйрәтәләр, ә уңай нәтиҗә юк. Урыслар татарча сөйләшми, татарларның та шактые урыс телле булып калды. Моның сәбәбе бары тик татар теленең камил методикасы булмавына бәйлеме, әллә башка сәбәпләр бармы?

– Беренче чиратта методикага бәйле дип саныйм. Инглиз, алман телен укытуның нинди төрләре генә юк, ел саен үзгәреш, яңалык. Ә татар теле совет заманында ничек укытылган, һаман шулай. Мәктәптә кагыйдәләр өйрәнелә, текстлар тәрҗемә ителә, ниндидер аңлашылмаган диалоглар төзелә, шуның белән бетте-китте.

Үземнән чыгып әйтә алам. Мәсәлән, өйгә эш бирелә, ә кайткач миңа ярдәм итүче юк. Мәктәпкә киләсең, сиңа биремне хаталы итеп эшләгән өчен икеле куялар. Минем ничек сөйләгәнем мөһим түгел, ә биремдә кайда хата җибәрүем өчен билге куялар. Дөрес түгел бит бу!

Сеңлем инглиз телен өйрәнә, башкарган эшендә берничә хата киткән, укытучысы тискәре билге куйган. Баланың күңеле төште, кызыксынуы юк. Берничек тә күндереп булмый, «кирәк» дип кенә өйрәнәбез, ә татар теле укытучысын ярата, дәресенә дә теләп йөри. Укытучылар да баланың фәннән биздермәс өчен көч куярга тиеш.

Татар теленә өйрәткән кызыклы китаплар юк

Бер көнне китап кибетенә кердем, «милли әдәбият» киштәсен эзлим, юк. Бер тартма китереп бирделәр, эчендә Казан турында белешмә, шәһәр харитасы, ниндидер тарихи бер китап бар. Хәтта сүзлекләр юк. Инглиз теле дип эзлисең, берничә киштә күз явын алырдай төрле әдәбият белән шыплап тулган. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бар, ләкин гел кыенлыкларга дучар булалар.

Балалар өчен татар теленә өйрәткән кызык китаплар юк. Аңа бит китаптагы рәсемнәр кызык. Шүрәле кебек кызыклы персонажлар татар теленә өйрәткән китапларны бер җирдә дә очратканым юк. Укытучыга да аклы-каралы, вак рәсемле китаплар аша телгә кызыксыну уяту авырдыр. Хәзер инде китаптан өйрәнү дә артта калганлык билгесе, компьютер, iPadлар аша телне үзләштерергә кирәк.

Пикетларны оештырганда «Татар теле кирәкми!» дип кычкырасы түгел, ә татар телендә сыйфатлы белем бирүне таләп итеп чыгасы иде.

– Син үзеңнең бер язмаңда милли үзаң турында кызыклы фикерләр язган идең, итальяннар мисалын китердең. Ә татарларга килгәндә, яшьләрдәге милли үзаң дәрәҗәсен ничек бәялисең?

– 90нчы еллар вакытында халык милек туплау, акча эшләү турында уйлады. Бүген тормыш тотрыклы. Кешеләрнең фикерләве үзгәрде, чит илләргә йөри, андагы хәлләрне күзәтә. Халык рухи кыйммәтләр турында уйлый башлады.

Мин татарлар белән аралашам, күзәтәм, татар яшьләре туган телендә сөйләшә. 5-6 ел элек Казан урамнарында татар сөйләме сирәгрәк ишетелә иде. Хәзер җәмәгать транспортында да, кибеттә, кафе, клубларда да татарларның үзара татарча аралашканына игътибар итәм. Авылдан килүчеләр генә түгел, ә шәһәрдә туып-үскәннәр дә татар теленә өстенлек бирә.

Татар дип әйтүләренә үпкәләмәдем, хәтта сөендем

Милли үзаң кызыклы әйбер бит ул.Татарстанда яшәп, аның нәрсә икәнен аңламаска да мөмкин. Ләкин кешенең читкә чыгып китүе була, аның башында «Мин кем?» дигән сорау туа. Чит якларда башка мохиткә эләккәндә кешенең милләт төшенчәсе ачыграк күренә, бу хис көчәя.

Сыйныфташымны очраклы рәвештә интернетта очраттым. Ул хәзер Италиядә яши икән, Регинаны милләтпәрвәр кыз дип уйламаган идем. Ул Сицилиядә татарларны эзләп тапкан. Һәр атна саен алар бергә очрашып, милли ашлар пешереп татарча аралашуларын сөйләде.

Римда тел курсларында укыганда миннән милләтәмне сорадылар. «Русиядән булгач, урыстыр син» диләр. «Әйе, ләкин мин Казаннан» дим. Казан дигәч, пылт итеп башларына «Рубин» искә төшә: «Каза-а-ан? «Рубин»? Нинди урыс инде, син «татари»!» диеп аһ-ваһ киләләр, тел шартлаталар. Алар Русиядә үзенчәлекле бер төбәк барлыгын һәм анда бары тик татарлар яши дип уйлый. Татар дип әйтүләренә үпкәләмәдем, хәтта Казанны белүләрен, яратып искә алуларына сөендем.

– Безгә урыс кешесенең фикере дә кызык булыр иде: татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, аңа карата кызыксындыру уятыр өчен нишләргә кирәк?

– Телне өйрәнгәндә аудио, визуаль әйберләр булуы мөһим. Мәсәлән, Казан транспортында тукталышлар татарча да игълан ителә. Ирексездән барыбер ниндидер сүзләр колакка кереп кала. Ә менә күзгә күренгән сүзләр Казанда аз. Мин гомумән кайчак үзәктә йөргәндә шаккатам, үземне чит илдә дип хис итәм: гел инглиз атамалар, сүзләр. Татар сүзләрен кулланырга куркалар никтер, гәрчә бренд дәрәҗәсенә җиткән уңышлы исемнәр дә бар бит. Мәсәлән, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең челтәре. Яисә «Ханбикә» матурлык салоны. Шундый яңгырашлы матур сүзләр. Соңгы арада яңа ачылган спорт комплексларга да татарча исемнәр бирелде. Урысча да, татарча да матур яңгырый.

Казанда татар сүзләрен кулланырга никтер куркалар

Татар сүзләре күзгә бәрелеп торса, минем кебек урыслар, чит илдән килүчеләрнең дә хәтерендә берничә сүз булса да калыр иде. «SALE» дигән язу янына «TAŞLAMA» дип язылып куелса да артык булмый. Яисә, җәмәгать транспотында тәрҗемә белән «Сәлам!», «Хәлләр ничек?», Мин сине яратам!« »Казан — матур шәһәр" кебек гади татар сүзләрен таблода язсалар, нинди күңелле һәм җиңел булыр иде өйрәнү!

Телгә карата хөкүмәтнең дә мөнәсәбәте үзгәрергә тиеш. Мәсәлән, Казанда барлыкка килгән ике телле юл күрсәткечләре белән һич риза түгелмен. Урысча, инглизчә дә язылгач, ник аның татарчасы юк? Казанның үзенчәлеге — татарлыкта, һәрбер җирдә аның чагылышы булырга тиеш. Миллилек белән башка шәһәрләрдән аерылып торырга тиешбез.

Татар теленә уңай мөнәсәбәт тудыру мисаллары бар. Мәсәлән, Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уза, аларның тамгаларын урамда яисә кибетләрдә күрсәм, ирексездән елмаям, чөнки позитив хисләр уята.

Әлбәттә, телевидениедә дә яшьләрне кызыктыра торган тапшырулар, интернетта даими ниндидер проектлар булырга тиеш. 11 миллион каталоннар өчен тәүлек буена 7 хосусый телевидение эшли. Уйгырлар да үз телендә сөйләүче берничә канал белән мактана ала. Ә татар кемнән ким?

Һәр милләтнең үз телендә сөйләшергә хокукы бар. Татар телен үлеп баручы тел дип әйтмәс идем. Татар яшьләре нык актив, алар булганда һәм минем кебек татарчаны үзләштерергә теләүчеләр арта барса, татар теленең үсүенә ышанам.

Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе